ФСБ хосусый эзләү бөлән шөгыльләнүче һәм ябык мәгълүмат базаларыннан мәгълүмат сатуда шикләнелгән 60тан артык кешедә тентүләр уздырган. Нәтиҗәдә Төньяк-Көнбатыш төбәгендә чик хезмәте һәм Федераль салым хезмәтендә эшләүче ике кеше тоткарланган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Росбалт яза.
Агентлык чыганаклары исемнәрне атамый һәм яшерен мәгълүматны канунсыз алу турында ФСБ ачкан җинаять эше Петров һәм Боширов белән бәйле түгел дип белдерә.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге хәбәргә үз фикерен белдермәде, миндә бу хакта бернинди дә мәгълүмат юк диде.
Федераль иминлек хезмәте Солсберида Скрипальләрне агулауда гаепләнүче Александр Петров белән Руслан Бошировның шәхси мәгълүмталары медиага таралуга бәйле тикшерү башлавы турында Росбалт элегрәк язган иде.
Махсус хезмәтләр журналистларга Петров һәм Боширов анкеталарын, чит ил паспорты мәгълүматларын саткан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен эзли диелде.
Моңа кадәр "Фонтанка", The Insider, "Проект" һәм Bellingcat тикшерүләр хезмәте Петров һәм Боширов документларының күчермәсен һәм аларның чит илгә чыгу турындагы мәгълүматын бастырган иде. Әлеге документлардагы билгеләр, паспорт саннарының туры килүе һәм башка мәгълүматлар Петров белән Бошировның Саклану министрлыгы баш штабы (элекке баш күзләү идарәсе) хезмәткәрләре икәнен раслый диелде. Моннан тыш, Петров һәм Бошировның чит ил паспортлары саннары ярдәмендә Русия хәрби күзләвенең башка агентларын да ачыклап була диелде. Мәгълүмат чыганакларын басмалар күрсәтмәде.
Сентябрь башында Британия прокуратурасы Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.
Үзләрен Александр Петров һәм Руслан Боширов дип атаучылар 13 сентябрь RT телеканалына бердәнбер интервью бирделәр. Алар анда үзләрен бизнесмен дип танытты һәм Солсберига туристлар буларак барганын әйтте.
Британия Скрипальләрне агулау өчен Мәскәү җаваплы дип саный. Кремль бу гаепләүне кире кага.