Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карт һәм диңгез


Продолжаем знакомиться с мировой классикой на татарском языке! Сегодня читаем всемирно известную повесть американского писателя Эрнеста Хемингуэя "Старик и море" (перевод Ясира Шамсутдинова). Текст адаптирован, прилагаем перевод ключевых фраз и аудио.

Карт һәм диңгез
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:58 0:00
йөкләү

Карт бүген еракка керергә теләде. Хәзер ул "Өлкән кое" дип аталган җирдән уза. Бу урында океан бик тирән, шуңа вак балык, кыслалар күп җыела.

Карт диңгезне яратып испанча la mar дип атый. Хатын-кызны кебек ярата ул диңгезне. Диңгез дә бит, нәкъ хатын-кыз кебек, я сиңа зур байлыклар бирә, я бөтенләй кире кага. Ә кайвакыт әллә нинди эшләр эшләп ташлый. Нишләтәсең инде, табигате шундый аның.

СЛОВА:

еракка керергә теләде – захотел заплыть далеко​
тирән – глубокий
вак балык – мелкая рыба
кысла – рак
җыела – собирается
байлык – богатство
бөтенләй кире кага – совсем отклоняет
әллә нинди эшләр эшләп ташлый – невесть что творит
табигате шундый аның – такая у неё природа

Карт күп көч түкмәде, әкрен генә иште. Эшнең бер өлешен агымга тапшырды. Таң атканда ул ярдан бик ерак иде инде.

"Мин диңгезнең иң тирән урыннарында булдым, әмма бернәрсә дә тота алмадым,– дип уйлады ул. – Бүген бәхетемне башка урында сынап карыйм әле. Бәлки зур балык эләгер?"

Картның бер кармагы кырык, икенчесе җитмеш биш, өченчесе һәм дүртенчесе йөз һәм йөз егерме биш сажен тирәнгә төште. "Мин кармакны һәрвакыт дөрес салам. Бәхетем генә юк минем. Шулай да – кем белсен? Бәлки бүген уңыш елмаер. Бер көн икенчесенә туры килми, диләр. Бәхет килсә, мин һәрвакыт әзер",– дип уйлады карт.

СЛОВА:

күп көч түкмәде – не потратил много сил​
ишәргә – грести
Эшнең бер өлешен агымга тапшырды. – Предоставил часть работы течению.
таң атканда – когда наступал рассвет​
ярдан – от берега
тота алмадым – не смог поймать
сынап карыйм – испытаю
эләгер – клюнет
кармак – удочка
кырык – сорок
җитмеш биш – семьдесят пять
Бер көн икенчесенә туры килми, диләр. – Говорят, один день не похож на другой
Бәхет килсә, мин һәрвакыт әзер. – Я всегда готов к счастью.

Ике сәгать вакыт узды. Карт көнчыгышка карап тора иде. Шул вакыт күктә фрегат кошын күрде.

Юкка очмый, – дип уйлады карт.– Балык барлыгын сизә, ахрысы.

Ул кош очкан якка борылды. Шулвакыт судан очар балык сикереп чыкты.

– Макрель! – дип кычкырды карт. – Зур алтын макрель... Бәлки минем кармакка да эләгер. Бәлки монда минем зур балык та йөзәдер? Кайда булса да йөзә бит инде ул".

...Карт ташбакаларны өлгерлек һәм матурлыклары өчен ярата. Өстәвенә аларны кыйбатка сатып та була. Кешеләрнең күбесе ташбакаларга карата рәхимсез. Ә бит аның йөрәге үтереп кисәкләргә турагач та, бик озак вакыт тибә. "Минем дә йөрәгем ташбаканыкы кебек,– ди карт.– Кул-аякларым да аныкы кебек сөялләнгән". Карт көч җыяр өчен ташбака ашый иде. Сентябрь, октябрь айларында, күбрәк көч җыяр өчен, ул май буе ташбака йомыркасы ашый.

СЛОВА:

көнчыгыш – восток​
Юкка очмый. – Не зря летает.
Балык барлыгын сизә, ахрысы. – Видимо, чувствует, что водится рыба.
борылды – повернулся
очар балык – летучая рыба
Кайда булса да йөзә бит инде ул. – Где-нибудь да плавает же она.
өлгерлек – проворность
өстәвенә – к тому же
кыйбатка – по дорогой цене
күбесе – большинство
ташбакаларга карата рәхимсез – беспощадны по отношению к черепахам
кисәкләргә турагач та – даже после расчленения
йөрәге тибә – сердце бьётся
сөялләнгән – мозолистый
май буе – весь май
йомырка – яйцо

Карт күккә карады һәм тагын фрегат кошы күрде.

– Балык капкан,– дип уйлады карт.

Диңгез көзге кебек тигез һәм тыныч иде. Анда балыкларның эзе дә юк.

Бервакыт кармак тартылды. Карт тиз генә балыкны тартып алды һәм көймәгә салды. Карт тунецның җан бирүен кызганып карады. Ул балыкны башына сугып үтерде һәм такта астына салды.

– Альбакоре,– диде карт.

Ул үз үзе белән кайчан шулай сөйләшә башлаганын хәтерләми иде. Элек, ялгыз калгач, ул җырлый иде. Ә хәзер ул берьялгызы сөйләшеп йөри.

– Минем болай сөйләшкәнемне ишетсәләр, юләр дип уйлыйлар,– диде карт. Ләкин кемнең миндә эше бар? Бай кешеләргә рәхәт: аларның көймәләрендә яңалыклар сөйләүче радиолар бар.

"Шулай да, миңа бейсбол турында уйлар чак түгел. Бу дөньяга мин нигә тудым? Шул турыда уйлар чак. Бәлки шушы урында миңа дигән зур балык та йөзеп йөридер."

СЛОВА:

күк – небо​
капкан – клюнул
көзге – зеркало
тигез – ровный
эзе дә юк – и следа нет
тартылды здесь: дёрнулся
тартып алды – вытянул
көймәгә салды – положил на лодку
җан бирүен кызганып – жалею то, что он умирает
такта астына салды – положил под доску
берьялгызы – в одиночестве
кемнең миндә эше бар – кому есть до меня дело
...турында уйлар чак түгел – не время думать о...
тудым – родился

Карт шулай озак уйланды. Кинәт тагын кармак селкенде.

Чиртә бит,– диде карт,– ниһаять!

Ләкин балык башка чиртмәде. Ул китте.

– Аның болай китүе мөмкин түгел,– диде карт.– Ходай үзе шаһит. Ул ерак китмәс. Яңадан килер.

Шунда кармак тагын селкенде.

Әйтәм бит! Кайтты. Хәзер чиртәчәк! – дип сөенде карт.

Кармакның бавы һаман аска төште.

Тартынма, балык,– диде карт.– Йә, җитәр! Син әзерме? Тәмамларга вакыт!

Карт бауны тартты. Әмма балык бер дә күтәрелмәде. Балык кармакны бер якка, карт икенче якка тартты.

Бервакыт ул артына борылды. Җир бер дә күренми иде. "Зыян юк. Адашмыйм, кайтырмын әле. Бәлки балык та йөзеп чыгар",– дип уйлады карт.

Аннары каты итеп:

– Эх, әгәр янымда малай булса! Миңа булышыр иде,– дип әйтте.

"Картайган көнендә кеше ялгыз булмасын икән,– дип тагын уйга бирелде ул. – Ләкин шулай була икән. Миңа хәзер көчемне сакларга кирәк."

СЛОВА:

кинәт – вдруг, резко​
селкенде – шевельнулся
чиртә – клюёт
мөмкин түгел – невозможно
Ходай үзе шаһит. – Бог сам свидетель.
яңадан – снова
Әйтәм бит! – Говорю же!
тартынма – не дёргайся
Тәмамларга вакыт! – Пора заканчивать с этим!
артына борылды – повернулся назад
Зыян юк. – Ничего страшного.
Булышыр иде. – Помог бы.
Эх, картайган көнендә кеше ялгыз булмасын икән. – Эх, если бы не было одиночества в старости.
көчемне сакларга кирәк – надо беречь силы

Карт бераз ял итәргә булды. Балык арыр һәм, ниһаять, туктар, дип уйлады ул. Малайны, аның белән бергә балыкка йөргәнен исенә төшерде. Картның башына төрле уйлар килде ул төндә.

"Бәлки, миңа балыкчы булырга кирәкмәгәндер? Юк, бу дөньяга мин шуның өчен генә туганмын. Тиздән таң атар. Тунецны ашарга кирәк..."

Таң атты. Кояш картның уңъяк иңбашына төшә иде.

– Балык хәзер төньякка йөзә икән,– диде карт. – Ә су безне көнчыгышка алып киткән.

Балык һаман да өскә чыкмады.

– Я, раббым, зинһар, өскә чыксын! – дип ялварды карт. – Мин аны җиңәчәкмен.

СЛОВА:

Карт бераз ял итәргә булды. – Старик решил немного отдохнуть.​
арыр – устанет
туктар – остановится
исенә төшерде – вспомнил
кирәкмәгәндер – не нужно было
Юк, бу дөньяга мин шуның өчен генә туганмын. – Нет, на этот свет я родился только ради этого.​
кояш төшә – солнце падает
уңъяк иңбашына – на правое плечо
төньякка – на север
өскә чыкмады – не всплыла
ялварды – взмолился
Мин аны җиңәчәкмен. – Я одержу над ним победу.

Ул бауны катрак тарты. Ләкин бау картның иңбашын кисте.

– И балык, мин сине яратам, ихтирам итәм! – диде карт. Шулай да кичкә мин сине үтерергә тиеш!

"Һәм булдырам дип өметләнәм! – дип уйлады.

Төньяктан карт янына бер кош очып килде. Ул ял итәргә дип көймә койрыгына утырды. Аннан кармак бавына кунды. Кош арыган иде.

– Сиңа ничә яшь? – дип сорады карт.– Бу синең беренче сәяхәтеңдер әле? Ял ит, кошчык. Аннары ярга оч. Кешеләр, балыклар һәм башка кош-кортлар кебек, яшәр өчен көрәшергә өйрән.

Шулвакыт балык каты селкенде һәм картны екты. Картның кулыннан кан агып чыкты.

– Балыкның үз ярасы да бик авырткандыр,– дип карт балыкны кызганды.

– Сиңа бик авырдыр, балык? Миңа да җиңел түгел. Моны бер алла гына белә.

Ул кошка таба борылды. Әмма ул инде киткән иде.

"Минем янда бик аз булдың,- дип уйлады карт... Кич җиткәнче тунецны ашарга кирәк"

Их, малай булса...

СЛОВА:

ихтирам итәм – уважаю​
Һәм булдырам дип өметләнәм! – И надеюсь, что смогу!
көймә койрыгына утырды – сел на корму лодки
кунды – села (птица)
сәяхәт – путешествие
кош-кортлар – птицы
яшәр өчен көрәшергә өйрән – учись бороться ради жизни
екты – повалил
кулыннан кан агып чыкты – из руки вытекла кровь
үз ярасы – своя рана
җиңел түгел – нелегко
Их, малай булса... – Эх, если бы рядом был мальчик...

***

Ну как, понравилось? А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Карт һәм диңгез

Тест: Карт һәм диңгез

Начните тест

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG