Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер һәм серләр бүлмәсе


Сегодня мы читаем мировой бестселлер последних десятилетий – вторую часть книг о Гарри Поттере, Һарри Поттер һәм серләр бүлмәсе (Гарри Поттер и тайная комната). Фанатский перевод предоставлен сообществом "Гыйлем" (перевод данного отрывка – Гузеля Ахметгараева).

Текст адаптирован для изучающих татарский язык. Аудио и перевод ключевых слова прилагается. В конце предлагаем пройти тест по тексту и лексике.

Һарри Поттер һәм серләр бүлмәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:04 0:00
йөкләү

Бүген Дурсль әфәндене тагын Һарриның ябалагы уятты.

— Бу атнада өченче тапкыр бит инде! — дип кычкырды ул.

Һарри тагын аңлатырга тырышты.

Арыды ул, — диде малай. — Ул тегендә-монда очарга өйрәнгән. Төнлә урамга чыгарга рөхсәт итсәгез...

Вернон җизнә Петуния апа белән бер-беренә карадылар. Алар бик ачулы иде.

Шулвакыт Дадлиның бик каты кикерүе ишетелде.

— Тагын бекон ашарга телим.

Табада тагын бар, бәбкәм, — диде Петуния апа.

Дадли бик таза малай иде. Ул аш бүлмәсе урындыгына сыймый иде. Ул Һаррига борылды:

— Табаны монда бир әле, — диде.

Һарри ачу белән:

— Син тылсымлы сүз әйтергә оныттың, — диде.

Слова и выражения

Һарриның ябалагы уятты — разбудила сова Гарри​
тапкыр — третий раз
аңлатырга тырышты — постарался объяснить
арыды — устал
тегендә-монда — туда-сюда
өйрәнгәнздесь: привык
җизнәмуж старшей сестры или родственницы
ачулы — злой
кикерүе ишетелде — послышалось рыгание
таба — сковорода
бәбкәм — деточка
таза — толстый
аш бүлмәсе — кухня
сыймый — не помещается
борылды — повернулся
тылсымлы сүз — волшебноес слово

Дурсльләр гаиләсен бу сүз бик куркытты. Вернон Һаррига кычкырды:

— МИН СИҢА БУ ЙОРТТА УЛ Т. СҮЗЕН ӘЙТМӘ ДИДЕМ?

— Мин бит...

— ДАДЛИГА ЯНАРГА НИЧЕК ЙӨРӘГЕҢ ҖИТТЕ?! — дип акырды Вернон җизнәсе һәм өстәлгә сукты.

— Ярый, — диде ул, — аңладым...

Вернон җизни Һаррига шартларга әзер бомба кебек карады. Һарри Поттер гади малай түгел иде. Һарри Поттер тылсымчы иде. Ул быел Һогвартс Тылсым һәм Сихер мәктәбендә беренче ел укыды.

Малай Һогвартсны бик сагына иде. Ул серле сукмаклы, өрәкләр белән тулган Һогвартсны сагына иде.

Һарриның барлык ырым китаплары, тылсым таягы, мантиясе һәм, иң мөһиме, «Нимбус-2000» себеркесе — барысын да Вернон җизнәсе чоланга яшерде. Хат ташымасын өчен, җизнәсе малайның ябалагын да читлеккә утыртты.

Слова и выражения

янарга — угрожать​
ничек йөрәгең җитте — как хватило сердца
акырды — заорал
сукты — ударил
шартларга әзер бомба — бомба, готоваая взорваться
быел — нынче, в этом году
Тылсым һәм Сихер мәктәбендә — Школа Чародейства и Волшебства
серле сукмаклы — с тайинственными тропами
өрәкләр белән тулган — полный привидений
ырым китаплары — книги заклинаний
таяк — палка
себерке — метла
чоланга яшерде — спрятал в чулан
читлеккә утыртты — посадил в клетку

Бүген Һарриның туган көне. Дурсльләр моны хәтерләми иделәр. Ул моңа өметләнмәде дә.

Бүген Дурсльләргә бик мөһим кунаклар килергә тиеш иде.

— Без аларны хөрмәт белән каршы алырга тиешбез,— диде Верон.

Аннары Һаррига борылып: — Ә син? — дип сорады.

— Мин бүлмәдә тыныч кына утырачакмын, —диде Һарри.

Нәкъ шулай, — диде Вернон җизни ачу белән.

Вернон җизни һәм Дурсль кибеткә киемнәр алырга киттеләр.

Һарри үзенең борын төбенә генә:

Котлы булсын минем… туган көнем… — дип җырлады.

Һарри Һогвартстагы дуслары Рон Уизли һәм Һермиона Грейнджерны сагына иде. Ә алар аны бер дә сагынмый бугай. Бер котлау хаты да җибәрмәделәр. Малай үзен бик ялгыз хис итте.

Һогвартстан тыш тылсым кулланырга ярамый иде. Ләкин Һарри моны Дурсльләргә әйтмәде. Ул аларны тирес кортларына әйләндерәм дип куркытты.

Дурсльләр кибеттән кайттылар һәм Һаррига эш куштылар. Ул машина юды, чүп утады, эскәмия буяды.

Аннары ул тиз генә ашады. Җизнәсе аңа болай диде:

Тавышың гына чыгып карасын, малай актыгы...

Һарри аяк очына гына басып бүлмәсенә керде. Аның караватында кемдер утыра иде.

Слова и выражения

хәтерләми — не помнит​
хөрмәт белән каршы алырга — встретить с почтением
Нәкъ шулай. — Именно так.
Котлы булсын... туган көнем. — С днём рождения... меня.
Бер котлау хаты да җибәрмәделәр. — Не отправили ни одного поздравительного письма.
ялгыз хис итте — чувствовал одиноким
тышздесь: вне
тирес кортларына әйләндерәм — превращу в навозных жуков
чүп утады, эскәмия буяды — прополол, покрасил скамью
Тавышың гына чыгып карасын, малай актыгы... — Попробуй издать только один звук, мальчишка...
аяк очына гына басып — на носочках
кемдер — кто-то

2

Аның караватында ниндидер җан иясе утыра иде. Колаклары ярканат кебек зур, күзләре теннис шары зурлыгындагы яшел акай иде. Өстендә куллар һәм аяклар өчен ясалган тишекле иске мендәр тышы иде.

Алар бер-берсенә карап торалар. Шул вакытта Дурсльләргә кунаклар да килде.

— Эмм, сәлам, — дип, эндәште Һарри.

— Һарри Поттер! – дип кычкырды җан иясе. – Добби сезне бик күптән күрергә теләде... Бу шундый дан...

— Р-рәхмәт... С-син кем? — диде Һарри.

— Добби, әфәндем. Бары тик Добби. Йорт эльфы Добби, — дип җавап бирде җан иясе.

— Чынмы? — диде Һарри. — Минем Сезне уңайсызлыйсым килми, ләкин хәзер өй эльфын кунак итү өчен иң уңайлы вакыт түгел...

Слова и выражения

җан иясе — существо
ярканат — летучая мышь
күзләре теннис шары зурлыгындагы яшел акай — размером с теннисный шарик зелёные выпученные глаза​
өстендә... ишекле иске мендәр тышы — надета старая, в дырках наволочка
дан — слава
бары тик — всего лишь
уңайсызлыйсым килми — не хочу беспокоить
иң уңайлы вакыт түгел — не самое лучшее время

— Добби, әфәндем, шуны сөйләргә килде... Добби нәрсәдән башларга да белми...

Рәхим итегез, — диде Һарри, ихтирам белән караватка күрсәтеп.

Эльфның күз яшьләре чыкты да җан иясе елый башлады:

— Рәхим итегез! Моңарчы беркайчан да... беркайчан да...

— Гафу итегез, — диде малай. — Минем Сезне үпкәләтәсем килмәгән иде.

— Доббины үпкәләтергә! Доббига беркем дә, беркайчан да утырырга тәкъдим итмәде...

— Сиңа яхшы тылсымчылар күп очрамаган, ахры, — дип, аның тынычландырырга тырышты Һарри.

Добби башын селкеде. Шуннан ул башы белән тәрәзәгә суга башлады:

— Начар Добби! Начар Добби!

— Тукта! Нишлисең син? — диде Һарри. Аның читлектәге ябалагы уянды һәм канатларын кага башлады.

Слова и выражения

Рәхим итегез. — Прошу вас.​
ихтирам белән караватка күрсәтеп — с почтением указывая на кровать
күз яшьләре чыкты — слёзы выкатились
беркайчан да — никогда
үпкәләтәсем килмәгән иде — не хотел обидеть
күп очрамаган — не много встречались
башын селкеде — покачал головой
канатларын кага — машет крыльями
җәзаларга — наказать
хезмәт иткән гаилә — семья, которой служит

— Юк, әфәндем, юк... Добби Сезнең яныгызга килде. Шуңа ул үзен каты җәзаларга тиеш булачак, әфәндем. Добби моның өчен үзенең колакларын газ миченең ишекләренә кыстырачак. Алар берәр кайчан белсә, әфәндем... Добби һәрвакыт үзен нәрсәдер өчен җәзалый, әфәндем. Алар Доббига рөхсәт бирә, әфәндем. Кайвакыт алар миңа башка җәзалар турында да искә төшерә...

— Ник син качмыйсың?

— Йорт эльфы азат ителергә тиеш, әфәндем. Ә гаилә беркайчан да Доббины азат итмәячәк... Добби үлгәнчегә кадәр гаиләсенә хезмәт итәчәк, әфәндем...

— Мин сиңа берәр ничек ярдәм итә аламмы?

— Һарри Поттер Доббига ничек ярдәм итә алам дип сорады... Доббиның Сезнең бөеклегегез турында ишеткәне булды, ләкин яхшылыгыгыз турында Добби беркайчан да ишетмәде...

Һарриның битенә кызыллык йөгерде.

— Һарри Поттер гади һәм тыйнак, — диде Добби. — Һарри Поттер үзенең Исемен-Әйтергә-Ярамаганны тантаналы җиңүе турында сөйләми.

— Волдеморт? — дип, сорады Һарри.

— Исемен әйтмәгез, әфәндем! Әйтмәгез исемен!.. Эх, әфәндем! Һарри Поттер кыю! Ләкин Добби Һарри Поттерны сакларга, аны кисәтергә килде, моның өчен колакларны газ миче ишегенә кыстырырга туры килсә дә... Һарри Поттер Һогвартска кайтмаска тиеш.

Слова и выражения

Сезнең яныгызга — к Вам
җәзаларга — наказать
кыстырачак — зажмёт
рөхсәт бирә — разрешает
искә төшерә — напоминает
азат ителергә тиеш — должен быть освобождён
берәр ничек — как-нибудь
бөеклек — величие
тыйнак — скромный
тантаналы җиңүе турында — о торжественной победе
кыю — смелый
кисәтергә — предупредить
кайтмаска тиеш — не должен вернуться

— Ләкин мин барырга тиеш — уку елы сентябрьнең берендә башлана. Минем урыным — Һогвартста.

— Юк, юк, юк, — диде эльф. Һогвартста Һарри Поттерга үлем яный.

— Ник икән? — гаҗәпләнде Һарри.

— Бу елны Һогвартс Тылсым һәм сихер мәктәбендә бик куркыныч вакыйгалар булачак.

— Нинди куркыныч вакыйгалар? — дип сорады Һарри. — Кем аларны әзерләде?

Добби башын диварга сукты.

— Әйе, әйе! — Һарри эльфны туктатты. — Син әйтә алмыйсың, аңлыйм. Ләкин син минем өчен ник борчыласың?

Добби акрын гына башын чайкады.

Шулвакыт кемнеңдер аяк тавышы ишетелде.

— Тиз! Шкафка кач! — диде Һарри һәм Доббины шул шкафка тыкты.

Ни — чуртыма — син — монда — эшлисең? — диде Вернон җизни. — Тагын бер тавыш чыкса, туганыңа үкенәчәксең!

Һарри Доббины шкафтан чыгарды.

— Күрдеңме? Миңа Һогвартска барырга кирәк. Анда минем дусларым бар.

— Һарри Поттерга бер дә язмый торган дуслармы? — диде Добби.

— Алар тиздән языр, мин көтәм, — диде дә, кашларын җыерып, дәвам итте Һарри. — Тукта, ә син каян беләсең аларның язмаганын?

— Һарри Поттер Доббига ачуланырга тиеш түгел, Добби моны яхшы ният белән генә эшләде...

— Син минең хатларымны урладыңмы?

Слова и выражения

үлем яный — грозит смерть​
вакыйгалар — события
дивар — стена
борчыласың — беспокоишься
башын чайкады — покачал головой
кач — прячься
Ни чуртыма син монда эшлисең? — Какого чёрта ты здесь вытворяешь?
туганыңа үкенәчәксең — пожалеешь о том. что родился
ачуланырга тиеш түгел — не должен ругать
яхшы ният — хорошее намерение
урладың — украл

— Добби аларны җыйды, әфәндем, — диде эльф һәм хатларны чыгарды. — Әгәр дусларыгыз аны оныткан дип уйласа, Һарри мәктәпкә барырга теләмәс дип уйладым.

Һарри аны тыңламый иде инде. Ул хатларны алырга тырышты, әмма Добби бирмәде:

— Әгәр Һарри Поттер Доббига Һогвартска кайтмаска сүз бирсә, бу хатлар аңа кайтарылачак, әфәндем. Кайтмыйм дип сүз бирегез, әфәндем!

— Юк, — ачуланды Һарри. – Бир миңа дусларымның хатларын!

— Алайса Һарри Поттер Доббины мәҗбүр итә...— диде эльф моңсу гына.

Добби бүлмәнең ишеген ачты да аска йөгерде.

Һарри аш бүлмәсенә керде. Аның йөрәге туктаган иде.

Петуния апаның тау кадәр крем һәм шикәрле миләүшәләр белән бизәлгән пудингы һавада оча иде.

— Юк, — дип ялварды Һарри, — алар мине үтерәчәк...

— Һарри Поттер мәктәпкә кайтмаска сүз бирергә тиеш...

— Добби, зинһар...

— Әйтегез моны, әфәндем…

— Мин әйтә алмыйм!

— Алайса Добби моны эшләргә мәҗбүр, бу Һарри Поттер өчен иң яхшысы.

Пудинг идәнгә төште. Крем бөтен тәрәзәләргә һәм диварларга чәчрәде. Шулвакыт Добби юкка чыкты.

Слова и выражения

җыйды — собирал​
чыгарды — вынул
сүз бирсә — если даст слово
кайтарылачак — вернутся
мәҗбүр ит— вынуждает
моңсу — грустно
аска — вниз
шикәрле миләүшәләр белән бизәлгән — украшенный сахарными фиалками
чәчрәде — разлетелся
юкка чыкты — исчез

Верной җизни кунакларга:

— Безнең бертуганның улы таныш булмаган кешеләрдән курка...

Вернон җизни малайга ташланды.

Дудльларга берничә хат килгән иде. Аларның берсен Вернон җизни малайга бирде.

— Укы! — диде ул. — Әйдә — укы!

Һарри хатны алды һәм укыды.

Хөрмәтле Һарри Поттер,
Безгә бүген Сезнең йортыгызда сәгать 9 да 12 минутта Очу Әфсене кулланылган дигән мәгълүмат килде.
Бу кабатланса, без сезне мәктәптән куабыз.
Яхшы яллар сезгә!

Ихтирам белән,
Мафальда Һопкирк
Тылсымны дөрес кулланмау идарәсе
Тылсым министрлыгы

* * *

Мәктәпкә бармаганга дүрт атна булды. Аны чыннан да Һогвартстан куалар микән? Һарри кичләрен уйланып тәрәзәгә карап утыра иде.

Бер көнне Һарриның тәрәзәсе артында Рон Уизли күренде.

Слова и выражения

бертуганның улы — племянник​
ташланды — набросился
Очу Әфсене кулланылган — была использована магия полёта
мәгълүмат — информация
Тылсымны дөрес кулланмау идарәсе — Управление неправомерного использования магии​
чыннан да — действительно
күренде — показался

***

Как вам текст? Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Һарри Поттер һәм серләр бүлмәсе

Тест: Һарри Поттер һәм серләр бүлмәсе

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG