Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе: Бауман урамына Сөембикә исеме бирелмәячәк, шәһитләргә һәйкәл куелмаячак


Бауман урамы Казанның үзәгендә урнашкан
Бауман урамы Казанның үзәгендә урнашкан

Урам исемен алыштыруга анда яшәүчеләр каршы, ә Казанны яклап шәһит киткәннәр истәлегенә Кол Шәриф мәчете бар бит инде дип белдерә Казан башкарма комитеты.

Казан башкарма комитеты "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Бауман урамына Сөембикә исеме бирүне һәм 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл куюны сорап язган хатына җавап биргән.

Җавапта язылганча, шәһәр урамнары атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә башкарма комитет Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә теләми. Моннан тыш, урам исемен алыштыру башлангычы белән анда яшәүче кешеләр чыгарга тиеш, үзгәрешләр өчен вакыт һәм акча кирәк, бу әлеге урамда урнашкан оешмаларга да уңайсызлыклар тудыра дип белдерелә.

"Кагыйдә буларак, сораштырулар халыкның төрле атамаларны үзгәртүгә каршы булуын күрсәтә, чөнки бу кешеләрнең еллар буена җайланып килгән яшәү рәвешен боза", диелә җавап хатында.

Сөембикә исеме Казанда яңа барлыкка килгән урамга биреләчәк дип вәгъдә итә мэрия. Ул башкарма комитетның топонимика комиссиясенең тәкъдим ителгән атамалар базасына кертелгән.

Татар активистлары Казанның үзәк урамнарын, паркларын, скверларын, метро станцияләрен Кол Шәриф, Ядегәр, Япанча хан исемнәре белән атауны һәм 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл куюны да сораган иде.

Боларга да мэрия хатында уңай җавап юк. Хаттан аңлашылганча, аерым һәйкәл урнаштыру планда каралмаган. "Кол Шәриф, Япанча, Ядегәр хан кебек Казанны яклаучы танылган затлар истәлеге Татарстанның төп мәчете Кол Шәрифтә мәңгеләштерелгән. Аны Казанны яклап һәлак булганнарның барысы өчен дә һәйкәл дияргә мөмкин", дип язылган мэрия җавабында.

Сөембикә исемен Казанның үзәк урамнарына бирү мөрәҗәгатьләре белән татар активистлары әледән-әле чыгып тора. Ләкин алар барысы да кире кагыла.

Сөембикә ханбикә исеменең алга таба шәһәрдәге яңа урамнарга исем биргәндә куллану өчен тәкъдим ителгән атамалар исемлегенә кертелүе турында җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмовага килгән хатта да әйтелгән иде. Моннан тыш, киләчәктә Казан метросының икенче линиясендә булачак бер станциягә Сөембикә исеме бирү мәсьәләсе дә тикшерелә диелде.

Берничә ел элек Казанның Эсперанто урамы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде. Хакимиятләр ул урамда яшәүчеләрнең фикерен белешеп тормады, аларның күпсанлы ризасызлык чараларына игътибар итмәде.

Азатлык 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл йә урам кирәкме дигән сорау белән казанлыларга мөрәҗәгать итте.

Казан шәһитләренә һәйкәл кирәкме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

XS
SM
MD
LG