Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем көчле? (Абдулла Алиш)


Фрагмент из мультфильма "Кем көчле?" (студия "Татармультфильм")

Давно мы с вами не читали сказок, верно? Поэтому сегодня мы подготовили юмористическую сказку известного детского писателя Абдуллы Алиша "Кем көчле?" (Кто самый сильный?). Текст сокращён и адаптирован для изучающих язык, прилагаем перевод ключевых фраз и аудио.

Кем көчле? Абдулла Алиш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00
йөкләү

Нарат төбендә бер йорт бар. Аның эчендә берничә йөз мең кеше яши. Алар көндез ишекләрен япмыйлар, төнлә генә биклиләр, Карактан, салкыннан куркалар. Төнлә чүп ягалар һәм шулай җылыналар.

Бүген алар яңа өйгә күчтеләр. Шуны шатланып бәйрәм итәләр. Дусларын сыйлыйлар, бииләр.

Чикерткәгә бәйрәм бик ошый. Җыр белән кунакларның күңелен дә күрә.

Суалчан-оялчан да тик утырмый. Оста биюче кебек боргалана. Чебен дә канатларын кага, кул чаба. Көя дә өстәлдә бии. Хуҗалар һәм кунакларның кәефен күтәрер өчен бертуктамый сикерә дә сикерә.

Слова:

нарат төбендә — под сосной
йорт, өй — дом
берничә йөз мең — несколько сотен тысяч
көндез — днём
биклиләр — запирают
карак — вор
шатланып — радостно
бәйрәм итәләр — празднуют
сыйлыйлар — угощают
суалчан-оялчан — червяк-стесняшка
тик — просто так
Оста биюче кебек боргалана. — Кривляется, будто мастер танца.
канатларын кага — машет крыльями
кул чаба — хлопает, апплодиует
көя — моль
бертуктамый — непрерывно, без остановки

Шулай ук бәйрәмдә бал корты Нечкәбил дә, үрмәкүч тә булганнар.

Менә хуҗаларның берсе басты һәм:

Кадерле кунаклар,— диде ул,— сез бүген кырмыскалар өенә килдегез. Без бу йортны күп айлар төзедек. Бу җиңел булмады, — дип башлады ул.

Бу сүзләр кунакларга бик тәэсир итте. Алар кырмыскаларны бик мактадылар.

Йортның бер катында кунаклар гөбләләр күрделәр.

— Болар кемнәр? Нигә монда йөриләр? — дип сорадылар.

— Алар безгә бал бирәләрәр. Шуның өчен без аларны салкын көннәрдә өйгә кертәбез.

Кунаклар шаккаттылар.

Слова:

бал корты — пчела
үрмәкүч — паук
кадерле — дорогой (сердцу)
кырмыска — муравей
төзедек — строили
тәэсир итте — впечатлило, повлияло
кат — этаж
гөблә — тля
бал — мёд
шуның өчен — за это
кертәбез — впускаем
шаккаттылар — удивились

Алар йортның һәр почмагын карадылар. Аннары бәйрәмне дәвам иттеләр, исерделәр. Сүзләре, фикерләре буталды, телләре бәйләнде. Шулвакыт кырмыска тагын басты. Ул мактанырга теләде. Ул кунакларга сорау бирде:

Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр ул? — диде ул. Аның: "Һичшиксез, кырмыскалар батырлар алар",— дигән җавап ишетәсе килде.

Шулвакыт ниндидер каты тавыш ишетелде. Кунаклар бик курыктылар, кача башладылар.

Кунаклар урамга чыктылар. Анда зур башлы кызыл кырмыскалар бер еланны ашыйлар иде. Кырмыскалар: "Бирегез кирәген!"- дип кычкыра башладылар.

Слова:

исерделәр — опьянели
телләре бәйләнде — языки заплетались
куе — дремучий
киң кыр — широкое поле
болын — луг
тирән — глубокий
көчледән көчле — сильнейший из сильных
батырлар — богатыри
кача башладылар — начали прятаться
Бирегез кирәген! — Покажите ему!

Фрагмент из мультфильма "Кем көчле?" (студия "Татармультфильм")
Фрагмент из мультфильма "Кем көчле?" (студия "Татармультфильм")

Елан дошманнарын җиңә алмады һәм ялварды:

— Зинһар, җибәрегез, — диде.

Кырмыскалар аны тыңламадылар:

Безнең бәйрәмне боздың! Без сине җибәрмибез, ашап бетерәбез,— диделәр.

Кырмыскалар аны ашап бетерделәр. Кунаклар моны күрделәр, кырмыскаларны мактадылар.

Кырмыска соравын тагын кабатлады:

— Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр ул? — диде ул. Кырмыска кунаклардан мактау көтте.

Ләкин кунаклар җавап бирергә ашыкмадылар. Һәрбер кунак үзенең осталыгын күрсәтергә теләде.

— Без, суалчаннар, җирдә эшлибез, — диде суалчан. — Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез. Җирне тишәбез. Шул тишекләр аркылы җиргә һава керә, һәм яшелчәләр, үләннәр яхшы үсәләр.

Суалчан үзен бик озак мактады. Ләкин беркем дә аны иң көчле дип әйтергә теләмәде.

Слова:

җиңә алмады — не смог победить
боздың — испортил
ялварды — взмолился
җибәрегез — отпустите

боздың — испортил
кабатлады — повторил
ашыкмадылар — не торопились
осталык — мастерство
хезмәт белән үткәрәбез — проводим в труде
тишәбезздесь: копаем
аркылыздесь: через

Шулвакыт кемдер: "Көядән файдалы бөҗәк юк,"- диде.

— Алдыйсың! — диде кунаклар.

— Яфракларны кисү бик авыр. Без бернәрсәгә дә зыян китермибез. Иң көчле бөҗәк — без,— диде көя.

Күбәләк:

— Ничек инде зарар китермисез?— диде.

— Сез яшәгән агачлар ялангач калалар. Сез матур чәчәкләрне үтерәсез. Менә без бернинди дә зыян китермибез...

Кайсыдыр бөҗәк: " Кеше килә!" — дип кычкырды.

Урмандагы бөтен агачлар, бөҗәкләрнең хуҗасы иде бу. Көчле арыслан да аңа баш иде.

Бераздан пычкы тавышы ишетелде, зур агач ауды...

Урман тынды. Бөҗәкләр тагын чыктылар.

— Хәзер кырмыскалар иленең анасы сөйләячәк. Ул кемнең көчле һәм иң файдалы икәнен күрсәтәчәк,— диде бер кырмыска.

Ләкин ана кырмыска сөйли алмады. Урманда тагын каты тавыш ишетелде. Караңгы урманда яшен яшьнәде, яңгыр яуды.

Шул сәбәпле, "Кем көчле?" бәхәсе тәмамланмады. Бәлки, җавапны сез үзегез беләсездер?

Слова:

бөҗәк — насекомое
кисү — резать
ялангач — голый
кайсыдыр — какой-то
баш иде — склонил голову
пычкы — пила
ауды — свалился
кырмыскалар
анасы — муравьиная матка
шул сәбәпле — по этой причине
бәхәс — спор

***

Ну как, понравилось? А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Для желающих, можно прочитать оригинал произведения в вот здесь. Плюс к этому, предлагаем вам посмотреть замечательный мультфильм "Кем көчле?" производства студии "Татармультфильм":

Кстати, у нас также есть адаптированный текст сказки "Сертотмас үрдәк", также написанная Абдуллой Алишем.

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG