Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Лондон Европа берлегеннән Русиягә яңа чикләүләр кертүне таләп итә


Солсберида Сергей Скрипаль йорты
Солсберида Сергей Скрипаль йорты

Британия Европа илләренән Скрипальләрне агулауга бәйле Русиянең хәрби күзләү хезмәтенең кайбер вәкилләренә чикләүләр кертүне хуплауны көтә.

Британия Европа берлегеннән Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда җаваплы дип санаган Русия хәрби күзләү хезмәте вәкилләренә чикләүләр кертүне таләп итә. The Times чыганаклары мәгълүматынча, исемлеккә берничә кеше керәчәк.

Санкцияләр Европа берлеге хуплаган химик корал кулланучы илләргә чикләү чаралары турындагы яңа кагыйдәләр кысаларында кертелергә мөмкин.

The Times мәгълүматына караганда, Британия Франция һәм Германия теләктәшлегенә өметләнә. Моннан тыш, Британия тышкы эшләр министрлыгы бу хакта Көнчыгыш Европадагы хезмәттәшләре белән дә сөйләшкән. Лондон беректәш илләреннән берничә атна эчендә хуплау көтә. Кара исемлек декабрьдә чыгар дип фаразлана.

Газет язуынча, анда Скрипальләр эше нигезендә ике төп гаепләнүченең шәхесләре расланырга мөмкин. Әлегә рәсми документларга алар Александр Петров һәм Руслан Боширов буларак искә алына. Bellingcat тикшерү төркеме бу кешеләрнең чын исеме Александр Мишкин һәм Анатолий Чепига дип белдерде. Аларның икесе дә Русия күзләве хезмәткәрләре диелә.

Март башында Солсберида Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG