Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Искер-җыен"ны әһәмиятле санамаган хакимият казакларны җыеп Ермакны искә алган


"Искер җыены"нда катнашучылар

3-5 август Тубылда себертатарларның "Искер-җыен" тарихи-мәдәни мирас фестивале узды. Нәкъ шул көннәрдә хакимият себертатарларга каршы сугышкан Ермакны искә алу көнен билгеләп үтү өчен казакларны җыйган.

"Искер-җыен" быел унберенче тапкыр үтте. Аны оештыручы "Мирас" үзәге җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Азатлыкка әйтүенчә, җыен югары дәрәҗәдә узган. Конференция өлешендә Казаннан галимнәр Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмова, Альберт Борһанов катнашкан. Шулай ук күп кенә башка төбәкләрдән вәкилләр булган. Фестивальгә 14 төбәктән килгәннәр.

"Без чара узучы Тубыл районыннан барлык башлыклар катнашуын сораган идек. Тарихны белсеннәр дип теләдек. Чараны инде унбер ел уздырабыз әле бер генә башлыкны да безгә җибәрмәделәр. Хакимият үзе туризмны үстерү, һәйкәлләрне саклау турында күп сүз йөртсә дә, чынлыкта барысы да кәгазьдә генә кала.

Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты былтыр да, быел да себертатарларның "Искер-җыен" фестивале һәм фәнни конференция "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарды. Өлкә депутатлары чарага дип бүлгән акчаны безгә бирдертмәделәр. Искер ниндидер тыелган тема кебек. Шул ук вакытта Искердән 50 чакрым гына ераклыкта Вагай районында милләтләр эшләре комитеты "Искер-җыен" көнне "Благовест" дигән бәйрәм үткәрде. Казаклар җыелып Ермакны искә алдылар.

Вагай районыннан Искергә килергә теләүчеләр шалтыратып гафу үтенделәр, шул "Благовест" чарасы узу сәбәпле килә алмыйбыз диделәр. Татар булсалар да килә алмадылар, чөнки хакимияткә бәйле кешеләр. Бу Ермакны искә алу чарасы башта бөтенләй планда юк иде. "Благовест" ул яз көнне үтә торган чара. Милли эшләр комитеты бер ай калганда шушы бәйрәмне уздыру карарын имзалады. Аларга финанслар да бүленде, хакимият тә ярдәм итте. Ниндидер билгесез чарага чыгымнар кызганмадылар. Ә безнең унбер ел узып килүче традицион бәйрәмне бары үз көчебез белән генә үткәрдек.

"Благовест"ны шул ук көннәрдә уздыру безне саннамауны күрсәтә. Монда шәхси мөнәсәбәтләргә дә күп әйбер бәйле. Миңа карата мөнәсәбәтне шулай күрсәтмәкче булалар инде. Имеш, үз урыныңны бел.

"Искер-җыен" чатыры
"Искер-җыен" чатыры

Вагай районында Ермак баткан урын бар. Казаклар 2004 елны безгә тәре тотып килгәннәр иде, әмма татар авылларында яшәүчеләр аны куйдыртмадылар. Алар аны аста печән чаба торган җиргә куярга мәҗбүр булдылар", ди Шәмсетдинова.

Себер ханлыгын басып алып себертатарларга каршы сугышкан Ермакны искә алу чарасы турында мәгълүмат төрле милләтләр турында бәян итүче "Национальный акцент" сәхифәсендә дә язылды. Анда әлеге чараның Себер казаклар җәмгыятенә кергән атаманнарның утырышыннан башлануы әйтелә. Утырышта дәүләт сәясәте стратегиясенең казакларга карата үтәлеше тикшереләчәчге бәян ителгән иде. Хакимият соңгы елларны казакларның вәкаләтләрен арттырганнан-арттыра бара. Ермакны искә алу чарасы кысаларында ике мең кеше катнашындагы "Благовест" казак мәдәнияте фестивале, тәре йөреше, үтерелгән Ермак гаскәрләренә дога кылу, яшь казакларның ант китерүе һәм казак коралын изгеләштерүләр була дип әйтелә.

Луиза Шәмсетдинова Азатлыкка әйтүенчә, бу чара себетатарларның ачуын китерү, аларны котырту өчен эшләнгән. Хәтта мәхкәмәдә җиңүгә карамастан, милләтләр эшләре комитеты "Искер-җыен" җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел чара дип табуын әйтә.

"Безнең чараны җәмәгатьчелеккә әһәмияткә ия түгел дип тапкан комиссиягә өлкә епархиясе, казачество, милләтләр эшләре комитеты вәкилләре керә. Барлыгы тугыз кеше шундый вердикт чыгарды. Аларның берсенең дә безнең чарага килеп тә караганнары юк”, ди "Мирас" оешмасы җитәкчесе.

Искердә мәчет төзелеше
Искердә мәчет төзелеше

Луиза ханым сүзләренчә, алар "Искер-җыен" кысаларында оештырылган "Искернең тарихи язмышы" дип аталган бөтенрусия фәнни-гамәли конференция өчен инде ничә еллар хакимият бинасын сорасалар да, бу үтенеч кире кагыла.

"Анда башка чара узачак дип үтенечне кире кактылар. Узган елны да шулай булды. Аның үз сәбәпләре бар. Шуңа быел конференцияне мәртәбәле "Славянская" кунакханәсенең конференция залына күчердек.

Искернең тарихи язмышы турында сөйләштек. Бу даими кабатлана, әмма ул бер көнлек кенә тема түгел, аны елларча хәл итәргә туры килә. Резолюциягә кертелгән пунктларның бер генә пунктын булса да гамәлгә ашыру өчен тырышабыз. Һәр пункт гамәлгә ашып өскә күтәрелеп бара, шуңа эшебез күренә дип әйтергә була. Резолюциягә кертелгән тарихи-мемориал комплекс төзергә җир алу, урамнарга яңа исемнәр кушу, китаплар чыгару, "Сүзге-тора" кебек яңа проектларны булдыру пунктлары инде үтәлде. Узган ел резолюциягә кертелгән дүрт пунктның үтәлүенә ирештек.

Әмма безне Искернең Иртыш елгасы суы белән юылып баруы нык борчый. Кайда гына мөрәҗәгать итеп карамадык, әмма аның яр буе ныгытмасын ясаучы табылмый. Кулыбыз, итәгебез белән ком ташыр идек, әмма Иртыш елгасы булганга аны ныгыта алмыйбыз. Хакимият аны эшли ала, әмма икътибар итми. Бу үтенеч ел саен резолюциягә кертелә, бу хәлгә бик борчылабыз", ди Шәмсетдинова.

Дамир Исхаков әйтүенчә, бүгенге көндә Искер шәһәренең калдыкларының бик аз гына өлешен күреп була.

"Галимнәр әйтүенчә, бәлкем дүрт проценты гына сакланып калгандыр, чөнки Иртыш елгасы бик көчле агымлы, элек шәһәр торган урын ашалып, коелып, убылып төшкән. Шуңа күрә, археологлар хәтта кайбер табылдыкларны шунда елга буенда эзләп алалар. Бу үз вакыты өчен югары үскән шәһәр булган һәм Күчем ханның торган төп урыны шунда булган", дигән иде элегрәк Исхаков.

Чарада катнашучылар беренче көнне фәнни юнәлеш турында сөйләшсә, икенче көнне Искернең үзенә юл тоткан. Искер җирендә ятучы изгеләр рухына багышлап аш уздырганнар, аннары төрле җирләрдән килгән сәнгать осталары үзләренең сәләтләрен күрсәтеп үзара ярышкан. Мәйданда төрле уеннар, бәйгеләр оештырылган. 5 август көнне "Синтез" мәдәният сараенда "Искер-җыен" фестиваленең гала-концерты булган. Концерт барышында алты номинация ярышып, җиңү яулаганнарны бүләкләгәннәр.

Луиза ханым сүзләренчә, Искергә бәйле бәхәсле мәсьәләләргә нокта куелган. Район хакимияте җиргә килешүне озайтмаган. "Мирас" оешмасы мәхкәмәне откан. Узган елны прокуратура "Искер җыен"ны рөхсәтсез үткәрделәр дип мәхкәмгә биргән булган, аны да җиңгәннәр.

"Шуңа психологик яктан "Искер-җыены"н быел уздыру җиңел булды. Тәмле ашлар, төрле йортлар төзелеп киткән иде. Милләтнең берләшүе дип әйтер идем. Шәһәр думасы, Җәмәгать пулаты, татар конгрессы булышты. Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украинадан вәкилләр булды. Яңа проектлар идеясе туды. Әле үзебез дә Казакъстанга барырга җыенабыз", ди Луиза Шәмсетдинова.

Ул хәзер Искердә ике катлы мәчетнең манарасын булдыру эше тәмамланып килүен әйтә. Мәчет 32 метр биеклектә булачак диелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG