17 октябрь Казан һава аланында (в аэропорту) Кытайның Хайнань төбәгенә (в регион) тантаналы рәвештә (торжественно) туры чартер рейсын (прямой чартерный рейс) ачтылар (открыли). Очыш (перелёт) атнага бер башкарылачак (будет проходить раз в неделю).
Очышларны "ИрАэро" авиаширкәте (авиакомпания) башкара дип хәбәр итә (сообщает) Казан һава аланының матбугат хезмәте (пресс-служба).
Казаннан юлчылар (пассажиры) һәр чәршәмбе (каждую среду) иртәнге 9:40 сәгатьтә очып китәчәк (вылетят) һәм Хайнань башкаласы (столица) Хойкуга 22:25 сәгатьтә барып җитәчәк (доберутся, здесь: долетят). Хойкудан Казанга очкыч (самолёт) төнге икенче яртыда җибәреләчәк (отправится). Очыш тугыз сәгать тирәсе тәшкил итә (составляет).
Основная лексика
һава аланы – аэропорт
очкыч – самолёт
очыш – полёт, рейс
туры очыш – прямой рейс
авиаширкәт – авиакомпания
очып китү – вылететь
очып җитү – долететь
..-урынлы – ..-местный
"ИрАэро" әлеге очышта 374 урынлы (374-местный) Boeing 777−200ER очкычлары кулланачак (будет использовать) диелә.
Ике ел элек (два года назад) Синҗан уйгыр автоном төбәге (Синцзян-уйгурский автономный регион) башкаласы Өремчедән Казанга туры очышлар ачылган иде. Ләкин бу башлангыч (начинание) дәвамлы булмады (на стало постоянным). Былтыр (в прошлом году) Пекиннан Татарстан башкаласына "ВИМ-Авиа" чартер рейслар оештырды. Рейсларга бөтен билетларны (все билеты) кытай туристлары алып бетергән иде (здесь: выкупили).
Казан Кытайның Сычуань, Хэйлунцзян төбәкләренә дә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып бара (ведёт переговоры) дип тә белдерелде.
***
Понравилась новость? Прочитать статью в оригинале можно на сайте радио Азатлык.
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е.