Accessibility links

"Хатын-кызның интернетта утыра алуы да – феминизм җимеше"


Таңчулпан Буракаева

Азатлык Башкортстан феминист хәрәкәтен оештыручы, башкорт режиссеры Таңчулпан Буракаева белән сөйләште. Аның фикеренчә, Русиядә хатын-кызларга карата дискриминация очраклары бик күп. Таңчулпан үз башыннан узганны һәм гейларны ничек яклавы турында сөйләде.

Соңгы арада БашФем хәрәкәте Башкортстанда пикетларга чыгып хатын-кыз хокукларын яклаулары белән таныла башлады. Бу әлегә зур хәрәкәт түгел, алар авыз тутырып күпме хатын-кызга ярдәм иттек дип саннар белән хисап тота алмый. Аның башында торган режиссер, җәмәгать эшлеклесе Таңчулпан Буракаева әйтүенчә, әлегә аларның төп эшчәнлеге Вконтакте челтәрендәге төркемнәрендә кешеләрне туплау, мәгълүмат җиткерүдән гыйбәрәт. Танылган башкорт язучысы Мәрьям Буракаеваның кече кызы Таңчулпан документаль фильмнар төшерә, әмма буш вакытта хатын-кызларның кыерсытылуы мәсьәләләрен күтәрә. Азатлык Таңчулпан белән хокуклар турында сөйләште.

Таңчулпан, Башкортстанда феминистик оешма оештыруга нәрсә этәрде?

– Бу адымга этәргән бер генә вакыйга булды дип әйтеп булмый. Мин үземне күптән феминист саныйм. Әмма Башкортстанда берүзем дип уйладым. Бераз шаяру кебегрәк итеп, Вконтакте челтәрендә аерым бит эшләдем, бу хәрәкәтнең җитәкчесе итеп үземне язып куйдым, чөнки республикада миннән башка кеше юктыр дигән ышанычта идем. Шул төркемгә үземә кызык булган язмаларны салып бардым, ул материаллар да җыелды. Ни өчен бу төркемне үзем өчен генә тотарга тиешмен дип, ябык төркемне ачтым һәм кешеләрне чакыра башладым. Карасам, Башкортстанда минем кебек уйлаучылар шактый булып чыкты. Ике еллап интернетта аралашкач, очрашу оештырдык, күрештек, таныштык. Шуннан бирле гел очрашып торабыз, чаралар оештырабыз, 8 мартка гадәттә зур лекция үткәрәбез.

Феминистик берләшмә нәрсәгә кирәк? Башкортстанда хатын-кызларның хокуклары бозыламы, әллә бу хакта мәгълүмат җитми дип саныйсызмы?

Русиядә хатын-кызларга карата көчле дискриминация бара

– Уртача кешеләрне алганда, күбесе "Безнең хокукларыбыз бар, тигезлеккә җиттек, безнең башка яулар үрләр калмады" дип уйлый. Ә чынлыкта Русиядә бик көчле дискриминация бара. Хезмәт хакын алганда да, ирләр белән чагыштырганда 30 процент аерма бар. Аннары, көчләүгә дучар булган хатыннарны гаепләү күренеше киң таралган. Шунда ук, җинаять кылучының түгел, көчләнгән кешенең шәхесен тикшерә башлыйлар. Менә шуның кебек төрле аспектлардан караганда, дискриминация бар, бары тик шушыларны халыкка аңлатырга гына кирәк. Дәлилләп сөйли башласаң, барсы да ризалаша. Әмма ни өчендер феминизм дигән сүзгә каршы килү бар. Хәтта безгә икенче сүз кулланыгыз, тигезлек, яклаучы, антисексист дигән исем алыгыз дип киңәш итүчеләр дә бар. Әмма без аның белән риза түгел, чөнки тап феминизмның чын мәгънәсен ачып бирү – максатларыбызның берсе.

Чыннан да, хатын-кызга каршы көч куллану җинаяте тудырган вазгыятькә каршы Уфада пикет та уздырдыгыз. Кешеләрнең моңа карата реакциясе нинди булды?

– Үзем ул пикетта катнашмадым, төркемдәге кызлар үзара оешып, бу эшне башкарып чыкты. Безнең берләшмәдә ниндидер структура, иерархия юк, кемнең нинди идеясе була, шуны тәкъдим итә дә, башкалар хуплап алса, нәрсәдер оештыру мөмкин.

Петербурда уздырылып килүче "Ребра Евы" фестивалендә катнашканыбыз бар. Моннан тыш абортлар проблемына бәйле "Моны кабатларга тырышмагыз" дигән фильм төшердек. Сәнгать кешесе буларак, һөнәрем белән үземнең өлешемне кертергә тырышам. Эшчәнлегебез төрле.

"Моны кабатларга тырышмагыз" фильмын истә тотып сорыйм, аборт эшләтүгә каршы чыгучыларга каршы буларак эшләнгән хезмәт бит ул. Ни өчен?

– Сталин заманында абортлар гомумән тыела. Бу гамәлнең нинди нәтиҗәгә китергәнен беләбез. Олы яшьтәге хатыннарның хәтирәләренә таянып әйткәндә, легаль булмаган абортлар эшләү киң таралган. Шуны аңларга кирәк: баласыннан котылырга теләгән хатын-кыз баладан арыну чарасын күрәчәк. Әмма аның нинди шартларда ясатылуы мөһим. Әлеге вакытта шушындый абортларны легаль рәвештә ясату мөмкинлеге – хатын-кызларның төп хокукларының берсе. Шушы хокук сакланырга тиеш. Моның ише тыюлар белән халык санын арттырып булмый. Баланы төшерүне тыю белән яңа туган сабыйларны үтерү очраклары арта башлый. Моннан тыш, хатын-кыз үлеме ешая. Шуның өчен мондый хәлне тудырмау – җитди мәсьәлә.

Еш кына интернет киңлекләрендәге бәхәсләрдә "Үзенә яхшы ир тапканчы барсы да феминист" дигәнрәк комментарлар укырга мөмкин. Безнең әңгәмәне укучы хатын-кызлар, әйтик, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

– Беренче чиратта, феминизм дигән сүзгә каршы булмаска тиеш ул. Нинди генә хатын-кыз булмасын, аның интернеттан нәрсәдер укып утыра алу мөмкинлеге дә шул ук феминизм яулаган хокук. Бүген хатын-кызның уку-язу, югары белем алу мөмкинлеге бар. Эшкә урнаша алабыз, үз тормышыбызны ничек телибез шулай кора алабыз. Үзебезнең акчабыз бар, аны тота алабыз. Боларның барсын да безгә феминизм биргән. Мин феминист түгел, безгә барлык хокуклар бирелгән дип, күпме генә сөйләсәң дә, шуны аңларга кирәк: безнең һәрбер хокукыбыз әллә ничәмә буын хатын-кызлар тарафыннан яулап алынган җиңүләр. Алар хәтта үзләрен корбан иткән. Феминизм, суфражизм тарихында болар барысы да тасвирланган.

Көчләү кебек бәлагә тарысалар, шул ук феминистлар аларны яклап чыга

Бүген дә хәлләр яхшы түгел диярлек. Мәсәлән, һәр хатын-кыз эшкә урнашканда "Кайчан бала табарга уйлыйсыз?" дигән сорау ишетә. Баласы булса, "Синең яшь балаң бар, бала еш авырый, хастаханәгә йөреп ял алачаксыңмы?" дигән сораулар куела. Акчалы, дәрәҗәле вакансия булса, егетләрне эзлиләр. Канун нигезендә җенесне билгеләү тыелса да, эш тәкъдиме турындагы игъланнарда еш кына ир-егет эзләүләре турында ассызыклыйлар. Мондый дискриминация белән очрашкач, бездән ярдәм сорап киләләр. Көчләү кебек бәлагә тарысалар, шул ук феминистлар аларны яклап чыга.

Күптән түгел Русиядә зур шау-шу куптарган җинаять кылынды – ире хатынның кулларын чабып өзгән. Ул очракта да хатынның адвокаты – феминист. Хатын-кызларның хокукын яклау белән феминистлар шөгыльләнә. Үзләрен феминист дип исәпләмәсәләр дә, беренче чиратта хатын-кызлар тарафыннан безнең хәрәкәткә карата ихтирам булырга тиеш дип исәплим.

"Өстеңә нәрсә кигән идең?" проектын башлап җибәргән идегез, аны тәмамлап булдымы?

– Ул эшләнә, эш дәвам итә. Бу проект хатын-кызның көчләнгән вакытта өстендә булган киеме турында. Иң беренче мондый күргәзмә АКШның Канзас университеты тарафыннан оештырылган. Ә без моны Казакъстан феминистларыннан күрдек. Алар күргәзмә өчен киемнәрне дә, тарихларны да бер көн эчендә җыя алган. Без дә аларның хезмәтен күреп дәртләндек, әмма катнашырга теләүчеләрне таба алмыйбыз. Шундый киемнәр күргәзмәсе эшләү нияте бар. Кешеләр гадәттә көчләүгә дучар булган корбаннарның өстендәге киемен тикшерә, аның әхлагын бизмәнгә сала, янәсе кыска итәк йә артык ачык күлмәк кигән. Ягъни, үзе котырткан дигән фикер туа. Ә бит көчләү – корбанның өстендәге киеменә дә карамый, җинаятьченең башына әлеге теләк кереп оялаган икән, ул аны барыбер башкарып чыгачак. АКШтагы күргәзмә бераз куркыныч та, чөнки анда кечкенә кызларның киемнәре дә бар.

Хатын-кызлар тулысы белән капланган килеш йөргән мөселман дәүләтләрен алыйк, аларда көчләүләр күләме шул кадәр үк зур булып кала. Димәк, көчләүчегә синең нинди киемдә булуың мөһим дә түгел. Ул бары тик ир-атларга бәйле.

"Невидимые люди" дигән проектыгыз да бар бит әле. Анысы нәрсә турында?

Гейларны эзәрлекләүләрдән куркабыз, аларның күбесе үзләре турында хәтта гаиләләренә дә әйтми

– Бу проект ЛГБТ хәрәкәте вәкилләренә багышланган. Документаль фильм әзер, әмма аны халык хозурына чыгармыйбыз, бары тик ябык күрсәтү оештырдык. Петербурда ул проект фестивальдә катнашты. Бу – бик авыр тема, бигрәк тә безнең халык өчен. Ул турыда сүз кузгатсаң, ниндидер нәфрәт сизелә, башка ориентация кешеләрен кабул итмиләр. Фильмда катнашучыларны саклау максатыннан халык хозурына чыгармыйбыз, аларны танулары ихтимал, эзәрлекләүләрдән куркабыз, аларның күбесе бу турыда хәтта гаиләләренә дә әйтми. Шуның өчен берничә ябык фильм карау чарасын оештырдык, алга таба ул фильмның язмышы нинди булыр, әлегә белмим.

Ни өчен феминистлар ЛГБТ әгъзаларын яклап чыга?

– Үземнең карашка ул дискриминацияләр кисеше теориясе булып тора. Төрле аспектлардан алганда, өстенрәк төркем, түбәнсетелгән төркемнәр була. Берүк кешеләр төрле яклап дискриминациягә дучар була ала. Без бөтен хатын-кызларның хокукларын яклаучы буларак, хатын-кызларның мондыйларын гына яклый алабыз, ә тегеләре безне кызыксындырмый дип әйтә алмыйбыз. Гейларны аерып калдыра алмыйбыз. Минемчә, без бөтенесенең дә хокукын якларга тиеш. Аларны кем якласын соң? Болай да бу тема тыелган, алар үз тормышларындагы вакыйгаларны яшерә. Аларга басым барганда без тел яшереп тора алмыйбыз, бу икейөзлелек булыр иде.

Таңчулпан, сезнеңчә көчләүчене җинаятьче итеп, көчләнгән хатын-кызны корбан итеп кабул итәрлек җәмгыять кайчан барлыкка килер икән?

– Минемчә, бу гадел дөньяга ышану дигәннән килә. Әмма бу мантыйка сыешмый торган хата. Кеше еш кына менә болай булган икән, димәк, шушылай булырга тиеш булган дип уйлый. Фәлән кеше нәрсәнедер ялгыш эшләгән дип исәпли. Ә бу дөньяда гаделсезлек бар, күп нәрсә дөрес түгел дип карасаң, бу караш чәлпәрәмә килә. Мондый караштан азат булырга кирәктер. Әгәр дә кеше көчләнгән икән, син аның шәхесен түгел, ә җинаятьченең шәхесен тикшер, ни өчен ул кеше көчләгән, ни өчен ул җинаять кылган дигән сораулар куй. Игътибарның фокусын икенче якка юнәлтергә кирәк. Бездә кызык кына фикер йөртелә: үлем очрагында да, тоталар да, ул нинди булган, ул нинди тормыш алып барган дип корбанның шәхесен тикшерә башлыйлар. Миңа калса, тамып торган тамчы ташны яра, безнең хәрәкәт тә уңай үзгәрешләр кертергә тырыша. Мин шуңа ышанам: Русия җәмгыяте, авырлыклар аша булса да, башка фикердә булганнарны, башка тормыш алып барган, үзенчәлекле кешеләрне ничек бар – шулай кабул итәргә әкренләп өйрәнер.

Салават Юлаев турындагы документль фильм төшергән вакытта
Салават Юлаев турындагы документль фильм төшергән вакытта

​– Сез дә ир-ат һөнәрен сайлагансыз. Режиссурада хатын-кызлар аз, аларның исемнәре, эшләре ул кадәр популяр түгел. Бу нәрсә, хатын-кызлар талантсызрак, дигән сүзме?

– Әлбәттә, юк! Хатын-кыз өчен мөмкинлекләр азрак. Шартлар булган очракта да, хатын-кыз башы белән булдыра алмас дигән шик көчле. Әмма вазгыять нык начар димәс идем, "Оскар" кинопремиясе булсын, хатын-кыз исеме ешрак яңгырай башлады. Безнең Башкортстанда гына да бик өметле, бик актив эшләгән кызларыбыз күп. Күптән түгел Гөлназ Галимуллинаның фильмы презентациясе булды. Кирстен Гайнет, Флүзә Фархшатова кебек режиссерларыбызның исемнәрен әйтергә була. Өлкәнрәк буынны алсак та, хатын-кызлар арасыннан режиссерларыбыз бар. Бу куанычлы күренеш. Әле студентлар арасында да кызлар күренә. Алар куркып тормый. Мин яшьрәк вакытта миңа еш кабатланган: "Бу кызлар эше түгел, бу эшне башкара алмассың", дигән сүзләр сирәгрәк яңгырый.

Гомумән, бу өлкәгә кереп китү сезгә җиңел булды дип әйтә аласызмы? Һәрвакыт үзеңнең башкалардан ким булмагавыңны исбатларга кирәк бит...

“Син – хатын-кыз” дип йөземә бәреп әйткәннәре дә булды

– Җиңел булмады. Әйтергә кирәк, эшемдә дә дискриминация күренеше белән еш очрашып торам. Бик үк тыңлап бармыйлар. Такымың сине тыңлый башласын өчен икеләтә-өчләтә көч салырга туры килә. Мин алар белән бер яшьтә, мәсәлән, ә аларны тыңлату кыенрак. "Син – хатын-кыз" дип йөземә бәреп әйткәннәре дә булды. Шуңа алар белән бәхәсләшепме, әрләшепме, ничек булса да, фильм төшергәндә режиссер – төп кеше, җитәкче дигәнне аңлатырга туры килә. Ниндидер иерархия булмаса, эшнең килеп тә чыкмавы мөмкин. Хәтта кешеләр белән беренче тапкыр күрешкәндә дә, егетләр беренче килеп, бер-беренең кулын кысалар. Ә син бу эшкә катышмаган, кемнеңдер ярдәмчесе сыман читтәрәк торасың. Әмер бирә башлагач, аптырап калалар.

Русия кинемоторграфиясендә җиңелрәкме, әллә Башкортстанныкындамы? Аерма бармы?

– Русиянекендә эшләгәнем юк. Петербурда укыдым, укуымны тәмамлагач та Уфага эшкә кайттым. Милли менталитет дисәләр дә, әллә ни аерыладыр дип уйламыйм.

"Салават юлларыннан" дигән әлегә яңа проектың турында да сөйләшик әле...

– Фильмның презентациясе сентябрь аенда узды. Ул Башкортстан кинемотографистлар берлеге тарафыннан эшләнелде. Алар белән күптән хезмәттәшлек итәбез. Бу кинофильм идеясен берлек рәисе Фәрит Габитов тәкъдим итте. Салават Юлаевны Башкортстаннан алып киткән юлны үтеп, ул булган һәр шәһәрдә туктап, башкорт киноларын күрсәтеп, интервьюлар яздырып, Эстониянең Палдиски шәһәренә кадәр барып җитү максаты куелды. Шул урыннар буйлап үтәбез икән, төбәк өйрәнү музейлары хезмәткәрләре белән сөйләшүләр уздырыйк дип дәртләнеп, Салават белән Юлай кебек персонажларны өстәдек, алар аша халыкка кызыклы, каравы җиңел булган проект эшләргә тотындык.

Русия президенты грантын оттык, акча бүленле. Киноэкспедиция үзе 21 көн дәвам итте. Ике атнадан артык юлда автобуста бардык. Һәр шәһәрдә бер яки ике көн генә булып, чара уздырып, җирле халык белән интервьюлар ясадык. 26 сентябрьдә, Салават Юлаевның үлгән көнендә кинофильмның презентациясен ясарлык итеп өлгерттек.

Тарихчылар Салаватны күп өйрәнгән, ә сез бу экспедиция вакытында берәр яңалык таба алдыгызмы?

– Һәр шәһәрдә аларның кайда утырганы ачык кына билгеле түгел, әмма без, шул вакытта административ биналар, ныгытмалар кайда булган, шуларны табып, шушында утырган булуы мөмкин дип, күрсәттек. Документлар юк, димәк аларны документаль яктан исбатлау мөмкин түгел, бары тик төбәкне өйрәнүчеләр ярдәм итте. "Безнең төрмә шушында гына булган, әгәр Салават моннан узган икән, димәк аның шушында утыруы мөмкин" дип сөйләделәр. Әлбәттә, Салават тирәсендә легендалар да күп. Бигрәк тә Палдискида! Анда җирләнгән урынын да күрсәтәләр, әмма без аңарга бик ышанып та бетмибез, фаразлар бар дип кенә күрсәттек.

Кыргызлар белән сөйләшкән идем, елына 300-ләп фильм төшерәбез, кайберсенә акчаны дәүләт бүлә, кайсысына иганәчеләрне табабыз, диләр…

– Беренчедән, бездә фильм төшерергә акча бирерлек байлар юк. Мәсәлән, без президент грантын "Салават юлларыннан" фильмы бюджетының 80 проценты итеп билгеләдек, ә 20 процент итеп үзебез акча табарга тиеш идек. Республиканың иң бай исәпләнгән "Урал" фондына мөрәҗәгать иттек, хәтта алар да 150 мең генә сум бирә алды. Мондый акчага фильм төшерү мөмкин түгел, билгеле. Төрле режиссерлар төрлечә әйләнә, мәсәлән, Рияз Исхаков әлеге вакытта UTV телеканалы заказы нигезендә бик күләмле сериал төшерде. Алар Исландия, Израилдә дә төшерүгә ирешә алдылар. Бездә әлегә кадәр мондый сериаллар булганы юк иде. Төрле режиссерлар төрле юллар табарга тырыша.

Республикада табылган бөтен акча федераль үзәккә китеп тора

Кыргызстан, Казакъстанны алганда, алар аерым дәүләт икәнен дә онытырга ярамый. Аларның бөтен тапкан акчасы ил эчендә кала, шуңа аларның бай кешеләре дә, дәүләтләренең акчасы да күбрәк. Ә безнең республикада табылган бөтен акча федераль үзәккә китеп тора. Үзебезнең акчабыз юк диярлек. Икенчедән, безнең халык саны да күп түгел, чөнки, шул ук, Кыргызстан яки Казакъстан фильм төшерә икән, шул ук прокатка исәп тота. Алар кинога акча салганда, шул акчаны кире кайтаруны да истән чыгармый. Әгәр бездә берәр бай кинофильмга акча сала икән, димәк ул аны кире кайтарып алмаячак. Безнең республикада 4 миллион кеше яши, кинотеатрга шуның бер кечкенә өлеше генә йөри, бер өлеше генә бара.

Башкортлар тарихи фильм турында хыяллана гына. Гади генә, хәтта кыска гына тарихи фильм төшерү өчен күп акча кирәк. Шул ук тирмәләр утырту, яңадан йортлар торгызу чыгымнар таләп итә. Башкорт фильмнары Русия президенты, Башкортстан башлыгы грантларына төшерелә. Тиз арада үзаллы продюсерлар пәйда булып, алар үз акчаларын киноларга салыр дип өметләнмим. Әлеге вакытта бюджеты 90 млн сумны тәшкил иткән "Безнең өйнең яме" фильмы төшерелде. Аны Мостай Кәрим исемендәге фонд финанслый, алар бөтен Русия прокатына чыгарга исәп тоталар.

Таңчулпан, сезнең хыялыгызда режиссер буларак, шушы китапны фильм итәр идем, я сценарийны кино итеп күрсәтер идем дигән идея бармы?

– Башкорт феминисты Рабига Кушаева турында фильм төшерергә хыялланам. Ул – 1917 елда Беренче башкорт корылтаенда чыгыш ясап, башкорт хатын-кызларына тулы хокук булырга тиеш дип тарихта эз калдырган шәхес. Бөтен корылтайда ул бердәнбер делегат хатын-кыз була, чыгышыннан соң аны көлкегә калдыралар, әтисе аның белән сөйләшми башлый. Әмма ул бөтен Башкортстанның тарихын үзгәртеп җибәргән кеше дип саныйм. Аның тарихы башкортлар өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен, Русия өчен дә кызык булыр иде.

Таңчулпан Буракаева 1982 елда күренекле галим Диккать Буракаев һәм танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Мәрьям Буракаева гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. 2007 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлап, рәссам һәнәрен ала, 2015 елда Петербур кино һәм телевидение институтының режиссерлык факультетын тәмамлый. Таңчулпан дистәләгән документаль һәм нәфис фильмнарның режиссеры, сценаристы буларак билгеле. Ул - Башкортстан кинематографистлар берлегенең җаваплы сәркәтибе, "Башкортстанда феминизм" хәрәкәтенә нигез салучы.

XS
SM
MD
LG