Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Кожемяко Приморье башлыгына намзәт буларак теркәлде


Олег Кожемяко
Олег Кожемяко

Кожемяко "Бердәм Русия" ярдәменнән баш тартты һәм намзәтен үзе тәкъдим итте.

Приморски крае сайлау комиссиясе төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Кожемяконы губернаторлыкка намзәт буларак теркәде.

Кожемяко "Бердәм Русия" ярдәменнән баш тартты һәм намзәтен үзе тәкъдим итте. Комиссия Кожемяко өчен җыелган имзаларның күпчелеген кануни дип таныды.

Моңа кадәр сайлау комиссиясенә документлар тапшыру турында коммунист Андрей Ищенко да белдергән иде. Ул да үз намзәтен үзе тәкъдим итте, чөнки КПРФ аны сайлауга кабаттан чыгарудан баш тартты.

Ищенко Приморски краенда сентябрьдә узган губератор сайлауда катнашкан иде инде. Ул вакытта сайлауда "Бердәм Русия" намзәте Андрей Тарасенко җиңүче дип игълан ителде. Тавышларны санау вакытында соңгы минутларга кадәр КПРФ намзәте Андрей Ищенко алда барды. Тавыш бирү кәгазьләренең 95 процентын санаганнан соң да Тарасенконың Ищенкога алты процент оттыруы күренә иде. Әмма ахырда Тарасенко өчен тавышлар кинәт артып китте һәм ул җиңеп чыкты. Сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәнән соң, КПРФ тарафдарлары урамнарга чыкты. Ищенко сайлау бүлгелерендә хәрәмләшүләр булды дип белдерде.

Соңрак Русия Үзәк сайлау комиссиясе Приморьеда губернатор сайлау нәтиҗәләре гамәлдән чыгарды.

Яңа сайлау 16 декабрьгә билгеләнгән. Сайлауда катнашыр өчен 17 кеше документларын тапшырган, намзәт буларак әлегә өч кеше теркәлгән.

XS
SM
MD
LG