Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тормышмы бу?" һәм "Зөләйха күзләрен ача" спектакльләре "Алтын битлек"кә дәгъва итә


"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш
"Зөләйха күзләрен ача" спектакленнән күренеш

Ике спектакль дә бәйгенең алты номинациясенә чыгарылган.

2019 елга "Алтын битлек" номинацияләре исемлеге билгеле булды. Камал театрының "Тормышмы бу?" спектакле алты номинациягә дәгъва итә. Ул иң яхшы драма номинациясенә чыгарылган. Моннан тыш "Атлык битлеккә" "драма режиссеры" номинациясендә 27 яшьлек режиссер Айдар Җаббаров, икенче пландагы хатын-кыз роленә Ләйсән Рәхимова, ир-ат роленә Искәндәр Хәйруллин, рәссам эше номинациясендә Булат Ибраһимов һәм ут буенча рәссам номинациясендә Ольга Окулова дәгъва итә.

Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле дә алты номинациягә чыгарылган – драма спектакле, режиссер эше, хатын-кыз роле, рәссам эше, костюмнар һәм ут буенча рәссам эше.

Номинантлар арасында режиссер Кирилл Серебренников куйган спектакльләр дә бар, шул исәптән "Нуреев" спектакле дә.

25нче "Алтын битлек" фестивале Мәскәүдә февраль-апрель айларында узачак. Театраль премия тапшыру тантанасы 16 апрельдә Большой театрның Тарихи сәхнәсендә узачак.

"Тормышмы бу?" Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган. Спектакль "Мәдрәсә җимеше" дигән хикәя һәм "Мөгаллим" дигән пьеса белән дә баетылды. Быел Татарстан Гаяз Исхакый тууының 140 еллыгын билгели.

Татар театры тарихында беренче мәртәбә татар спектакле зур формада номинацияга үтте.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романына нигезләнгән. Аны башкорт сәхәсенә режиссер Айрат Әбушахманов куйды.

Быел "Алтын битлек"кә актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен лаек булды. Русия күләмендә уза торган театраль бәйгедә ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG