Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ашыгыч корылтай: кырымтатарларны сайлауга кыстыйлар


Кырым мөселманнары корылтаенда катнашучылар

17 февраль Акмәчеттә узган Кырым мөселманнарының чираттан тыш корылтаенда кырымтатарларны Русия президентын сайлауда катнашырга өндәделәр. Русиядә тыелган Мәҗлес бу сайлауда катнашмаска чакырган иде.

Кырымтатар театрында узган чарада чыгыш ясаучылар арасында дин әхәлләре белән бергә депутатлар, активистлар бар иде.

Мөфти Әмирали Аблаев мөселманнарның мөфтияткә дини мәсьәләләр белән бергә тел, җир, мәдәният, мәгариф, көндәлек мәсьәләләрдә мөрәҗәгать итүләрен сөйләп, мөфтият янында бу мәсьәләләр өлкәсендә белгечләрнең киңәшче шурасын төзергә тәкъдим итте.

Әмирали Аблаев чыгыш ясый
Әмирали Аблаев чыгыш ясый

“Милли мәсьәлә ул бер чемодан түгел, кемдер аны теләсә кайда читкә алып китеп мәсьәләне 20, 50 елдан соң кайтып хәл итербез дия алмый. Дәүләт алмашты, байрак алмашты. Бер вакытта кырымтатар халкы корылтае тупланыр, ул вакытта бу шураның эшен алар дәвам итәр", диде ул.

Кырымнан сайланган Русия думасы депутаты Руслан Бальбек кырымтатар мөселманнарының Русиядә узачак президент сайлавыннан читтә тормаска тиешлеген әйтте.

"Кырымтатарларны сайлауда катнашмаска, өйдә утырырга чакыралар. Без читтә тормаска тиеш. Кырымда хәзер зур проектлар башкарыла, Керич бугазында төзелгән күпер, "Таврида" юл трассасы, яңа һава аланы төзелә. Логистика яхшы булачак", диде ул.

Руслан Бальбек матбугат чаралары вәкилләре алдына шундый футболка белән чыкты
Руслан Бальбек матбугат чаралары вәкилләре алдына шундый футболка белән чыкты

Матбугат чаралары вәкилләре алдына “Путин алга” дигән язулы футболка тотып чыккан Бальбек корылтай алдыннан яшьләр шундый сүзләр белән флешмоб уздырганын сөйләде.

Мөфти урынбасары Айдер Аджимамбетов сугыш елларында нацилар Кырымда 127 авылны яндырганын һәм Кырымга зур икътисади зыян килүен әйтеп, "Бу зыянның күләмен өйрәнеп, Германиягә компенсацияләү сорап мөрәҗәгәть итәргә, бу мәсьәләдә эшче төркем булдырырга кирәк", диде.

Решат Аблязизов
Решат Аблязизов

Активист Решат Аблязизов Акмәчеттә тукталышларда ябыштырылган листовкаларда язылганнарны укып ишеттерде.

"Без сайлауларда катнашмаячакбыз. Безнең мәсьәләләрне хәл итмәгән президентка без кирәкмибез икән, димәк президент та, хакимият тә безгә кирәкми. Мәктәп төзелми, балалар мәйданчыгын өч ел элек казып ташладылар. Без 18 мартта сайлауга бармаячакбыз һәм бу хакта барлык матбугат чараларына хәбәр итәбез. Хакимиятне узурпация итүчеләр репатриантларның үз ватаннарында кешечә тормышын тәэмин итегез, йә урланганны кайтарыгыз, йә сөргенлек нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләгез. Әллә көчле Русиянең реституциягә көче җитмиме?", диде ул.

Шул ук вакытта Решат әфәнде, сайлауда катнашмау мөмкин түгел, диде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтай Бакчасарайда Гаспринский укыткан “Зынҗырлы мәдрәсә”дә югары белем бирү университетын торгызуны, мөфтият янында көндәлек, дөньяви мәсьәләләр буенча шураны барлыкка китерүне, 1941-1945 елларда Кырымга китерелгән зыянны өйрәнеп, аны компенсацияләү мәсьәләләрне яклап тавыш бирде.

Корылтай кабул иткән резолюциядә кырымтатар мөселманнары мәсьәләләре хакында бәян ителеп, президент сайлауга барырга өндәгән сүзләр белән тәмамлана.

“Ватаныбыз һәм милләтәбезгә бәйле бер мәсьәләдән читтә торырга, кемнәндер ярдәм көтәргә Кырымның асаба халкына килешми. Алдагы президент сайлау Русиядә яшәгән барлык милләтләрне, шул исәптән кырымтатарларны бер-берсенә якынайткан мәсьәләдер. Без кеше буларак төрле фикерләргә ия була алабыз. Ләкин җәмгыятьнең бер өлеше буларак җәмгыятькә каршы булу өчен сәбәп булмаска тиеш. Кырымда яшәүче башка милләтләр белән бердәмлек күрсәтеп, җаваплылык белән эш итү, якты киләчәк өчен дөрес адым булачак”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Корылтай президиумы
Корылтай президиумы

Шуны да әйтергә кирәк, бу корылтай булачагы хакында кырымтатар матбугатында, Кырым мөфтиятенең сайтында 17 февральгә хәтле ни өчендер бер мәгълумат та күренмәде. Сәбәбе билгесез. Бер төркем җирле, районнарда яшәүче, исәмнәрен әйтмәүне үтенгән дин әһәлләре, имамнар бу корылтайда катнашмаячакларын белдерделәр.

"Мин анда барсам, минем мәхәллә әгъзалары монда кайтма диделәр" дип белдерде Азатлыкка Бакчасарай районындагы бер дин оешмасы җитәкчесе.

Корылтайның көн тәртибен беләсезме дигән сорауга алар: "Юк, алдан игълан ителмәде", диделер.

Мандат комиссиясенең рәисе белдерүенчә, корылтайга килергә тиеш булган 494 вәкилдән 20 районнан 385 делегат, 122 кунак, барлыгы 507 кеше катнашкан.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Кырымда 300 мөселман дини җәмгыяте бар, рәсми теркәлгәннәр - 225. Барлыгы дини җәмгыятьләрдә дүрт меңгә якын мөселман теркәлгән.
Корылтайда мөфтият янында сайланган кырымтатар халкының 17 кешелек киңәшче шурасы дөньяви мәсьәләләрдә мөфтияткә киңәшләр әзерләячәк дип күздә тотыла. Мөфтият дини мәсьәләләрдән тыш кырымтатар халкының дөньви мәсьәләләрен дә хәл итүне үз өстенә алырга җыенмыймы дигән сорау туа. Моны мөфтият үзе уйлап чыгардымы, яисә аңа тиешле урыннан андый “киңәш” бирделәрме - билгесез.

* * *

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе кырымтатарларны 18 мартта Русия президентын сайлауда катнашмаска чакырды. Мәҗлес рәисенең урынбасары Илми Умеров "бу - президент сайлау түгел, бу - Путинны сайлау. Сайлауга баручылар Кырым аннексиясен яклаучылар булып чыга”, диде.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров сайлау комиссияләрендә эшләүчәләргә Украина җинаять эшләре ачачак, кем дә кем мондый комиссияләрдә эшләсә, җаваплылыкка тартылганда без аларга бернинди ярдәм итә алмаячакбыз дигән иде.

Кайбер сәясәтчеләр аннексияләнгән Кырымда сайлау үткәрү Русия күләмендә сайлауның легитим булуын шик астына куя дип саный.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG