Accessibility links

Кайнар хәбәр

2050 елга татар яшьләре Русия президентлыгына дәгъва итмәкче


Мәскәү өлкәсе татар яшьләре Русия башкаласында хосусый татар мәктәбе, матбугат чарасы ачу, татар проектлары өчен инвестиция фонды булдыру турында сөйләште. Алар шулай ук Русия президентына намзәт буларак татар кешесен чыгару, илдә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен дә көрәшергә кирәк дип саный.

3-5 ноябрь Домодедово шәһәрендә Мәскәү өлкәсе татар яшьләренең икенче "Урман күле" җыены узды. Форумның төп темалары бизнес, карьера, IT, дизайн, рухи-әхлакый үсеш булды. Шулай ук Татар халкының үсеш стратегиясе турында да фикер алышу үткәрелде. Чараны "Бердәмлек" яшьләр клубы һәм Мәскәү өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Форумда татарча сөйләшү клубы, төбәктә башкарылган татар проектлары күргәзмәсе эшләде. Лекцияләр һәм тренинглардан тыш вакытларда татарча өстәл уеннары, "Аулак өй" дискотекасы уздырылды.

Чыгыш ясаучылар арасында дизайнерлар, психологлар, эшмәкәрләр, фотографлар, IT белгечләре бар иде. Казаннан Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов та килде.

Мәскәү өлкәсе яшьләре форумда төп проблемнарын атады. Аларны Татар мәдәни үзәгенә яшьләрне җәлеп итмәү, шул ук үзәктә намаз бүлмәсе булмау борчый. Активистлар Мәскәүдә татар музейлары, театрлары, яшьләр һәм балалар клублары, татар киносы булмау, мәдрәсәдә татар телендә укытылмау татар теле үсешенә киртә булып тора дип саный.

Җыенда катнашучылар 2030 елга Мәскәүдә хосусый мәктәп, матбугат чарасы, татар музее, яңа IT татар авылы, татар проектлары өчен инвестиция фонды булдыруга ирешү планы белән чыкты.

Ә инде 2050 елга татар яшьләре Русия президентын сайлауда намзәт буларак катнашырга да, Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү эшләре белән йөрергә дә каршы булмаячак диелде

Якын араларда исә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә "татар Оскары" фестивале, татар өстәл уеннары ярышлары, татар модасы атналыклары, татар базары, татар мөселман форумы уздыру тәкъдим ителде.

Быел Мәскәү өлкәсенең Старая Купавна шәһәре янында татар яшьләренең "Йолдызлар яңгыры" фестивале дә узган иде. Фестивальнең төп максаты Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге татар яшьләре оешмаларын берләштереп, уртак проектлар эшләү булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG