Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: украиннарның Русиягә мөнәсәбәте яхшыра башлаган


Соңгы елда украиннарның Русиягә мөнәсәбәте сизелерлек яхшырган, ә русияләрнең Украинага мөнәсәбәте үзгәрмәгән диярлек.

"Левада үзәге" һәм Киев халыкара социология институты сентябрь ахырында Русиядә һәм Украинада сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләре украин респондентларының 48 проценты Русиягә уңай каравын күрсәтә. Аларның 10 проценты - "бик яхшы" мөнәсәбәттә. Русиягә начар мөнәсәбәтләре турында украиннарның өчтән бер өлеше белдергән. Аларның 13 проценты "бик начар" дигән. Бер ел элек респондентларның 46 проценты Русиягә начар мөнәсәбәттә булган.

Русияләрнең Украинага мөнәсәбәте исә әллә ни үзгәрмәгән. Русия респондентларының өчтән бер өлеше күрше илгә яхшы мөнәсәбәте турында белдергән. Аларның бары тик өч проценты гына Украинага "бик яхшы" мөнәсәбәттә булуын әйткән. Русияләрнең 55 проценты Украинага кире мөнәсәбәт турында сөйли. Бу былтыргы белән чагыштырганда, ике процентка артыграк.

Сентябрь ахырында Украина 1997 елда имзаланган Русия белән Дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешүне вакытлыча гамәлдән чыгару турында белдерде.

2014 елда Русия Украинаның бер өлешен - Кырым ярымутравын аннексияләде. Киев һәм Көнбатыш илләре Кремль Донбасстагы фетнәчеләргә ярдәм итә дип тә тәкърарлый. Шулай итеп Мәскәү дуслык турындагы килешүне бозды диелә. Русия фетнәчеләргә ярдәм итүен кире кага, ә Кырым аннексиясен "кушылу" дип атый.

XS
SM
MD
LG