Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар активистлары Синҗан мөселманнарын яклап пикет уздырмакчы


Өремчедә уйгыр кызлары һәм Кытай хәрбиләре
Өремчедә уйгыр кызлары һәм Кытай хәрбиләре

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанда пикет уздырып Кытайда яшәүче татар, уйгыр, казакъ халыкларына теләктәшлек, андагы дини һәм милли дискриминациягә ризасызлык белдерергә җыена.

"Азатлык" берлеге яшьләре Казан хакимиятенә "Кытай, халыклар дискриминациясен туктат!" дип аталган пикет уздыру турында белдерү хаты керткән. Активистлар чараны 18 ноябрь йә 19 ноябрьдә Бауман урамында яки Подлужная урамында уздырмакчы. Белдерү хатында язылганча, пикетта 30 кеше катнаша алачак.

Пикет уздыруның төп сәбәбе - Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарга каршы алып барылучы сәясәт. "Соңгы елларда бу кырыс сәясәт тагын да көчәя һәм хәтта безнең милләтәшләребезгә - Кытайда яшәүче татар халкына да кагыла башлаган: аларны да тоткарлыйлар, дин тоту һәм йолаларны үтәүгә киртә куялар. Шәхси тормышлары да тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында. Кешеләрне теләсә кайсы вакытта йә сәяси тәрбия үзәгенә, йә төрмәгә алып китәргә мөмкиннәр, ә якыннары бу хакта белми дә кала", диелә Казан мэриясенә язылган белдерү хатында.

Активистлар әлеге пикет белән Кытайда яшәүче татар, уйгыр, казакъ халыкларына теләктәшлек, андагы дини һәм милли дискриминациягә ризасызлык белдерергә, кеше хокукларының үтәлешен таләп итәргә җыена. Алар шулай ук уйлап чыгарылган гаепләр белән тоткарланган кешеләрне иреккә чыгаруны, уйгыр, татар, казакъларның хокукларын күпчелекне тәшкил иткән халык хокуклары белән тигезләштерүне, шәхси тормышларына кагылмауны да сорый.

Узган җәй Азатлык Кытайда мөселманнар өчен "яңача тәрбия үзәкләре" булдырылуы турында язган иде. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG