Казанның Вахитов районы прокуратурасы СОлНЦе мәктәбендә мәгариф турындагы федераль канун таләпләре үтәлешен, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү системын, янгын иминлеге һәм санитар-эпидемиологик иминлек нигезләрен тикшерәчәк. Бу хакта мәктәп мөдире Павел Шмаков үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.
Тикшерү 8 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр барачак.
Шмаков сүзләренчә, әлеге уку елында бу икенче тикшерү. Беренчесе 24 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр уздырылган. Ә инде 24 октябрьдә Татарстан прокуратурасы тагын бер тикшерү уздыру карары чыгарган.
2018 елның сентябрендә Казанның Вахитов районы прокуратурасы СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковны чакыртып, мәктәптә татар телен укыту турында аңлатмалар таләп итте. Мәктәпнең укыту планын, татар телен укуга ата-аналарның гаризаларын алып килүне сораганнар. Шмаков үз чиратында прокуратураның канунсыз гамәлләрен шикаять итеп гариза калдырган иде.
11 октябрь Русиянең Югары мәхкәмәсе Шмаковның Русия мәгариф һәм фән министрлыгына шикаятен канәгатьләндермәде. Мөдир Федераль дәүләт мәгариф стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять иткән иде.
Ә быел март аенда Казандагы Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.