Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Тикшерүләр идарәсе үзәге" журналисты Сергей Канев провокацияләр сәбәпле Русиядән киткән


Ходорковский Каневны Русиядән алып чыгарга туры килүен әйтте

"Тикшерүләр идарәсе үзәге" журналисты Сергей Канев үзен Русия президенты Владимир Путин кортежы хәрәкәт иткән юлны ачыкларга тырышуда гаепләргә җыенуларын белеп Русиядән киткән

Бу хакта үз чынакларына һәм шул исәптән үзәкне финанслаган Михаил Ходорковский тирсендәге кешеләргә таянып "Проект" онлайн-басмасы хәбәр итә.

Ходорковский үзе "Дождь" телеканалына сөйләвенчә, Каневны Русиядән алып чыгарга туры килгән, чөнки журналист "дәүләт башлыгына каршы теракт әзерләүдә гаепләү белән бәйле бик зур провокациягә эләккән".

Элегрәк Михаил Ходорковский "Тикшерүләр идарәсе үзәге" җитәкчесе Андрей Коняхинны эшеннән алды һәм проектны финанслауны туктатты. Ул моны Африкада үтерелгән журналистлар Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко өчен җаваплылыкның бер өлеше "Тикшерүләр идарәсе үзәгендә" дә бар дип аңлатты.

Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуевның үтерелүе турында 31 июль билгеле булды. Алар Үзәк Африка республикасына "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.

XS
SM
MD
LG