Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт яшьләре бердәм, татарларга да оешу кирәк"


Татар яшьләренең түгәрәк өстәле, Уфа, 15 ноябрь 2018
Татар яшьләренең түгәрәк өстәле, Уфа, 15 ноябрь 2018

15 ноябрь Уфада бер төркем татар яшьләре түгәрәк өстәл уздырды. Чарада татар яшьләренең сүлпәнлеге һәм даими эшләүче яңа оешма төзү хакында сүз барды.

Чара Дөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегендә узды. Анда Дөнья татарлары конгрессының Уфадагы вәкиле, композитор Алик Локманов, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм башкаладагы югары уку йортлары студентлары катнашты. Чарада Уфа авиация-техник, Башкортстан авыл хуҗалыгы, Уфа медицина университетлары студентлары бар иде. Күпчелекне Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары тәшкил итте.

Түгәрәк өстәлне ачып, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов республикадагы татар яшьләре хәрәкәте тарихы белән таныштырды:​

Заһир Хәкимов һәм Алик Локманов
Заһир Хәкимов һәм Алик Локманов

"Башкортстанда татар яшьләре хәрәкәте 90нчы еллар башында оешты. Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар телен һәм мәдәниятен сөючеләр клубы, Татар иҗтимагый үзәге берникадәр соңрак оешты. Шулай итеп, милли хәрәкәт башында яшьләр тора. Әле дә яшьләр туган телне саклауда күп эш башкара ала", диде.

Дөнья татарлары конгрессының Уфадагы вәкиле, композитор Алик Локманов:

"Башкортстандагы татар милли хәрәкәте көрәше нәтиҗәсендә республикада ике татар театры, татар яшьләренең "Өмет" гәзите, "Тулпар" журналы, югары уку йортларында татар бүлекләре оештырылды һәм башка татар мәдәни учаклары барлыкка килде. Бүген көрәш сүнде. Ләкин Башкортстан татарларының ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелгән дип әйтеп булмый. Башкортстан филармониясендә, яшьләр һәм курчак театрларында татар төркемнәре юк. Башкортстан телевидениесендә бер генә татар тапшыруы да юк. Башка проблемнарны да атарга була", диде. Ул башкорт яшьләренең бердәмлегенә, оешканлыгына соклану белдереп, татарларга да оешу кирәклеге турында әйтте.

Алик Локмановның урынбасары Әлмирә Ногманова туган телне бары тик берләшеп эш иткәндә генә саклап калып булуы, яшьләрнең бу эштә урыны турында сөйләде. "Берлек" һәм "Сәхибҗамал" оешмалары вәкиле Зәлия Ахунова яшьләрне берләшергә чакырды. "Азатлык" татар яшьләре оешмасында эшләгән елларындагы вакыйгаларны искә төшерде.

Азатлык хәбәрчесе чарада катнашкан яшьләрнең фикерләрен белеште.

Башкортстан медицина университеты студенты Гөлназ Хәбибуллина:​

Гөлназ Хәбибуллина
Гөлназ Хәбибуллина

"Бүген республикадагы татар яшьләре оешмаган, таркау. Һәркем үз казанында гына кайный. Безгә берләшү кирәк. Бергә киләчәккә бурычлар куеп, максатларыбызны тормышка ашыру юнәлешендә эшләргә тиешбез. Мин, шәхсән, безгә үрнәк булырдай кешеләрне чакырып, очрашулар уздыру кирәк дип уйлыйм. Андый кешеләр милли үзаңны күтәрергә һичшиксез булышлык итәчәк".

Башкортстан дәүләт университеты студенты Айгөл Сабирова:

Айгөл Сабирова
Айгөл Сабирова

"Татар яшьләре татарча сөйләшсен өчен аларны кызыксындырырлык чаралар да күп булырга тиеш. Мин үзем дә шул чараларны оештырырга, анда кайнарга әзер. Күңел ачу чаралары гына уздырырга түгел, ә беренче нәүбәттә туган телгә мәхәббәт уятырдай чаралар уздырырга кирәк".

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студенты Галия Шадманова:

Галия Шадманова
Галия Шадманова

"Безнең уку йортының татар бүлегендә төрле чаралар оештырылып килә. Аларның иң зурлары "Җанлы сүз" һәм "Туган як шигърияте" дигән чаралар. Алар татар теленә мәхәббәт уятуга булышлык итә. Мин тагын да шундый колачлы чаралар уздыру кирәк дип уйлыйм. Моның өчен без тупланырга тиеш".

Башкортстан дәүләт нефть-техник университеты студенты Алсу Ишбулдина:​

Алсу Ишбулдина
Алсу Ишбулдина

"Минем үземдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашканнан соң татарлык уянды. Безнең уку йортында төрле милләтләр көне уза. Казакъстан, Үзбәкстан, Ангола халыклары көннәренә кадәр уза, ә татар, башкорт халыклары көннәре оештырылмый. Шуңа мин уку йортында үзебезнең халыкларның көннәрен уздыру, анда милләттәшләребезне туплау мәсьәләләре белән шөгыльләнергә уйлыйм. Мин балаларны бик яратам. Безгә милли орлыкларны балалар бакчаларыннан ук салу турында да уйларга кирәк”.

Чарада татар яшьләренең даими эшләүче оешмасын төзергә карар ителде. Аңа кадәр интернет челтәр аша төркем оештырып, шуның аша хәбәрләшеп торырга булдылар. Алдагы утырышка һәркем ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләр туплап килергә килешенде. Икенче утырыш алдагы атналарда ук узачак.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкортстан татар яшьләрен оештыру турында агымдагы елның гыйнварында инде бер сөйләшү узган иде. Ул Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин катнашлыгында үтте. Анда да даими җыелып торырга, татар яшьләрен туплау эшләре алып барырга дигән фикергә килгән иделәр.

XS
SM
MD
LG