Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ вәкилләре Башкорстан парламенты алдында пикетка чыкты


Рөстәм Хәмитов пикетчылар янында
Рөстәм Хәмитов пикетчылар янында

Башкортстан Дәүләт җыенына узмаган КПРФ намзәтләре парламент утырышы барганда Корылтай бинасы янында пикетка чыкты. Алар сайлауда үз хокуклары бозылуын белдерде.

Пикетка чыгучылар 9 сентябрьдә узган сайлауда канун бозулар турында хәбәрләрне тикшерүне таләп итте.

Туймазыда бер мандатлы сайлау бүлгесендә катнашкан намзәт Айрат Шәяхмәтов сайлау көнне машинамның көпчәкләрен тиштеләр, дүрт сәгать дәвамында сайлау бүлгеләренә бара алмадым дип сөйләде. "Шундый ук хәл хезмәттәшем Равил Сөләймәнов белән дә булды. Тәгәрмәчләрне алыштыргач, минем арттан ике спорт мотоциклында егетләр куып килде һәм пневматик коралдан машинаның алгы тәрәзәсенә атты. Полициягә мөрәҗәгать иткән идем, җинаять эше ачмадылар, имеш, миңа китерелгән зыян күләме биш мең сумнан артмый", диде Шәяхмәтов.

Ул шулай ук күзәтүчеләр куелган сайлау бүлгеләрендә Сөләйманов белән күбрәк тавыш җыеп алда баруы, ә күзәтүчеләр булмаган бүлгеләрдә җиңелүе турында да белдерде.

Башкортстан парламенты каршында пикет
Башкортстан парламенты каршында пикет

Пикет узган вакытта парламент утырышында Башкорстан башлыгы Рөстәм Хәмитов "республикада сайлау югары дәрәҗәдә узды" дип сөйләде.

Утырыштан чыкканда Хәмитов пикетчылар янында тукталды. "Сез сөйләгән әйберләр мәхкәмәдә тикшерелергә тиеш, кануннарга ярашлы, мин моңа катыша алмыйм", диде республика башлыгы.

"Сез катыша алмыйсыз, ни өчен соң авыл биләмәләре башлыклары тыкшына? Ни өчен алар тавыш бирү нәтиҗәләрен иләктән или? Ни өчен алар сайлау документларын сайлау комиссияләренә түгел, башта район хакимиятенә кертә? Мондый башбаштаклыкка киртә куярга кирәк. Халык инде гадел сайлауларга ышанмый башлады", дип каршы төште пикетка чыгучылар. Рөстәм Хәмитов хәлне тикшерергә вәгъдә бирергә мәҗбүр булды.

КПРФ намзәтләре республика башлыгы хакимияте каршында сайлауга бер атна кала пикет уздырган иде инде. Алар агитация материалларын урамнарда һәм җирле басмаларда урнаштыруны тыялар, ә фирка тарафдарларын эштән китәргә мәҗбүр итәләр дип белдерде.

9 сентябрьдә узган сайлауда "Бердә Русия" фиркасенең 60 процентка якын тавыш җыюы игълан ителде. 28 сентябрьдә Башкортстан парламентының беренче пленар утырышы узды. Депутатлар яшерен тавыш белән Дәүләт җыелышы рәисен сайлады. Күпчелек 88 тавыш белән Константин Толкачев сайланды.

XS
SM
MD
LG