3 ноябрь Уфадагы "Ихлас" мәчетенең конференцияләр залында күренекле мәгърифәтче һәм ислам галиме Морадулла Рәмзи әл-Минзәләвинең тормышына һәм иҗатына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Башкортстанның фән һәм дин әһелләре, шулай ук Төркия, Казакъстан һәм Казаннан килгән галимнәр дә катнашты.
Башта Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Сәяхов, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты галиме Валерий Хазиев, Төркиядән килгән "Ихлас" вакыфының "Төрки дөнья" бүлеге җитәкчесе Айдоган Усманнури, Кавказ мөселманнары шурасы идарәсе рәисе урынбасары Шиһабетдин Кәримов һәм башкаларның сәламләү чыгышлары тыңланды.
Усманнури патша Русиясе һәм совет чорында дин иреге булмауны телгә алып, бүгенге көндә Русиядә ислам дине тоту өчен тулы ирек булуын әйтте һәм мөселманнар өчен моны алтын чор килү дип бәяләде. Ул шулай ук Төркия һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыру мөселманнар файдасына диде.
Шиһабетдин Кәримов та Русиядә дин иреге, милли тигезлек булуын әйтте. Мөселманнарны Коръән тирәсендә берләшергә чакырды.
Иң төп чыгышларның берсен Төркиянең Мәрмәрә университеты профессоры Рамазан Айваллы ясады. Ул Рәмзи Морадның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Чыгышы тәрҗемә белән бару сәбәпле, бик озын килеп чыкты. Айваллы Рәмзи Морад тәрҗемә иткән китапларны да күрсәтте. Аны ислам дөньясындагы зур галимнәрнең берсе дип атады. Уфада Зәки Вәлиди исемендәге урам барлыгын искә төшереп, бу галимнең дә исемен мәңгеләштерү кирәклеген күтәрде.
Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге галиме Марсил Фархшатов: "Рәмзи Морад, чын галим буларак, Русия хакимиятенең кайбер эшләрен күрсәтеп яза. Һәм, турысын әйткән туганына ярамый дигәндәгечә килеп чыга, аның китабы тыела. Ләкин ул безнең фәннәр академиясендә дә, милли китапханәдә дә бар. Чөнки бездәге гадәт белән китап сатылып беткәч кенә тыела."
Казаннан килгән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Морадулла Рәмзинең фарсы телендәге хезмәтләрне гарәпчәгә тәрҗемә итеп таратуы, төрки халыкларның тарихын язудагы эшчәнлеге турында сөйләде. Рәмзинең узган ел Уфада урыс телендә чыккан китабында аны башкорт дип язуларын ассызыклады. Галим Зәки Вәлидинең Морадулланы татар тарихчысы дип язып калдыруын да искә төшерде. Ул Казанда галимгә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрергә ышандырды.
Икенче Казан кунагы, сәясәт белгече Руслан Айсин Морадның татар аңын үстерүдәге урынын билгеләде. "Бүген идеологик көрчеккә эләктек. Телебезгә, милләтебезгә, башка кыйммәтләргә һөҗүмнәр бара. Аңа каршы торырлык үрнәк шәхесләр дигәндә, мин Рәмзи Морад исемен атар идем”, диде.
Чарадан соң Дамир Исхаков, Азатлыкка әлеге шәхеснең бөеклеген аңлатып, шулай диде: "Морад Рәмзи ике сыйфаты белән бөек шәхес. Беренчедән, ул татар тарихын язган, татарның милли үзаңын үстергән шәхес. Икенчедән, дин тарихы юнәлешендә өзелгән җепләрне ялгаган. Ягъни, урта гасыр суфыйчылыгын хәзерге заман кешеләренә аңлата алган, шул өлкәдәге әһәмиятле хезмәтләрне тәрҗемә иткән. Ә инде милләтенә килгәндә, язуларга караганда, ул башкорт кабиләсе кешесе дип санала. Шәҗәрәсенә караганда, ул Бикчура хан нәселеннән, ә Бикчура Арча кенәзләре нәселеннән, кыпчаклардан, Казан ханлыгыннан чыккан шәхес. Һәм бу төркемгә караган кешеләр хәзерге Киров өлкәсенең нократ ягыннан XVI гасырда Әгерҗе ягына күчә башлаганнар һәм Байлар кабиләсе җирләрендә төпләнгәннәр. Аннан соң Минзәлә якларына чыкканнар. Шуңа күрә, бу мәсьәләне тикшерергә кирәк. Минемчә, ул шушы нәселдән. Чын башкорт түгел."
Сәясәт белгече Руслан Айсин: "Морад Рәмзи халкыбызның бөек шәхесе. Кызганыч, аны киң җәмәгатьчелек белми, моның үз сәбәпләре бар. Галим патша заманында да, совет чорында да тыелган булган. Чөнки ул патша золымына, империализм һәм тоталитарлыкка каршы чыгыш ясаган. Шуңа аны хөкүмәт яратып бетермәгән. Безнең өчен ул зур шәхес, чөнки ул тарихыбызны төптән өйрәнгән. Икенчедән, ул дин әһеле, шәех булган. Өченчедән, ул – җәмәгать эшлеклесе. Шундый өч юнәлештә эшләүче кешеләр күп түгел. Бу – лидерлык сыйфаты. Ул рухи, иҗтимагый һәм сәяси лидер булган. Безнең вазифабыз андый кешеләрне бүген байрак итеп күтәрү. Аның иҗади хезмәтләре дә күп. Ул шигырьләр дә, мәкаләләр дә язган. Минемчә, ул Шиһабетдин Мәрҗани белән бер сафта торучы шәхес. Хәтта аның хезмәтләре Мәрҗанинекеннән күбрәк тә. Чөнки ул яңа чыганакларга таянып эшләгән. Фарсы, гарәп, төрки чыганаклар белән эш иткән. Ул тарихи-дини өлкәдә зур эшләр башкарган шәхес. Без урыс империясенең тарихын язган Николай Карамзин, Василий Ключевскийны беләбез. Ә Морад Рәмзи имгәтелгән халыкларның тарихын язган”, диде Айсин.
Белешмә: Морад Рәмзи
Морадулла Батырша улы Рәмзи 1855 елда Оренбур губернасы Минзәлә өязенең (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Әлмәтмулла авылында туа. Әтисе ягыннан нәселе Бикчура ханга, әнисе яклап Ризаэтдин Фәхретдингә барып тоташа.
Башта Әлмәт мәдрәсәсендә, аннан Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә, соңрак Ташкентта укый. Суфичылык белән кызыксына. 1870-78 елларда Ташкент мәдрәсәләрендә укыта. 1878 елда хаҗга китә. Мәдинә мәдрәсәсендә белем ала. 25 яшендә Коръәнне яттан белә. Мәккә мәдрәсәләрендә шәкертләргә гарәп теленнән дәресләр бирә.
Суфичылык турында фарсычадан гарәпчәгә китаплар нәшер итә. 1896, 1902, 1904, 1907, 1914 елларда туган авылына кайтканы мәгълүм.
Бераз вакыт Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Бәйрәкә авылында яши.
Русиягә кайтуының төп максаты – Петербур архивларында татарлар тарихы турында мәгълүмат җыю була. Урта Азия мәдрәсәләрендә тупланган кулъязма мирасны да өйрәнә.
1908 елда Русиянең патша хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләп, аңа карата мәхкәмә эше кузгаталар. 1911 елда Төркия ватандашлыгы алырга мәҗбүр була.
1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Төркия ватандашы буларак, качып яшәргә мәҗбүр була. Урта Азия һәм Иран аркылы Төркиягә кайтырга җыенганда кулга алына һәм Себергә сөрергә хөкем ителә. Акчуриннар нәселеннән М.Акчурин Русия эчке эшләр министрына кереп үтенгәч, “полиция күзәтүе астында” калдыралар.
Октябрь инкыйлабыннан соң, Морад Рәмзи Урта Азия аркылы Көнчыгыш Төркестанга китә. Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәге Чөчәк (Чүгүчәк) каласында уйгур, татар балаларын укыта.
1934 елда Кытайда вафат була.