Accessibility links

Кайнар хәбәр

FT: Кытай мөселманнар өчен тәрбия үзәкләре мәйданнарын арттыра


Синҗан-Уйгыр төбәгендә "тәрбия бирү үзәге"
Синҗан-Уйгыр төбәгендә "тәрбия бирү үзәге"

Австралия галимнәре ике ел ярым эчендә Кытайда мөселманнарга "тәрбия бирү үзәкләре" мәйданы 465 процентка арткан дип белдерә.

Кытай хакимиятләре Синҗан-Уйгыр төбәгендә "тәрбия бирү үзәкләре" мәйданнарын арттыра дип хәбәр итә Financial Times басмасы Австралия аналитикларына сылтанып.

Австралиянең стратегик сәясәт интситуты белгечләре иярченнәрдән алынган сурәтләрне өйрәнгәннән соң, 2016 ел башыннан 2018 елның сентябренә кадәр 28 "тәрбия бирү үзәгенең" мәйданнары 465 процентка арткан дигән нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр белдерүенчә, Хотань шәһәрендәге "үзәкнең" мәйданы 25 тапкыр арткан. 2016 елның башында ул җиде мең дүрткел метр тәшкил иткән булса, 2018 елның сентябренә 172 850 дүрткел метрга җиткән.

Узган җәй Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG