Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Башкортстан прокурорының элекке урынбасарын сак астына алган


Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Башкортстан прокурорының элекке урынбасары Олег Горбуновны сак астына алды. Баш прокуратура сак астына алмауны сораган булган.

Тикшерү Олег Горбунов чит илгә качарга омтылды дип, аны сак астына алу мөрәҗәгате белән чыккан. Горбунов шулай ук арест салынырга мөмкин булган милкеннән котылырга һәм авыруга салынып, хастаханәгә ятарга мөмкин дип белдерә тикшерү.

Шул ук вакытта Баш прокуратура Горбуновны сак астына алмануы сораган, дип яза Коммерсантъ-Уфа. Баш прокуратура моны Горбунов тикшерүдән качарга омтылмады, "тикшерү чаралары уздырыр өчен Мәскәүгә үзе килде" дип аңлата.

Башкортстан прокуроры урынбасары Олег Горбунов Мәскәүнең Шереметьево һава аланында чит илгә чыгарга җыенганда тоткарланган иде. Аңа һәм прокуратурада идарә җитәкчесе вазифасында эшләгән Артур Шаретдиновка карата ришвәт алу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 2017 елда Олег Горбунов һәм Артур Шаретдинов Уфа башлыгы урынбасарыннан ришвәт буларак 10 миллион сум акча алган. Бу акча кешеләрне тузган тораклардан яңа фатирларга күчергәндә канун бозулар нигезендә Уфа мэриясе түрәләренә карата ачылган җинаять эшен ябу өчен бирелгән диелә. Ришвәтне алганнан соң Горбунов җинаять эше карарын кире каккан, соңрак Горбуновның канунсыз карарын Русия баш прокуроры урынбасары гамәлдән чыгарган дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG