Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы Борһановка "ата-аналарны тезләндерү" турындагы сүзләре өчен кисәтү җибәргән


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Татарстан мәгариф министрына шау-шу уяткан сүзләре өчен кисәтү җибәрелгән, ә җинаять эше ачуга нигез табылмаган диелә.

Татарстан прокуратурасы республика мәгариф министры Рәфис Борһановның укытучылар киңәшмәсендә "ата-аналарны тезләндерү" турындагы сүзләре өчен "федераль кануннарны бозуга юл куярга ярамый" дип кисәтү җибәргән. Бу хакта урыс телле ата-аналар төркеме (РоСТ) хәбәр итә.

Шул ук вакытта прокуратура административ эш ачу турындагы мөрәҗәгатьне кире каккан. Оешма җавабында әйтелүенчә, Борһанов чыгышының тулы тексты психологик-лингвистик тикшерү уздыру өчен Волгоград шәһәрендәге "Көньяк эксперт үзәгенә" җибәрелгән. Экспертиза чыгышта кеше хокуклары, ирекләре һәм мәнфәгатьләре бозу тампаган. Шуңа күрә прокуратура дискриминация нигезендә административ эш ачуны кире каккан.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге дә Рәфис Борһановка карата җинаять эше ачу мөрәҗәгатен канәгатьләндермәгән. Моны Татарстанның урыс телле ата-аналары төркеме сораган иде. Тикшерү комитеты РоСТ мөррәҗәгатендә "нинди дә булса конкрет җинаять кылыну турында мәгълүмат тапмаган" диелә.

Борһанов Чаллыдагы укытучылар киңәшмәсендә татар телен сайламаган ата-аналарны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул анда "Һәр укытучы теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала" дигән сүзләр дә әйтте. Бу урыс телле ата-аналар арасында шау-шу тудырды.

"Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" урыс телле ата-аналар төркеме министрның "Конституциягә каршы гамәлләренә чик куюны" сорап Путинга мөрәҗәгать тә язды.

Татарстан президентының матбугат вәкиле Борһановның сүзләрен дөрес аңламадылар, "матбугат чаралары фейк таратты" дип акланырга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG