Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "ышанычлы" мөфти кабат сайланды. Мәҗлес милке мөфтияткә күчереләчәк


Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев чыгыш ясый
Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев чыгыш ясый

27 октябрь Акмәчеттә узган Кырым мөселманнары корылтаенда мөфти булып бертавыштан кабат Эмирали Аблаев сайланды. Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе биналарын мөфтият карамагына күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Корылтайда Эмирали Аблаев 2013-2018 елларда мөфтият эшләгән эшләр хакында хисап тотты. Ул биш елда Кырымда 16 яңа мәчет төзелгәне, 90 корылманың мөфтият тарафыннан рәсмиләштерлгәнен, Акмәчеттә Җәмигъ мәчете төзелгәнен әйтеп китте. Шулай ук мөфтиятнең ислам дине өлкәсендә белем бирү эшләре алып барганы, китаплар нәшер иткәне, биш елда 85 кешенең Кырымдагы Калай мәдәрәсәсен тамалаганы, Кырым Ислам институтын рәсмләштерү эшләре алып барылуын санап үтте.

Мөфти Кырымның Кремль куйган башлыгы Сергей Аксеновка да рәхмәтләрен җиткерде. "Аксенов безгә Бакчасарайдагы Урта Җәмигъ мәчетен бүләк итте, без аны алу өчен дистә еллар нәтиҗәсез мәхкәмәләшеп йөрдек" диде ул.

Шулай ук Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесенең Кырымда калган барлык биналарын мөфтият карамагына күчерергә кирәклеген, ягъни бу биналарның кемнеңдер шәхси милке түгел, ә халыкның мирасы булуын әйтте. Бу хакта Кырым башлыгы белән сөйләшүен һәм Аксеновның моны тизләтү өчен корылтай карары кирәк булуын җиткерде.

Корылтайда катнашкан Русия думасы депутаты Руслан Бальбек та бу милекнең Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилевнең шәхси милке түгеллеген һәм аны дәүләтнеке итәргә, халыкка кайтарырга кирәк дигән фикерен җиткерде.

​Корылтайда кунак буларак катнашучы Сервер әфәнде Кырымда төрмәләргә утыртылган кырымтатарларны азат итү өлкәсендә мөфтиятнең кылган гамәлләре белән кызыксынды.

Мөфти Эмирали Аблаев алты кешене азат итүгә ирешүләрен әйтте. "Икесе "26 февраль эше" нигезендә, өчесе "Таблиги җәмәгать" дини оешма белән бәйле кешеләр", диде ул аларның исемнәрен атамыйча. "Без бу хакта сөйләмибез, эшлибез" дип өстәде ул.

Ул шулай ук 2014 елны төрле дини секталарга кергән кырымтатарларның эшен карау өчен ФСБдан бер ел вакыт бирүләрен сорауларын, аннары тагын бер ел сорауларын әйтте.

"Безнең вәкил "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләре белән очрашып, алардан бу оешмадан чыгулары турында гариза язуын сорады, әмма алар язмады. Ике ел узгач аларны тоткарлый башладылар. Инде тотылганнар арасында андый теләк белдерүчеләр булса, моны тик мәхкәмә карарыннан соң гына эшләргә мөмкин булачак", диде Аблаев.

Руслан Бальбек матбугат чаларына Киевта сайланган Кырым мөселманнары мөфтие Айдер Рустемовның Кырымдагы мөселманнарга бернинди бәйләнеше юк һәм ул ялган мөфти дип атады. Эмирали Аблаевның ачык тавыш белән сайлануы аны барлык Кырым мөселман җәмгыяте яклаганын күрсәтер һәм барлык дөнья аның демократик юл белән сайланганын күрер дип белдерде.

Билгеле булганча, Киевта яшәргә мәҗбүр булган Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелеге мөфти Эмирали Аблаевны 2014 елдан соң Русия хакимиятләре белән хезмәттәшлек итүдә гаепләп, Кырымда эзәрлекләнгән мөселманнарны якламавын белдереп, хәттә АТР бәйсез кырымтатар телеканылыннан мөселманнар өстеннән ФСБның Кырым бүлегенә язган хатын да күрсәткәннән соң, 2016 елда Украинада Кырым мөселманнарының сөргендәге яңа мөфтие итеп Айдер Рустемов сайланды.

Бүген Кырым мөселманнарының VI корылтаенда 344 вәкилдән 308е катнашты, 21 кунак булды.

Эмирали Аблаев мөфти вазифасын 1999 елдан бирле башкара.

XS
SM
MD
LG