Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясы татарча диктант яза


Уфада "Татарча диктант"ны быел 24 октябрь яздылар
Уфада "Татарча диктант"ны быел 24 октябрь яздылар

27 октябрь татарлар һәм телне өйрәнүче башка милләт кешеләре диктант язып телне белү дәрәҗәсен тикшерә. Өченче ел рәттән уздырылган бу чараны Азатлык та күзәтеп бара һәм шул турыда берничә факт тәкъдим итә.

1.

"Татарча диктант" язу идеясен беренче булып Новосибирски татар яшьләре берлеге җитәкчесе Динә Гәрәева тәкъдим итте. Алты ел элек Дөнья татар яшьләре форумында делегатлар төбәкләрдә тормышка ашырырлык проектлары белән уртаклашканда Русиядәге "Тоталь диктант" дигән акция кебек "Татарча диктант" уздыру тәкъдиме яңгырады. Сүз уңаеннан, "Тоталь диктант"ны да Новосибирски яшьләре уйлап тапкан.

Бүген исә "Татарча диктант"ны оештыру Дөнья татар конгрессы җитәкчелегендә уза. Казанда диктант текстын Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев укырга тиеш булган, әмма ахыр чиктә баш тарткан. Быел "Татарча диктант" язуда Татарстан мөселманнары диния нәзарәте хезмәткәрләре дә катнаша. Аларга чарада катнашырга өстән кушылган диелә.

2.

"Татарча диктант"та катнашучылар татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек яза. Чара өчен ике әсәр сайланган. Татарстанда катнашучылар язучы, сәясәтче Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән өзек язса, чит илләр һәм Русия төбәкләрдә яшәүчеләр өчен балалар язучысы Абдулла Алишның "Нечкәбил" әкиятеннән өзек әзерләнде. Чит илдә кирил имласын танымаганнар өчен латин графикасында язу мөмкинлеге тудырылды. Лингвистлар бу текстны махсус яраклаштырды.

3.

"Татарча диктант" чарасында барлыгы 19 дәүләт катнаша, шул исәптән АКШның Майами, Украинаның Киев шәһәрендә татарлар белемен тикшерүгә җыела. Канадада татарча диктант Монреальнең ике җирендә языла, шулай ук Торонто татарлары да катнаша.

Диктант Русиянең 40 төбәгендә 60 урында язылачак. Казанда ул 30 мәйданчыкта языла, шулай ук Татарстан районнарында да җыелалар. Узган ел катнашучылар саннары – 19 ил, Русиянең 20 төбәге, 4 мең кеше иде.

4.

Мәскәүдә диктант текстын телевидение алып баручысы, журналист Ләйсән Дусаева, ә Казанның Милли китапхәнәсендә – шагыйрь, Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев укый.

5.

Быел беренче тапкыр диктантны online режимда язарга мөмкинлек тудырылды. Тик бу очракта язган кеше текстның хаталарын үзе тикшерә, аларга билге куелмаячак. Диктант язу нәтиҗәләрен лингвистлар чыгара, алар текстларны берничә ай тикшерә. Быел текстны хатасыз язучыларга бүләкләр әзерләнгән, алар тантаналы рәвештә Казанда тапшырылачак дип планлаштырыла.

"Татарча диктант"ның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Чарада катнашкан һәр кешегә бу турыда таныклык тапшырыла.

XS
SM
MD
LG