Пикет Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Ул шәһәр хакимияте белән килештерелгән дип хәбәр итте Idel.Реалии басмасына активист Рәис Хәбиров. Аның сүзләренчә, чара максатларының берсе – "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны яклау.
2018 елның сентябрь аенда Казанның Вахитов районы прокуратурасы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны чакыртып, мәктәптә татар телен укыту турында аңлатмалар таләп итте. Мәктәпнең укыту планын, татар телен укуга ата-аналарның гаризаларын алып килүне сораганнар. Шмаков үз чиратында прокуратураның канунсыз гамәлләрен шикаять итеп гариза калдырган.
11 октябрь Русиянең Югары мәхкәмәсе Шмаковның Русия мәгариф һәм фән министрлыгына шикаятен канәгатьләндермәде. Мөдир Федераль дәүләт мәгариф стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять иткән иде.