Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәяләр: бәрәңге һәм артистлар арзаная, бензин әлегә артмый


Архив фотосы
Архив фотосы

Азатлык Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы бәяләрне чагыштыруны дәвам итә. Бу юлы өченче чирек нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.

Чагыштырыр өчен башлыча азык-төлек бәяләрен алдык, моннан тыш, бензин, такси, район мәдәният йортларына билет бәяләрен карадык. Икенче чирек белән чагыштырганда, бәяләр әллә ни артмады, яшелчәләр бәясе, киресенчә, бераз төште дә. Икенче чиректә концертларга бераз күтәрелгән билет бәяләре дә соңгы айларда төшә башлады. Бензин бәясе дә авызлыкланды кебек, без тикшергән марка үзгәрешсез калды.

Авылларда ит сату авырлаша

Узган чиректә Илеш районы авылларында ит бәясенең төшүе турында язган идек. Хуҗалыклардан үгез итен 250 сумга алып китәләр иде. Соңгы айда 255 сумга ала башлаганнар, ләкин тана итенең бәясе 245 сум кала. Күптән түгел Илештә мал сую белән бәйле яңа үзгәрешләр кертелде. Сатарга дип асраган малны хәзер район үзәгендәге махсус урында гына чалырга мөмкин. Анда ит ветеринария тикшерүе дә үтә. Шул ук вакытта суйган өчен акча түләргә кирәк, тиресе, тояклары да шунда кала. Элек тиресен дә азмы-күпме акчага сатып җибәрәләр иде. Район үзәге Югары Яркәйдәге базарда сыер итен 290 сумга алырга мөмкин.

Әгерҗе авылларында ит бәясе 280-310 сумга саталар. Район үзәгендәге кибеттә 270 сум тирәсе тора. Монда әллә ни үзгәрешләр булмаган.

Әгерҗе кибетендә
Әгерҗе кибетендә

​Әгерҗедә сөтне авыллардан 18-21 сум белән җыеп йөриләр. Илеш белән чагыштырганда, бу бик кыйммәт. Анда сөт бәясе 12 сум 15 тиеннән артмый. Июль-август айларында 11 сум 11 тиен генә иде. Гыйнварда, сөт аз чагында 16,90 сум белән алдылар, Әгерҗедә кышын сөт бәясе 21 сум булды. Әле сөтнең куелыгы, аксымы түбәнрәк булса, бәяне тагын да төшерәләр. Ә инде район үзәге кибетләренә килеп җиткәч, сөт Илештә ким дигәндә 40 сумга, Әгерҗедә хәтта 60 сумга әйләнә.

Бәрәңге уңды, бәясе төште

Өченче чиректә күп бәяләр үзгәрмәде, ә бәрәңге бәясе бераз төште. Чөнки әле көз, уңыш чоры, бәрәңге дә быел күп булды. Илештә дә, Әгерҗедә дә аның килосын 18 сумга саталар. Май-июньдә бәрәңге бәясе 33-37 сумга кадәр күтәрелгән иде.

Шикәр комының бәяләре әллә ни үзгәрмәгән, аның килосы 37 сумнан башлана.

Көнбагыш маеның бер литры Илештә ким дигәндә 70 сум, Әгерҗедә - 80 сум тора. Илештә икенче чиректә 58 сумлыгы да табылган иде. Бу юлы андый ташламалы көнгә туры килмәдек.

Әгерҗе кибетендә
Әгерҗе кибетендә

​Ак майның ярты килосы ике районда да 250 сумнан башлана. Илеш авылларында чын каймактан ясалган ак майның килосын 380 сумга саталар. Ярты килосы 190 сум дигән сүз.

Илештә авыл кешеләре йомырканың дистәсен 40 сумга сата башлаган. Кибетләрдә 55-60 сум тирәсе. Әгерҗе хуҗабикәләре йомырка бәясен бераз төшергән. Җәен дә дистәсен 70 сумга саталар иде, хәзер 50 сумнан башлана. Кибетләрдә 60-70 сум тора.

Ипи бәясе Әгерҗедә артмаган - 22-23 сум. Илештә икенче чиректә 24-26 сумга җиткән иде, соңгы айларда да шулай тора.

Башкортостан һәм Татарстан районнарында кайбер тауарларга бәяләрне чагыштыру
Башкортостан һәм Татарстан районнарында кайбер тауарларга бәяләрне чагыштыру

Элвин Грей кыйбатрак

Илеш районында, икенче квартал белән чагыштырганда, концертларга билет бәяләренең арзанаюы сизелә. Илештә хәтта җәй айларында да 450 сум торган билетлар 400 сумга калган. Сүз Илсөя Бәдретдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова кебек артистларның концертлары турында бара. Үзешчәннәр, җирле артистларның тамашалары арзанрак.

Әгерҗедә дә шундыйрак бәяләр. Элвин Грей гына үз бәясен югары куйган. Аны тыңларга теләүчеләргә бер билетка 800 сум түләргә туры киләчәк. Әле берничә ай элек Элвин Грей билетларын 600-700 сумга сата иде.

Моңа такси бәясен дә өстәсәң, авыл кешесе өчен түгәрәк кенә сан килеп чыга. Әгерҗедән биш километр ераклыкта урнашкан Иж-Бубый авылына барып җитү 130, Югары Яркәйдән шундый ук ераклыктагы Иске Күктау авылына бару - 120 сум тора. Бу саннар үзгәрешсез әлегә.

Татнефть бензины бәясе
Татнефть бензины бәясе

Бензин бәясе дә бу юлы әллә ни югары сикермәде. "Башнефть"нең дә, "Татнефтепродукт"ның АИ-92 маркалы бензиненең бер литры 40 сум 40 тиен тора. "Лукойл"ның шундый ук ягулыгы бер сумга кыйбатрак.

Рәсми саннар

Росстат мәгълүматларына караганда, ел башыннан октябрьгә кадәр кулланучылар бәяләре 2,7 процентка арткан. Узган квартал белән чагыштырганда арту 0,79 процент тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG