Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски мөселманнары мәчет бинасы өчен тарткалаша


Хабаровски мәчете
Хабаровски мәчете

Хабаровскида Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния идарәсе мәчет бинасыннан китәргә теләми. Мәчетнең хуҗасы булган "Зәкәт" фонды үз имамнарын куярга тели.

1 октябрь Хабаровскиның Железнодорожный район мәхкәмәсендә Ерак Көнчыгыш мөселманнары диния идарәсе рәисе Артур Гарифуллинның административ эше каралган. Гарифуллин Азатлыкка әйтүенчә, 15 июнь Ураза гаете көнне алар бәйрәмне вакыт ягыннан соңрак уздырырга тиеш булганнар, әмма иртәрәк үткәргәннәр һәм шуңа аңлашылмаучанлык килеп туган.

Артур Гарифуллин
Артур Гарифуллин

"Хакимият җитәкчеләре белән хат язышканда һәм вакытны билгеләгәндә андый җыелышлар иртәнге җидедән унга кадәр уздырыла диелде. Шуңа сәгать алтыда уздырган өчен административ җаваплылыкка тарттылар. Әмма мин мәхкәмәдә бәйрәм намазын иртәрәк уздыруны эшкә баручы җирле халыкка комачауламас өчен шулай эшләнде дип аңлаткач, хөкемдар барысын да кабул итте. Бернинди җаваплылыкка тарту булмады. Бер-беребезне аңлап таралыштык", диде Гарифуллин.

Ул бәйрәм намазын Костромская урамындагы мәчет җирлегендә уздырган. Июнь аенда мәхкәмә аларга, ягъни Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге әлеге Диния идарәсенә мәчетне бушатырга һәм бинаны милек хуҗасына, ягъни “Зәкәт” фондына кайтарырга кушкан.

Хабаровски татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәрвәретдин Туктаров Азатлыкка әйтүенчә, алар дүрт ел дәвамында Таҗетдин идарәсе вәкилләренә түзгән.

Сәрвәретдин Туктаров
Сәрвәретдин Туктаров

"Алар белән эшләп булмаганны аңладык. Хәзер мәчеттә без дә бар, алар да бар. Без хәзер үзебезнең җирле оешманы булдырабыз. Мөфти Нәфигулла Аширов безгә татар имамы җибәрергә вәгъдә итте. Әлегә безнең үз шәкертләребез бар. Алар имамлык вазифасын башкара ала, чөнки араларында Төркиядә, Мисырда укып кайтканнары бар.

Җомгага йөрүче мөселманнарга җитәкчелекнең нинди диния идарәсенә каравы барыбер. Без барысын да кануни эшлибез. Бинаны кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек. Таҗетдин тарафдарлары мәхкәмәгә килмәде. Мәхкәмә аларга бинаны бушатырга дигән карар чыгарды. Алар бинадан китмәде. Аннары инде мәхкәмә приставлары килеп аларны куды.

Әмма мәчет булгач, аларны кертмичә булмый. Шуңа алар беренче катта рәхәтләнеп кереп намазлар укый, ә икенче катта кабинетларны бикләдек.

Без мәчет хуҗасы буларак ураза гаетен дә сигездә була дип язган идек, ә алар алтыда ук уздырып куйды. Без аларны бит кумадык, бары мөнбәргә генә менмәгез дип сорадык. Алар безне тыңламады, ягъни бездән бәйрәмне урлады", диде Туктаров.

Артур Гарифуллин исә әлеге мәчет бинасында җыелуларын дәвам итүен әйтте. "Бина мәсьәләсендә юридик эшләр алып барыла. Мөселман йортын кемдер үзенә яздырган. Хәзер шуны тикшерәләр. Без элек ничек биш вакыт намазга, җомгаларга җыела идек, шулай ук киләбез. Җомга намазларына 800-1000ләп кеше килә. Аларның 10-15ләбе татар, гаетләргә шул 30лап татар киләдер. Якшәмбе мәктәбендә 30лап татар апасы укый", диде ул.

Хабаровскидагы “Зәкәт” хәйрия фонды дүрт ел элек әлеге бинаны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә куллануга биреп торган. Аның вакыты чыккач кайтаруны таләп иткәннәр, әмма идарәнең Ерак Көнчыгыштагы вәкилләре аннан чыгып китүдән баш тарткан.

Элегрәк шәхси секторда төзелгән мәчет булып хезмәт итүче әлеге йортка 300ләп кенә кеше сыя. Хабаровскида мөселманнар инде дистәләрчә ел мәчет төзүгә ирешә алмый. Берничә ел элек җир сатып алган булганнар, әмма соңрак җитәкчелек архив материалларына сылтап, әлеге җирнең элегрәк саклану министрлыгына сатылган булганын бәян иткән.

XS
SM
MD
LG