Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргалине алты айга Киров өлкәсенең башка колониясенә күчергәннәр


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Данис Сәфәргалинең хатынына аның белән күрешү 20 декабрьдән соң гына мөмкин булачак. Хатларында ул сәламәтлеге һәм тотылу шартлары турында язмый.

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 6нчы санлы колониядә барлыгы алты ай булачак. Аны анда Кирово-Чепецкида 5нче санлы колониядән октябрь аенда күчергәннәр иде. Сәфәргалинең анда ярты ел булачагы турында активистның хатыны Гүзәл Сәфәргали Idel.Реалиига сөйләгән. Ул узган җомгада ире янына барган булган, ләкин күрешүгә рөхсәт булмаган. 20 декабрьдән соң гына күрергә мөмкин булачак диелгән.

Сәфәргали хатларында тоту шартлары һәм сәламәтлеге турында язмый ди Гүзәл ханым. Ул моны җәзаларны үтәтү системында "цензура" белән аңлата. Сәфәргалинең ни өчен башка колониягә күчерелүен дә ул белми.

Моңа кадәр Сәфәргалине, прокурор килгәч, намазын өзеп каршына барып басмаган өчен штраф изоляторына япканнар иде. Гүзәл ханым иренә басым ясалуы турында әледән-әле сөйләп тора.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG