Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимергә мөмкин"


Татарстанның Питрәч районындагы Урыс Казысы авылы
Татарстанның Питрәч районындагы Урыс Казысы авылы

Соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда утыздан артык авыл юкка чыккан. Алдагы елларда Русиянең пенсия реформасы авыл халкын күпләп шәһәргә күчүгә китерәчәк. Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Социаль челтәрдә Русиядә юкка чыга баручы авыллар харитасы таралды. Анда төбәкләрдә нинди вазгыять булуын төрле төсләр белән тасвирлаганнар. Аеруча урыслар күпләп яшәгән урыннарда авылларның юкка чыга баруы күрсәтелә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда хәл уртача дип сары төс белән билгеләнгән. Башкортстанда вазгыять катлаулырак. Кызыл-сары белән күрсәтелгән.

Узган гасырда Татарстанда 1200 авыл юкка чыккан. Татар авылларының юкка чыга баруы артачак, ди белгечләр.

400 хуҗалыклы авылда 7 йорт калган

Урыс Казысы авылы Татарстанның Питрәч районында урнашкан. Авыл яныннан асфальт юл уза. Янда гына зур Татар Казысы, Колкәмәр авыллары. Анда яңа йортлар да күтәреп киләләр. Ә менә Урыс Казысы ташландык урынны хәтерләтә. Юл чатында ике йорт. Капка төбенә Александр исемле бер урыс карты чыккан иде.

"Мин Александр Джигитов булам. Карчык кибеткә китте. Киләсе язда 70 яшь тула. Пенсиям 7 мең 800 сум", дип таныштырды ул үзе белән.

Питрәч районындагы 400 хуҗалыклы авылда 7 йорт калган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

"Элек монда 400 хуҗалык бар иде. Тауда йортлар, ә монда өч урам бар иде. Бер сарык күченде дә, шуның артыннан авылдан китеп беттеләр. Монда эш тә, кибет тә юк. Азык-төлеккә 3 чакрымга йөрибез. Хастаханәгә Питрәчкә барабыз. Хәзер монда җиделәп кенә йорт калды", ди Александр.

Урыс Казысында ике катлы агач ташландык хастаханә бинасы калган. Җиргә сеңгән берничә йорт тора. Кышны 2-3 гаилә генә чыга диләр. 60нчы елларда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү барышында халык күпләп күчә башлый. Кайчандыр зур урыс авылы булуын монда ике ташландык зур таш чиркәү генә хәтерләтә. Гөмбәзләренә яңа хач элеп куйганнар. Янында бер корылма төзеп куйганнар. "Чиркәүне 7 ел элек төзекләндерә башладылар. Монда 20ләп наркоманны җыеп тернәкләндерәләр. Үзем чиркәүгә йөрмим, саулыгым начар", ди Джигитов. "Без үлеп бетәрбез инде", ди Джигитов авыл кешеләре исеменнән.

"Ике елда 30лап авыл юкка чыкты"

Татарстанда юкка чыга баручы авылларны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин әйтүенчә, соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә генә дә республикада 30дан артык авыл юкка чыккан. Татар энциклопедиясе институты галиме 2016 елда "Юкка чыккан авыллар" дигән китап әзерләп бастырды. Анда кайсы районнарда нинди авыллар юкка чыкканы язылган. Хәзер ул бу турыда инде яңа китап әзерли.

Рафаил Шәйдуллин
Рафаил Шәйдуллин

"Шушы китап язылганнан соң ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда тагын 30дан артык авыл юкка чыкты. Сәбәпләре төрле. Кайбер авыллар дәүләт реестрында торса да, анда кеше яшәми", ди тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин.

"Моңа кадәр урыс авыллары юкка чыга иде. Хәзер татар авыллары да бетә. Эш юк. Татарстанда 1930-2016 еллар аралыгында 1200 авыл юкка чыккан. 70 проценты урысныкы булса, 20 проценты татар авылы иде. Татар авылларының юкка чыгу темпы арта бара", ди галим.

Шәйдуллин фикеренчә, Путин сәясәте авылларның юкка чыгуын тагын да көчәйтәчәк. Бу Путинның 2018 елда тагын бер мөддәткә президент кәнәфиенә утырганнан соң халыкта зур каршылыклар уяткан карарына бәйле.

"Юкка чыккан авыллар" китабы
"Юкка чыккан авыллар" китабы

"Пенсия реформасы бара. Путин тәкъдиме белән авылда кеше 30 ел эшләргә тиеш. Авыл кешесе ничек 30 ел стаж җыйсын? Анда эш юк. Алар 6-7 мең сумга эшләргә мәҗбүр. Шәхси хуҗалыклар булмаса, халык инде күптән шәһәргә күчеп киткән булыр иде. Бу тискәре йогынты ясый. Уйлап карагыз, 55-60 яшькә җиткәндә пенсия алалар иде. Кайбер авылларда бу хезмәт хакыннан күбрәк. Хәзер авылда пенсия яшен ир-атларга 65кә, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр күтәрделәр. Шул сәбәпле, стаж җитми икән һәм пенсияне минималь дәрәҗәдә түли башласалар, авыл халкы саны кимиячәк. Авылга караш үзгәрмәсә, эш булмаса, пенсия мәсьәләсе хәл ителмәсә, киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимүе мөмкин", дип фаразлый тарихчы Рафаил Шәйдуллин.

"Татар авыллары яхшырак саклана"

Социолог Гөлнара Габдрахманова татар һәм урыс авылларының сакланып калу юлларын өйрәнә. Шиһабетдин Мәрҗани институты һәм Новосибирски икътисад институты галимнәре белән берлектә алар узган ел Идел буе һәм Себердәге татар һәм урыс авылларын тикшергәннәр. Татарстан, Башкортстанда, Пенза, Новосибирски, Томски өлкәләрендә экспедиция үткәргәннәр. Һәр төбәктә 5 районның 2-3 татар һәм урыс авылына барып, район һәм җирлек башлыгы, фермер, эшмәкәр, зыялылардан интервью алганнар, күзәтүләр үткәргәннәр.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

"Татар һәм урыс авылларын чагыштырганда, татар салаларында хәл күпкә яхшырак. Эшсезлек, авылда бизнес ачу мөмкинлеге булмау кебек уртак проблемнар булса да, татар авыллары яхшырак саклана. Урыс авыллары белән чагыштырганда татар авылларында күбрәк мал асрыйлар, кош-корт тоталар, бакчада эшлиләр. Татар гаиләсендә әле ике-өч буынның бергә яшәве күзәтелә. Әби-бабай, әти-әни, балалар. Аннан туганлык көчле. Шәһәргә күчүчеләр дә авылдан аерылмый. Тышкы яктан да татар авыллары төзегрәк. Капка-коймалардан да күренеп тора.

Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда вазгыять күпкә яхшырак

Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда вазгыять күпкә яхшырак. Татарстандагы авыллар башка төбәкләрдән шактый аерыла. Бу республика авыл сәясәтенең ничек алып барылуына бәйле. Бездә төрле дәүләт програмнары зур йогынты ясый. Татарстанда үзсалымны актив рәвештә җыялар. Җыелган бер сумга республика дүрт сум өсти. Авыл җыенында акчаны нинди максатта тотарга икәнен хәл итәләр. Юлларны төзекләндерү, зиратларны рәткә китерү һәм башка социаль мәсьәләләрне чишүдә тоталар. Башка төбәкләрдәге авылларда без мондый эшне күрмәдек. Пензада, Әләзәндә булдык. Оешкан төстә яшиләр. Авылдан чыккан бай кешеләр авылны күтәрә. Мәктәп төзиләр, балалар мәйданнары ачалар. Инфраструктура булдыру авылны яшәтә. Һимаячелек үсеш алган", ди Габдрахманова.

Татар һәм урыс авылларында үткәрелгән тикшерүләр 2019 елда аерым китап буларак дөнья күрәчәк. Төп проблем дип Габдрахманова авылларда эш булмауны атый.

"Дәүләт програмнарын үзгәртергә кирәк"

Татарстан Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев Татарстандагы дәүләт програмнарын үзгәртергә вакыт җитте ди. Шунсыз авылларга тиешле ярдәм барып җитмәячәк.

Бу мәсьәләгә дөрес диагноз куйганыбыз юк дип саныйм

"Бу мәсьәләгә дөрес диагноз куйганыбыз юк дип саныйм. Җавап тапмасак, авыллар кимер дип уйлыйм. Бу хакта мин бик күп уйланам. Бүген төрле програм бар. Миңа калса, бу програмнарга дифференциация ясарга кирәк", ди депутат.

Һадиев Татарстандагы дәүләт програмнарын икегә бүлергә кирәк ди. Авыл хуҗалыгы продуктларын ясаучыларны аерым, ә авыр хәлдә яшәүчеләргә башка ярдәм булырга тиеш.

"Технопарклар ясыйбыз. Ләкин алар бер җирдә урнашкан. Менә шәһәр янындагы авылларда халык яши, эшли. Ә Мамадыш, Менделеевски, Әгерҗе районына керсәң, вазгыять бүтән төрле. Без хәзер имидж булдырырга, мөмкинлек тудырырга тиеш. Карашны төптән үзгәртергә кирәк. Салым ташламалары, фатирлар, эш урыннары булдырмасак, бу авыллар юкка чыгып бетәчәк", ди Таһир Һадиев.

XS
SM
MD
LG