Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Кәбиров: "Үз халкының илбасары булган бу хөкүмәт белән килешә алмыйм"


Марат Кәбиров

Күренекле язучы Марат Кәбиров Азатлыкка Уфадан Казанга күченү тарихын сөйләде, татар әдәбияты, халык проблемнары, әдипләрнең милли мәнфәгатьләр өчен көрәше турында фикерләре белән уртаклашты.

Башкортстан татар әдәбиятына гаять күп көчләр биргән төбәк. Татар әдәбияты классигы булып киткән, Татарстанның халык язучысы, халык шагыйре исемен алганнарын телгә алганда гына да: Дәрдмәнд, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Әхсән Баян, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин һәм башкаларны атарга була. Аларның күпчелеге Казанда яшәп иҗат иткән. Соңгы чорда Башкортстаннан Казанга китүләр тукталды дияргә була. Бу Башкортстанда да туган телдә яшәп иҗат итү, мөмкинлеге тууы һәм республикада татар иҗади көчләренең саега баруына бәйле. Сиксәненче елларда Татарстанга Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәйләр китсә, соңгы дистә елда Марат Кәбиров һәм Кәрим Кара гына күчеп киттеләр.

Шул соңгы "могиканнарның" берсе булган Марат Кәбиров Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

– Марат әфәнде, берәүләр сине китте дип исәпләсә дә, син үзеңне кайтучы дип саныйсың бугай. Ни өчендер Казанда тууың хакында без син анда күчеп киткәч кенә белдек.

Мин гомер буе ике республиканыкы булдым

– Юк, мин үземне китүче дә, кайтучы да дип исәпләмим. Мин гомер буе диярлек ике республикада да гастрольләрдә йөрдем – әле Айдар Галимов, әле Ризван Хәкимов, әле Идрис Кәлимуллин, әле башка җырчылар белән. Концертлар гына алып барсам да, сәхнәдә әкәм-төкәм сөйләп сикергәләп йөрүче шамакай сыман күренсәм дә, күп очракта әдәбият, фән әһелләре белән дә аралашырга туры килә иде. Туксанынчы еллар азагыннан Хәния Фәрхи белән озак кына бергә эшләдек. Ул миңа Казанны, татар дөньясын тагы да ныграк якынайтты. Уфада яшәгән чакта ук Казанда "Мәхәббәт яңгыры" дип аталган китабым чыкты. Калын китап. Бу Башкортстандагы Марат өчен буй җитмәслек хыял кебек иде. Өстәвенә, ул "Ел китабы" дигән бәйгедә беренче урын алды. Аннан соң китапларымны зуррак тираж белән чыгара башладылар. Татарстанда "иң күп укыла торган язучы" дигән сыманрак даным таралды. Минем җырлардан, юмористик әсәрләрдән торган аудиоальбомнар да Казанда чыга иде. Шуңа күрә, бу очракта "киттем" дию дә, "кайттым" дию дә дөрес була алмыйдыр. Мин гомер буе ике республиканыкы булдым. Аерма шунда гына: элек Казанга бара идем, хәзер Уфага барам.

– Казан ничек кабул итте? Әле үзеңне "кереп киттем" дип исәплисеңме? Мин бер Казанга килгән чагымда Газинур Мораттан синең хәлеңне сорашкач, ул: "Москва слезам не верит", дип җавап биргән иде.

Казанның артында беркем дә, бернәрсә дә юк. Казан – соңгы инстанция

– Бу сүзне Газинур беренче күрешкәндә үк әйткән иде. Мин хәзер аның сәбәбен аңлыйм. Казанга күченүчеләр бит, гадәттә, зарланырга, жәлләтергә тырышалар. Тегеңә ирек бирмиләр, моңа ирек бирмиләр, дип. Барысы да диярлек шулай. Бу да Газинурның кинаяле кисәтүе булган инде: син монда килеп елап йөрисе булма, Казан кырыс шәһәр ул, диюе. Ә мин зарланып йөрмәдем. Андый гадәтем дә юк. Сәбәбем дә юк иде. Әгәр чынлап чагыштырып карасаң, бер чордарак иҗат иткән каләмдәшләрнең берсе дә, башкорт булсынмы ул, татармы, миннән дә танылганрак та, баерак та, иреклерәк тә түгел иде бит. Бәлки, кемнәрнеңдер мактаулы исемнәре булгандыр. Тик минем аңа беркайчан да исем китмәде, минем үз исемем үземә җитеп барды. Шуңа күрә, Казанга килеп: "Башкортстанда мине кысалар, эшләргә ирек бирмиләр", дип йөрерлек бер сәбәбем дә юк иде. Шулай диюемне өмет итеп йөрүчеләр читләште, әлбәттә.

Ә Казан мине Уфада чакта ук кабул иткән иде бит инде. Мин Уфада чакта ук артымда Казан бар икәнен белеп яши, иҗат итә идем. Бу күпкә җиңелрәк, рәхәтрәк. Ә Казанда яшәгәндә, артыңда нәрсә бар икәнен, кем бар икәнен төгәл генә белә алмыйсың. Чынбарлык болай – Казанның артында беркем дә, бернәрсә дә юк. Казан – соңгы инстанция.

– Казанга китеп нәрсә югалттың, нәрсә таптың?

Казанда мин Уфаларны сагынуны таптым

– Уфа – минем яшьлегем. Гомеремнең иң матур чаклары – шушында. Укырга керә алмый йөргән чакларым. Студент чакларым. Укудан куылуларым. Яңадан укырга керүем. Һәм соңыннан: "Беркем миннән диплом сорамый бит, ник укып интектем икән", дип үкенеп йөрүем... Барысы да, барысы да... Мин Уфадагы чорымның һәрбер мизгелен, һәрбер кешесен сагынам. Мин сагынып яшим. Казанда мин Уфаларны сагынуны таптым.

Нәрсә югалттың, дигәндә... Казанда инде калын-калын китаплар чыга. Минекеләр. Тиз арада алып бетерәләр. Эзләп йөриләр. Алар турында саллы-саллы язмалар дөнья күрә. Башкортстанда яшәсәм, мондый хәл булыр иде микән? Әйтә алмыйм. Миннән бик күпкә талантлырак булган башкортларның Рәмил Колдәүләт, Рәис Түләк кебек талантлар да югалды бит. Гомумән, башкорт әдәбиятында алар буыны ничектер чәчелеп, таралып калды. Югыйсә, Казан белән чагыштырганда Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат яшьтәшләре бит инде. Үз башкортларының кадерен белмәгән Башкортстан мине санга суга алыр иде микән?

– Андагы һәм биредәге әдәби мохиттәге үзгә сыйфатларны аерып буламы?

Әдәбиятны мохит ясамый, аны язучы ясый

– Буладыр инде ул. Тик мин бу мәсьәләдә бихәбәр. Әдәбият – бер нәрсә, әдәби мохит – икенче. Мин әдәбиятта. Татарстанда әдәбият көчле. Башкалар белән чагыштырасым килми, әмма татар әдәбияты көчле. Шушы зур әдәбиятта юкка чыкмау өчен әдәби мохиттән бераз читтәрәк торырга кирәк. Әдәбиятны мохит ясамый, аны язучы ясый.

– Казандагы безнең якташларның бердәмлеге ничек? Үзара аралашып, ярдәмләшеп торасызмы?

– Төрлечә. Бер юнәлештәрәк эшләүчеләр, әлбәттә, аралаша, бер-берсен тартып тора. Ярдәмләшә дә. Мин Казанга гаиләне алып килер өчен фатир караганда ук Нәфкать Нигъмәтуллин белән хатыны Рәмзия апа килеп җитте. Аренда хакын да түләп куйдылар. Ул фатирны Илеш егете Нәфис табып биргән иде. Казанда икәнне белгәч, Хәния Фәрхи шундук эшкә чакырды. Уфадагы әйберләрне дә аларның гастрольгә йөри торган йөк машинасында алып килдек. Ул арада Салаватның егетләре эзләп тапты: "Марат, Зәкиеч сине фәлән җирдә көтә". Элек "Өмет"тә бергә эшләгән Ратмир Әхияров инде Татарстанда иң танылган рәссам-дизайнер булып киткән иде. Ул терәгем дә, таянычым да булды. Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльман... Санасаң, озакка китә икән. Ләкин кайчагында мин шикләнеп тә куям, якташ булган өчен генә микән бу? Әгәр сыер савучы Әнүзәнең скотник малае сәнәген атып бәреп, Казанга килсә, мондый хөрмәт булыр иде микән?

Якташлар һәрвакыт күңелгә якын була инде ул. Кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышасың, кулыңнан килмәсә, иңеннән кагып юатып булса да җибәрәсең.

– Син Башкортстанда чакта сәясәткә бик кереп бармый идең. Хәзер милли мәсьәләдә дә фикерләрең күренә башлады. Сәбәбе нидән?

Халкымны империя мыскыл иткәндә дәшми кала алмыйм

– Тормыш кайчагында җәмгыятьне шундый көрчеккә китереп тери – беркем бер сүз әйтә алмый. Нәкъ менә шундый чакта, беркем сүз әйтә алмаганда, шагыйрьләр сүз әйтергә тиеш. Һәрхәлдә, һәр тере милләтнең шундый иҗатчылары булырга тиеш. Тормыш вак-төякләренә ымсынмаган, намусы пычранмаган, хәлиткеч мизгелдә хәлиткеч сүз әйтә алырдай иҗатчылары. Мин үземне шундый иҗатчы дип саныйм. Халкымны империя мыскыл иткәндә, аның бүгенгесен һәм киләчәген юкка чыгарырга теләгәндә, мин дәшми кала алмыйм. Эш бит милли мәсьәләләрдә генә түгел. Тирә-ягыгызга күз салыгыз. Чәчү чоры җитте – ягулык-майлау материалларына хак күтәрелә. Ала мескен игенче, аның бүтән чарасы юк. Авылларда сөт җитештерәләр – ул сөт халыкка барып ирешә алмый, чөнки чит илләрдән сатып алынган пальма мае бар. Шәһәр баласы үз шәһәрендә үзенә эш таба алмый. Санасаң – күп. Бу бит үз халкыңнан көлү, аны мыскыл итү. Илбасарлар гына шулай була аладыр. Үз халкының илбасары булган бу хөкүмәт белән мин, әлбәттә, килешә алмыйм.

Юкка чыкмау өчен бер-беребезне күтәрергә кирәк

Милли мәсьәләләр – шуның бер өлеше генә. Авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә бер өлеш кенә. Сәнәгать тә шулай. Ләкин бер мөһим нәрсә бар: үз проблемнары хәттин ашканга күрә, авыл эшчәннәре сәнәгатькә һәм милли-мәдәни мәсьәләләргә, милли өлкәдәгеләр авыл хуҗалыгына игътибар бүлә алмый. Шул рәвешле, без һәрберебез үз казанында кайный-кайный юкка чыгарга хөкем ителгәнбез. Юкка чыкмау өчен бер-беребезне күтәрергә кирәк. Иҗатчы авыл проблемнарын да күтәрсен, авыл – иҗатчы проблемаларын да.

– Татар милләтенең киләчәген ничек күзаллыйсың? Аны кем коткарыр?

– Бер-ике сүз белән генә җавап бирә торган сорау түгел инде бу. Соңгы елларда Русиядә милләтләрне кысу көчәйсә дә, Казан урамнарында татарча сөйләшүнең тынганы юк. Ишегалдындагы кечкенә баладан алып яшь кенә егет-кызларга кадәр рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөри. Өлкәннәр турында әйтеп тә тормыйм инде. Һәм шул ук вакытта башка милләт вәкилләренә карата бернинди агрессия юк. Алар шул ук мизгелдә башка телгә күчеп китәргә мөмкин – урысчага, яки инглизчәгә. Мин дә кайчак берәр җиргә килеп керәм дә татарча сөйләшә башлыйм. Хәлләр сорашабыз, дежур сүзләр әйтешәбез. Мин тирәнгәрәк керә башласам, әңгәмәдәш елмая: "Гафу итегез, мин бит татарча яхшы белмим", ди. Башка милләт кешесе булып чыга. Һәм бер-беребезгә рәнҗеми генә урысчага күчәбез. Менә бу – зур нәрсә. Милли телләргә карата булган яңа сәясәт аны җуярга мөмкин.

Милләтне сакларга теләүче көчләр бар бит инде ул, беркая да китмәгән

Бу туксанынчы еллардагы рухи күтәрелеш нәтиҗәседер дим. Мондый күтәрелешнең шаукымы әле тагын 20-30 елга җитәргә мөмкин. Ул вакыт эчендә тагын берәр күтәрелеш булуы бар. Милләтне сакларга теләүче көчләр бар бит инде ул, беркая да китмәгән. Аларның сүзен ишеттермәскә тырышу, игътибарны читкә юнәлтү сәясәте дә бар, әлбәттә. Ләкин учакта куз бар икән, ул теләсә кайсы мизгелдә ялкынга әйләнергә мөмкин. Бер империя дә, бер император да мәңгелек түгел. Шуңа күрә, татарның хәле бөтенләй өметсез дип уйламыйм. Төрле төбәкләрдә яшәгән, төрле өлкәләрдә эшләгән татарларны бергә туплый алырлык милли идея кирәк.

– Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Зәки Зәйнуллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла кебек милләт язмышы хакында җан атып чыгыш ясаучыларны беләбез. Ә бит барлык язучылар да, әсәрләрен туган телендә язудан башка, милләтен яклау һәм саклауда күпмедер эш башкара ала. Каләм ияләренең бу юнәлештәге хезмәтен ничек бәяләр идең? Ниләр эшләргә була?

Һәркем үзен ишеттерерлек эш белән шөгыльләнергә тиеш

– Язучының җәмәгать эшләрендә катнашуы мәҗбүри дип санамыйм мин. Теләге бар икән, кулыннан килә икән – рәхим итсен. Юк икән – берни дә эшләп булмый һәм моның өчен аны төрткәләргә кирәкми. Язучы үзе үк милләт йөзендәге бер штрих, әйбәт язучы – әйбәт штрих. Менә Зифа Кадыйрова. Аның беркайчан да милләт дип чыгыш ясаганы юк. Булса да, бәлки, ишетмәсләр иде. Ләкин ул үзенең повестьлары белән китап укучыларның бөтенләй яңа катламын җанландырып җибәрде. Элек "смс"тан озынрак нәрсә укымаган ул катлам хәзер китап укый. Бу үзе үк милләт өчен эшләү түгелмени? Һәркем үз урынында. Һәркем үзен ишеттерерлек эш белән шөгыльләнергә тиеш.

– Башкортстандагы татар каләм ияләренең гомумтатар әдәбиятына керткән өлешен ничек бәялисең? Аларның зарларын яхшы беләсең. Синеңчә, безгә гомум татар әдәби процессына керү өчен нәрсә җитми?

Татарстан татарларын башка татар төбәкләре белән аралаштырмау механизмы бик яхшы эшли

– Бу әдәбият проблемы гына түгел. Белмим, ничек шулай килеп чыккандыр ул, ләкин Татарстан татарларын башка татар төбәкләре белән аралаштырмау механизмы бик яхшы эшли. Бу әдәбиятта да, сәнгатьтә дә, мәгарифтә дә, гомумән, миллилек белән бәйле бөтен өлкәләрдә дә чагыла.
Башкортстанда талантлы язучылар күп. Үзләре бер әдәбият тудыра алырлык дәрәҗәдә. Ләкин нинди генә әйбәт әсәр язсалар да, алар гомумтатар әдәбиятыннан читтә кала. Аларны күрүче юк. Чөнки әдәбият белән бәйле оешмаларның эшчәнлеге дә, хокукы да, бюджеты да республика биләмәсе белән чикләнә. Татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә эш алып баруның юридик нигезләре дә, икътисади механизмы да юк. "Татарстан язучылар берлеге" дип атала, әйтик, язучылар оешмасы. Миңа калса, ул "Татар язучылары берлеге" дип аталырга һәм бөтен дөньядагы татар язучыларын канат астына алырга тиеш. Төбәкләрдә филиаллары, китап нәшрияты ук булмаса да, китап кибетләре эшләргә тиеш. Бу, әлбәттә, зур нәрсә. Сәяси һәм икътисади бәйләнешләрне җигеп эшләнелә торган нәрсә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG