Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе Чечня белән чикләр турындагы килешүне кире какты


Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров

Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе әлеге мәсьәләгә бәйле референдум уздырырга таләп итә.

Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе Чечня белән чикләрне үзгәртү турындагы килешүне кире какты һәм әлеге мәсьәләдә референдум уздырырга кушты. Бу хактагы карар мәхкәмә сайтында урнаштырылган.

Мәхкәмә белдерүенчә, әлеге килешүне раслау турында канун Конституциянең бар хакимият - халыкныкы, дәүләт республиканың бербөтенлеген сакларга тиеш, ә чикләрне үзгәртү халык фикерен исәпкә алып башкарылырга тиеш дигән маддәләренә каршы килә.

Конституция мәхкәмәсенә Ингушетия белән Чечня башлыклары имзалаган килешүне тикшерүне сорап ингуш депутатлары һәм республика халкы мөрәҗәгать иткән иде.

29 октябрь ингуш парламентының ике депутаты үз гаризаларын кире алды. Бу республикага Чечня башлыгы Рамзан Кадыров килгәннән соң булды. Әмма бу мәхкәмә утырышы уздыруга киртә булмады, чөнки эшне карау 25 октябрьдә башланган иде, ул вакытта депутатлар саны җитәрлек булды.

Элегрәк тә Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе канун өлгесенә тискәре бәя биргән иде. Мәхкәмә Ингушетия җирләрен башка төбәккә бирү референдум белән генә башкарылырга мөмкин дип белдерде.

Моңа карамастан, 16 октябрьдә Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешү үз көченә керде. Аны 26 сентябрьдә ике республика башлыклыры Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров имзалаган иде. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы чечен җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чаралары башланды.

XS
SM
MD
LG