Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов урыс хәрбиләренең шундый тасмалар белән ата-бабаларыбызны юк итүен без онытмаска тиеш дип белдерде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, хәзергә Украинада сыенган милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 9 май бәйрәме уңаеннан Георгий тасмасын такмаска чакырды.

"Хәзер Георгий тасмасы Русиянең Украинага, Грузиягә, Сүриягә, Чечнягә, Дагытсанга, Идел-Уралга, Кавказ һәм Себергә агрессиясе итеп кабул ителә. 9 май бәйрәменә Георгий тасмасын ("Георгий тасмасы" - колорадо коңгызы) тагу – яһүдләрне юк иткәннән соң свастика тагуга тиң. Георгийның елан үтерүе ясалган әләмнәр белән урыс сугышчылары безнең татар, төрки һәм фин-угыр халыкларының дәүләтләрен басып алырга барган", дип язды Кашапов Facebook-та.

Татарстанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге берничә ел Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы таратып килә. 2016 елда Үзбәкстанда Георгий тасмалары урынына дәүләт байраклары таратылган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG