Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне – урыс һәм татарның уртак бәйрәме түгел!


Хәтер көне, 2017 ел
Хәтер көне, 2017 ел

13 октябрь Казанда үтәчәк Хәтер көненә "уртак бәйрәм" сценарие тәкъдим ителә, ни кызганыч, бу мәкерле планда татар милли оешмаларын да файдаланалар. Милләт тарихы белән бәйле мәсьәләләрдә бик сак булу кирәк, ул – халкыбызның фаҗигасе һәм ярасы, аңа имансыз карамасыннар иде.

"Звезда Поволжья" газетының 36нчы санында Татар иҗтимагый үзәге президиумының митрополит Феофанга язган хатын күреп гаҗәпкә калдым, ышанмыйча тордым! Татар милләтчеләре урыс побыннан Хәтер көнен уздыруда ярдәм итүен сораганнар! Имеш, менә ничә еллар инде аларга бу көндә Казан кирмәненә төркем белән барырга рөхсәт итмиләр, бу мәсьәләдә Татарстан митрополиты Феофан гына булыша ала икән.

"Вы самая влиятельная в Татарстане личность, – дип яза алар. – У вас в прорабах выдающиеся деятели. Ваша поддержка и одобрение возрождения нашего шествия непременно возымели бы действие и послужили бы укреплению толерантности на основе взаимоуважения".

Ярар, шушы хәтле ялагайланып мактаганнан соң Феофан ризалашып куйса, нишләрсез? Хәтер көнендә муеныннарына беләк буе тәреләрен асып һәм чиркәү байраклары күтәреп, поплар җыелып чыкса, нишләрсез? Артларыннан сарык көтүе кебек ияреп барырсызмы? Революциягә хәтле алар һәр елны 2 октябрьне Казан алынган көн итеп зурлап бәйрәм итәләр иде бит! Чиркәү чаңнары кагып, тәре йөрешләре уздырып, "алилуйялар" кычкырып, җырлап һәм биеп татарларны җиңүне бәйрәм итәләр иде! Хәзер дә шушы гадәтләрен бик яңартасылары килә, әмма ничек башларга белми торалар иде. Менә татар милләтчеләре үзләре аларга юлын күрсәтте. Хәтер көнендә мөфти Камил Сәмигуллин дә катнаша икән дигән сүзләр дә таралды, ә алар Феофан белән агылый белән тагылый кебек, кочаклашып бергә чыгарга да мөмкиннәр. Менә шул вакытта нәкъ сез әйткән "толерантлык" – халыклар дуслыгы була инде! Без башлаган Хәтер көне генә булмый...

Үзен хөрмәт иткән бер генә татар да Хәтер көнендә шушы явызлыкларны эшләүчеләр белән бер рәткә басмас

Татар иҗтимагый үзәгенә мондый фикерне кем биргәндер – белмим, әмма бу милләт өчен бик зарарлы идея. Үзен хөрмәт иткән бер генә татар да Казан утта янган, милләт канга баткан бу көнне шушы явызлыкларны эшләүчеләрдән ярдәм сорамас, алар белән бер рәткә басмас! Юк, мәңге басмас! Көне ул түгел, вакыйгасы ул түгел. Урыс кулыннан шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухы мондый хурлыкны мәңге кичермәс, тарих гафу итмәс. Митрополитка хат язучылар моны үзләре дә яхшы белә, шуңа күрә, мөрәҗәгатьләренең башында Явыз Иванны да, ерткычларча басып алуны "Божий свет" китерүчеләр дип әйтүчеләрне дә нык тәнкыйтьлиләр:

ТИҮ президиумының Феофанга хаты
ТИҮ президиумының Феофанга хаты

"Божий свет", принесенный на нашу землю – это отблески костров, источающих запах горящего человеческого тела, дурманящий принесших этот "свет", – дип яза алар. – "Божий свет" – это блеск сабель, отсекающих головы или части голов мальчиков, оказавшихся выше колеса телеги. "Божий свет" - это зарево от костров, у которых выживают обездоленные – согнанные из своих домов жители Казани и деревень, расположенных на расстоянии менее 40 км от Казани и от рек. В их не остывшие дома поселились другие. … Велики масштабы истязания тела. Масштабно истязали и дух. Под "Божиим светом" громились наши кладбища, из надмогильных плит возводились православные храмы. Насильственные крещение народов не уступало по жестокости крестовым походам католиков, превосходила их по массовости".

Шушы гаять дөрес сүзләрне язганнан соң, татар милләтчеләре кинәт кенә "тәтиләнеп" китеп, "әйдә барысын да онытыйк та, кулга-кул тотынып, дус яши башлыйк" дип әйтеп салганнар! Имеш, "Все эти страдания и боль надо бы уже забыть, и рука об руку строить жизнь на основе современных "общепризнанных принципов равноправия и самоопределения народов" (Русия Конституциясеннән)".

Инде милли оешмалардан да шушындый саташкан һәм зарарлы фикерләр чыга башлагач, бәлки без чыннан да бетүгә барабыздыр

Менә татарча укытырга ирек бирсәләр, безнең милләтчеләребез барысын да онытырга әзерләр икән инде! Ә алар гасырлар буе кылган бу явызлыклары өчен бездән гафу үтенделәрме соң әле? Башта татарны дәүләтсез калдырдылар, аннан милләтнең бер өлешен телсез һәм динсез иттеләр, хәзер исә барыбыздан да урыс ясау өчен котыралар. Һәм шушыларны белә торып, алар белән кулга-кул тотынып, бетүгә, җәһәннәмгә барыргамы? Инде милли оешмалардан да шушындый саташкан һәм зарарлы фикерләр чыга башлагач, бәлки без чыннан да бетүгә барабыздыр? Кайда милли горурлык, кайда кан хәтере, кайда иман?

Себердә мондый сценарий белән эшләп карадылар инде – Себер ханлыгы җимерелүнең 420 еллыгын быел август ахырында урыс казаклары зур бәйрәм итеп билгеләп үтте, алар янәшәсендә Новосибирски өлкәсенең татар милли-мәдәни автономия вәкилләре дә кукраеп басып торды. Җитмәсә,татарлар үзләре үк бер ир-атны Күчем хан итеп киендереп китергәннәр, ул үзенең җиңелүен кул чабып карап торды. Урыслар татарларны җиңүне бәйрәм иттеләр, ә татарлар нәрсә бәйрәм итте? Кол булуларын, җиңелүләренме? Боларны белгәч, соңрак Новосибирскига үзем барып, андагы ачык акыллы татарлар белән Себер тарихы темасына түгәрәк өстәл уздырып, Коръән укып, догалар кылып, Хәтер көнен билгеләп үттек. Һәрхәлдә, урыс-марҗа белән гаилә корган "толерант" милли лидерлар бу түгәрәк өстәл утырышын өзү өчен барысын да эшләп карадылар, шул сәбәпле, без аны Новосибирскида түгел, Бердски шәһәрендә уздырырга мәҗбүр булдык. Әмма Себердә беренче тапкыр Хәтер көнен уздыра алдык, Аллага шөкер!

Хәтер көнен урыс-татарның уртак бәйрәменә әйләндермәсеннәр иде

Менә хәзер шушы "уртак бәйрәм" сценариесы Казан өчен дә тәкъдим ителә, ни кызганыч, бу мәкерле планда татар милли оешмаларын да файдаланалар. Шуңа күрә, милләт тарихы белән бәйле мәсьәләләрдә бик сак булырга кирәк, ул синең-минем генә эшем түгел, ә халкыбызның уртак фаҗигасе һәм ярасы. Һәм аңа имансыз хәлдә якын килмәсеннәр иде. Тәреләр һәм чиркәү байраклары астында билгеләп үтмәсеннәр иде. Хәтер көнен урыс-татарның уртак бәйрәменә әйләндермәсеннәр иде. Шулай була калган очракта, бу инде Казанны соңгы тапкыр алу булачак, милләтне дә соңгы яулау булачак. Моңа юл куярга безнең хакыбыз юк!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG