Җеназада чыгыш ясаган галимә Венера Мушарова, Әгъдәс Борһанов –олуг шәхес, олуг акыл иясе, аңа бу сыйфатлар бабасының бабасы –күренекле татар әдибе, XVII гасырда иҗат иткән Мәүлә Колыйдан күчкән, дип сөйләде. Әгъдәс абый кыю йөрәкле галим иде, Татарстан кешеләре үзләре дә кузгата алмаган бик күп проблемнарны чишү юлларын эзләде, диде галимә.
Тарих фәннәре докторы, профессор Әгъдәс Борһанов атнакич Мәскәүдә 98 яшендә вафат булды.
Әгъдәс Борһанов 1920 елда Татарстанда туган. Икенче дөнья сугышында катнашкан. Тарих фәннәре докторы, озак еллар Русия дәүләт һуманитар университеты профессоры булды.
Аңа кадәр Таҗик дәүләт университетында, Казан дәүләт университетында, Мәскәү сивил авиация инженерлары институтында һәм башка уку йортларында эшләде. Татарстан фәнәр академиясенең мактаулы академигы булды.
Ул тарих, социаль фәлсәфә, глобаль үсеш проблемнарын өйрәнде, әлеге темаларга дистәләгән монография һәм фәнни мәкаләләр язды.
Борһанов шулай ук татар милли хәрәкәте мәсьәләләре турында да мәкаләләр язды. Ул милли идея буларак милләтнең үз-үзен саклау концепциясен тәкъдим итте. Аның нигезендә татарларга физик һәм акыл эшеннән эшмәкәрлеккә күчүдә ярдәм итү максатын алга сөргән милли капитал булдыру идеясе ята иде.
Галим Русия думасына милли азчылыклар канун өлгесен әзерләүчеләр арасында да булды.
Азатлыкта Әгъдас Борһановның 2012 елда Дөнья татар конгрессының V корылтаенда ясаган чыгышы видеосы саклана.
Ул анда корылтайдагы чыгышларга бәя биргән иде. "Ринат Закировның һәм башкаларның чыгышларын тыңласаң, барысы да матур, дөрес кебек. Ләкин ура-ватанпәрвәрлек белән, әле яшибез, моны эшләдек, тегене эшләдек дип күп сүз сөйләп без милләтне югалтып барабыз", дип чыгыш ясады ул.