Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә оптимизмның кимүе беренче чиратта яшьләрдә чагыла"


Казанда протест чарасы (архив фотосы)
Казанда протест чарасы (архив фотосы)

Cоциолог Фәргать Дәүләтҗан Русиядә узган сораштыруда халыкның 58 процентны тормыштан канәгатьлек белдерүенә шикләнеп карый.

Русияләрнең социаль кәефе былтыргы белән чагыштырганда начарайган. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше үз гаиләләренең яшәү дәрәҗәсе яхшырыр дип өметләнә. Тагын 25 проценты үз тормышының күпкә начараюын көтә. Респондентларның 40 проценты бүген ничек яшиләр, киләчәктә дә берни үзгәрмәс дип фаразлый.

Азатлык та Казан урамындагы кешеләрдән киләсе елда үз тормышында ни көтүләре турында сорашты.

Киләсе елда тормышыгыз яхшырырмы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

ВЦИОМ сораштыруына караганда, тулаем алганда тормышларыннан канәгать булулары турында русияләрнең 58 проценты белдергән. 16 процент тормышларыннан канәгать түгел, ә 21 процент өлешчә канәгать дип белдерелә. Cоциолог Фәргать Дәүләтҗан 58 процентның канәгать булуы турындагы белдерүне бәхәсле дип саный. Аның фикеренчә, сәяси ышаныч белән бәйле сорауларга халык бик сак җавап бирә.

"Сораштыруда катнашкан русияләрнең 58 проценты тормыштан канәгать дип язылган. Узган ел бу 63 процент булган. Әлбәттә, Нигерия, Сомалида яшәүчеләр дә үз тормышыннан канәгать булырга мөмкин. Халык үз стандартларына күнеккән. Бу һәр кешенең үзен ничек хис итүенә бәйле. Мисал өчен, русияләр өчен гадәти саналган стандарт Европа кешесе өчен фәкыйрьлек дип санала. Русиядә яхшы яшәүче дип саналган, Европада ярлы дип саналырга мөмкин", ди Дәүләтҗан.

Социолог сүзләренчә, халык күп очракта сәясәттән, икътисадтан ерак тора, үз тормышында кайный. Алар үз стандартларына ияләшкән. Әле күпләр сугыштан соңгы ачлык, ялангачлыкны онытмаган. Шуңа, ул вакыттагы кебек ачлык булмаса, бу инде алар өчен яхшы санала. Торак коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләрен түләсә, күпләр инде канәгать. Шул ук вакытта хәзер миллионнарча кеше ипотека корбаны. Бу да кешеләрнең социаль кәефен кыруга бер сәбәп.

Элек сәясәткә битараф булганнар да хәзер сәяси протестка кушыла башлады

"Шуңа 58 процент халыкның канәгать диюе, ул кешеләрнең ничек тә сакланып калырга тырышып үзен үсендерүе генә. Шул ук вакытта Русия өчен бу түбән саннар. Инде 50 проценттан да түбәнгәрәк тәгәрәсә, бу илдә социаль һәм сәяси хәл тотрыксызга әйләнә бара дип саналачак. Кешеләрнең үз-үзен тотышында бу тискәре чагылыш табачак. Протест активлыгы артачак. Бу инде хәзер үк күренә. Элек сәясәткә битараф булганнар да хәзер сәяси протестка кушыла башлады. Бу беренче чиратта пенсия яшен арттыру белән бәйле. Икътисад үсешенә өлеш кертүче 40-50 яшьлекләр инде протестның кайбер формаларын куллана. Әлбәттә, пенсия реформасына каршы чыгучылар телевидениедә күрсәтелмәде. Күпчелек халык телевизор карый. Мәгълүмати блокада булды. Кешеләрнең игътибарын читкә алып китәргә тырыштылар. Бездә ниндидер бәйсез мәгълүмати мохит юк бит.

Интернетны күбрәк яшьләр карый. Һәм башлап йөрүчеләр дә нәкъ алар булды. Интернетта пенсия реформасына каршы миллионнан артык имза җыелды. Бик аз мөрәҗәгатьнең генә шул кадәр күп тавыш җыйганы булды. Тик аның Русия президентына барып җитмәвен әйттеләр. Русиядә Көнбатыштагы кебек социаль яклау, теләктәшлек юк, шуңа ул сүрелде. Җәмгыять Сталин чоры, совет чоры нәтиҗәсендә ялгыз килеш сакланып калырга күнекте", ди ул.

Әгәр Керич мәктәбендә ут ачучының көндәлеген карасак, ул перспектива күрмәвен яза

Белгеч әйтүенчә, Русиядә сәяси оптимизмның кимүе беренче чиратта яшьләрдә чагыла. Яшьләр киләчәккә перспектива күрми һәм шуңа алар сәяси активлык күрсәтеп протест хәрәкәтләренә кушыла, яисә эчүгә сабыша, наркотик куллана башлый дип саный ул.

"Үз-үзенә кул салучылар да бар. Керич мәктәбендәге хәл дә яшьләр агрессиясенең бер төре. Әгәр Керич мәктәбендә ут ачучының көндәлеген карасак, ул перспектива күрмәвен яза. Бу шул социаль оптимизм кимүе инде", ди Фәргать Дәүләтҗан.

Ул сораштыруны уздыручыларның 2009 елгы кризис елларын авыр чор буларак билгеләве белән бик үк килешеп бетми.

Керемнәр дөрес бүленми. Бер өлеш байый, ә халыкның күпчелеге киресенчә аска тәгәри бара

"Бездә кризис хәле инде 1990нчы еллардан бирле дәвам итә дияргә була. Хәзер инде ул торгынлыкка керде. Үсеш туктады. Бу җәмгыятьтә систем мәсьәләләре хәл ителмәүгә бәйле. Керемнәр дөрес бүленми. Бер өлеш байый, ә халыкның күпчелеге киресенчә аска тәгәри бара. Дмитрий Медведев президент кәнәфиенә утыргач бу хакта әйтте, хәтта нәрсәдер эшләргә дә тырышып карады, әмма нәтиҗәдә ул сүздә генә калды", ди Дәүләтҗан.

Шул ук русияләр фикерен белешү үзәкләре еш кына халыкның Русия президентына ышанычы югары булуын бәян итә. Социолог моны да бәхәсле саннар дип саный. "Сайлаулар вакытында да хәрәмләшүләр булмаган төбәкләрдә хакимият фиркаләре җиңелә барганын күрәбез. Оппозиция алга чыга. Халык хакимияткә ышанмый, алар аннан читләштерелгән", ди ул.

XS
SM
MD
LG