Активистлар язуны Ямашев проспекты күперендә элеп куйган. Алар барысы да пенсия реформаларына каршы митингтан соң, ягъни 10 сентябрьдән башланган һәм хәзер дә дәвам итүче "Чиксез" протест чарасында катнаша. Акциядә катнашучылар берничә шәһәрдә паркларда "утырып тору" протестын оештырган. Активистлар "илне упкынга илтүче уңышсыз хакимият һәм реформа"ларга каршы чыга.
9 сентябрь көнне Русиядә пенсия яшен арттыруга каршы митинглардан соң йөзләрчә кеше тоткарлана. Казанда 20дән артык кеше штрафларга һәм административ тоткарлауларга тартыла. Әлеге митинглар башында Алексей Навальный тора. 24 сентябрь көнне махсус изолятордан азат ителгәннән соң Навальныйны кабат 20 тәүлеккә тоткарлана. Аны 9 сентябрь пенсия яшен арттыруга каршы чарага анонс бастыру, 24 августта әлеге акциягә чакырып видеоролик чыгаруда гаеплиләр