Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда узган "Татарча диктант" чарасында Башкортстан вәкилләре дә катнашты


Казанда "Татарча диктант" яздылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

"Татарча диктант" чарасы өч ел рәттән оештырыла. Быел диктантны язарга 9 яшьлек малай да килгән иде.

Бүген Татарстан урамында урнашкан КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татарча диктант язуда 170тән артык кеше катнашты. Алар арасында Башкортстаннан килгән 25 кешелек вәкиллек дә бар иде. Диктантны язучылар арасында 9 яшьлек малай да булды. Диктантны Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина укыды.

Татарстанда катнашучылар өчен язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән әсереннән өзек әзерләнгән иде.

Инде Азатлык язуынча, диктант Русиянең 40 төбәгендә 60 урында яздылар. Казанда ул 30 мәйданчыкта язылды. Беренче булып аны Уфада яздылар. Диктантның нәтиҗәләре ноябрь ахырында diktant.tatar сайтында билгеле булачак.

Чараны Дөнья татар яшьләре форумы, Татарстан яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем үзәге һәм Дөнья татар конгрессы оештыра.

XS
SM
MD
LG