Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин вазифасыннан китте


Тәлгать Абдуллин
Тәлгать Абдуллин

Тәлгать Абдуллин башка эшкә күчәчәк диелде, ләкин нинди эш икәне әлегә әйтелми. Татарстанның торак фондын Марат Зарипов җитәкләячәк.

"Башка эшкә күчү сәбәпле, җомга Татарстан президенты фәрманы белән Тәлгать Абдуллин Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма җитәкчесе вазифасыннан азат ителде. Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка эш тәкъдим ителәчәк. Бу хакта соңрак хәбәр итәрбез", диде Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Торак фонды җитәкчесе итеп моңа кадәр Татарстанның тарифлар комитеты башлыгы булган Марат Зарипов билгеләнде.

Тәлгать Абдуллин Дәүләт торак фондын 1997 елдан бирле җитәкләде. Аңа кадәр 1993 елдан ул "Ак Барс Банк" идарәсе рәисе булды. Бүгенге көндә Абдуллин Мамадыш сайлау бүлгесеннән Дәүләт шурасында депутат булып тора.

Тәлгать Абдуллин заманында татар халкының Милли Мәҗлесенең беренче рәисе дә булды. "Милли Мәҗлес татарда демократиянең башы иде", дип ул Азатлыкка былтыр интервью биргән иде.

Соңгы елларда Абдуллин "Салават күпере" торак комплексы төзелеше, Татфондбанк бурычларын бүлү белән бәйле низаглар үзәгендә булды.

XS
SM
MD
LG