Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтиенә уйгыр халкы исеменнән рәхмәт хаты килгән


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Камил Сәмигуллинның Кытай мөселманнарын яклап язуына җавап итеп "Уйгырларның милли-мәдәни берләшмәсе" рәисе Шәрип Әхмәтов мөфтигә рәхмәт хаты җибәргән.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исеменә "Уйгырларның милли-мәдәни берләшмәсе" төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Шәрип Әхмәтовтан хат килгән.

Хатта ул Камил хәзрәткә "дөньяның күп илләрендә яшәүче уйгырлар, шулай ук Кытай лагерьлары һәм Көнчыгыш Төркестандагы төрмәләр тоткыннары" исеменнән "бу авыр чорда бәяләп бетергесез таяныч күрсәткән өчен" рәхмәт белдергән. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итә.

Хатта Синҗан-Уйгыр төбәгендәге гомуми вазгыятьне аңлатып, Шәрип Әхмәтов миллионлаган уйгырларның язмышына карата халыкара җәмәгатьчелек вәкилләренең битарафлыгына аянычын җиткергән. "Аларга Кытай юане актуальрәк", дигән Әхмәтов.

Шәрип Әхмәтов "бу шартларда, безне, мөселман кардәшләрегезне, яклап чыгуыгызны без чын мөэмин мөселман гамәле дип саныйбыз", дип мөфтигә рәхмәт белдергән.

Күтпән түгел Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата борчылу белдерде һәм дин кардәшләре өчен дога кылырга чакырды. "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә”, диде ул.

Моңа кадәр Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG