Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВЦИОМ русияләрнең "социаль кәефе" начараюы турында белдерә


Сораштыруга караганда, русияләр тулаем алганда үз томышыннан канәгать, әмма илнең икътисади һәм сәяси перспективаларын югары бәяләми.

Русияләрнең социаль кәефе былтыргы белән чагыштырганда начарайган. Мондый нәтиҗәгә Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) социологлары килгән дип яза РБК.

Халыкның социаль кәефен бәяләү өчен белгечләр аерым индексларны исәпләп чыгарга. Алар: оптимизм индексы, тормыш белән канәгатьлек индексы һәм илнең иҗтимагый үсеш векторы индексы.

2018 елның октябрендә барлык индекслар да, былтыгы октябрь белән чагыштырганда, "минус ягында" булган.

Иң түбән дәрәҗәгә социаль оптимизм (63тән 40ка калган) һәм икътисади оптимизм (59дан 43кә калган) индекслары төшкән.

Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше үз гаиләләренең яшәү дәрәҗәсе яхшырыр дип өметләнә. Тагын 25 проценты үз тормышларының күпкә начараюын көтә. Респондентларның 40 проценты бүген ничек яшиләр, киләчәктә дә берни үзгәрмәс дип фаразлый.

Икътисадтагы хәлләрне уртачадан түбәнрәк дип бәяләүчеләр саны, уңай бәя бирүчеләр белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк (27 һәм 13 процент).

Шулай да үз тормышыннан канәгатьлек индексы былтыргы 60 пункттан 63кә җиткән. Тулаем алганда тормышларыннан канәгать булулары турында русияләрнең 58 проценты белдергән. Сораштыруда катнашучыларның тагын 16 проценты тормышларыннан канәгать түгел, ә 21 проценты өлешчә канәгать дип белдергән.

Гаиләләренең дә, илнең дә киләчәген пессимистик бәяләү - хәвефле билге дип саный НИСоцУ социаль-икътисади тикшерүләр үзәге җитәкчесе Олег Чернозуб. "Русияләр фикеренчә, хәлләр сәяси өлкәдә дә, икътисадта та начарая. Халык күзлегеннән караганда, моннан да начаррак хәлләр 2009 елгы кризис нәтиҗәләреннән соң һәм "Болотная протестлары" чорында гына булган иде", ди Чернозуб.

Күптән түгел Левада үзәге уздырган сораштырулар да Русиядә киләчәкләрен берничә елга планлаштырып куючылар саны кимүен күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG