Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея лидеры Русиягә ноябрьдә килергә мөмкин


Ким Чен Ын
Ким Чен Ын

Ким Чен Ын Русиягә килгәннән соң, Владимир Путинның да Төньяк Кореяга баруы планлаштырылган диелә.

Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Русиягә ноябрьдә килергә мөмкин. Бу хакта Көньяк Кореяның Мәскәүдәге илчесе У Юн Гынга сылтанып "Ренхап" агентлыгы хәбәр итә.

Илче сүзләренә караганда, Русия әлеге очрашуның ел ахырына кадәр уздырылуын сораган. Төньяк Корея сөйләшүләрнең вакытын, урынын һәм көн тәртибенә кертелгән темаларны өйрәнә диелә. Ким Чен Ын Русиягә килгәннән соң, президент Владимир Путинның да Төньяк Кореяга баруы планлаштырылган.

31 майда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төньяк Кореяга барды. Лавров Ким Чен Ын белән күрешкән Русиянең беренче рәсмие булды.

Июньдә Сингапурда АКШ президенты Дональд Трамп белән Төньяк Корея лидерының беренче очршауы узды. Сөйләшәү вакытында Төньяк Кореяны атом коралыннан арындыру турында уртак декларация имзаланды.

Октябрь башында Трамп Ким Чен Ын белән яңа очрашу Конгресска сайлаулардан соң булырга мөмкин диде. Сайлаулар 6 ноябрь уза.

Шул ук вакытта берничә көн элек Пхеньян АКШ илдән икътисади чикләүләрне алмый торып, Төньяк Корея атом програмын үтәүне дәвам итәчәк дип кисәтте.

XS
SM
MD
LG