Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан прокуроры урынбасарын илдән чыгып барганда тоткарлаганнар


Башкортстан прокуратурасы бинасы
Башкортстан прокуратурасы бинасы

Башкортстан прокуроры урынбасарына карата ришвәт алу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Мәскәүнең Шереметьево һава аланында чит илгә чыгарга җыенганда Башкортстан прокуроры урынбасары Олег Горбунов тоткарланган. Аңа һәм прокуратурада идарә җитәкчесе вазифасында эшләгән Артур Шаретдиновка карата ришвәт алу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә Русия тикшерү комитеты.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 2017 елда Олег Горбунов һәм Артур Шаретдинов Уфа башлыгы урынбасарыннан ришвәт буларак 10 миллион сум акча алган. Бу акча кешеләрне тузган тораклардан яңа фатирларга күчергәндә канун бозулар нигезендә Уфа мэриясе түрәләренә карата ачылган җинаять эшен ябу өчен бирелгән диелә. Ришвәтне алганнан соң Горбунов җинаять эше карарын кире каккан, соңрак Горбуновның канунсыз карарын Русия баш прокуроры урынбасары гамәлдән чыгарган дип белдерелә.

Якын араларда тикшерүчеләр мәхкәмәгә Олег Горбуновны сак астына алу мөрәҗәгате белән чыгарга җыена.

РИА Новости язуынча, шушы көннәрдә Горбунов үз теләге белән вазифасыннан киткән, аның йортында һәм эш урынында тентү узган.

Тикшерү комитеты Башкортстан прокуратурасында коррупция фактлары турында мәгълүматны тикшерә.

11 сентябрьдә Уфада шәһәрнең Совет районы прокуроры Рамил Гарифуллинны тоткарладылар. Ул биш миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә. Әлеге хәлдән соң Русия баш прокуратурасы Башкортстанга тикшерүчеләр җибәрде.

XS
SM
MD
LG