Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда яшибез икән, татар телен белергә кирәк"


Анна Авраменко улы Максим белән
Анна Авраменко улы Максим белән

Иннополис мәктәбендә укучы Максим Авраменконың әнисе Анна республикада яшәү өчен татар теле кирәк дигән фикердә. Туган телне сайлаганда ул татар теленә өстенлек бирә. Татар телен сайлауның сәбәпләренең берсе – татар теленә мәхәббәт уята торган укытучы дип аңлатты ул Азатлыкка.

— Анна, сез ана теле буларак рус телен сайлау мөмкинлеге була торып та татар телен сайлагансыз. Сәбәбе нидә?

Беренчедән, без Татарстанда яшибез. Димәк, татар телен белергә тиеш. Икенчедән, улым үзе телләр өйрәнергә тели. Моңа сәләте дә бар. Татар теле белән дә кызыксына. Аннары татар теле укытучыбыз да бик яхшы кеше булып чыкты. Бала аны ярата, татар теле дәресен көтеп тора. Ул бездә ике ел рәттән татар телен укыта. Күп нәрсә укытучыдан, аның мәгълүматны ничек итеп җиткерүеннән тора.

— Узган елгы вакыйгаларны искә алсак, Сезгә туган тел итеп татар телен сайлаудан баш тартырга киңәш итүче булдымы?

— Юк, кире күндермәделәр. Миңа нидер әйтүче дә, киңәш бирүче дә булмады. Баланың тел өйрәнәсе килә икән, нигә әле мин каршы килергә тиеш? Бу – баламның теләге. Мин аңа беркайчан да каршы килмәячәкмен. Чит-ятларның фикеренә дә колак салмыйм. Баламның омтылышлары мөһимрәк.

"Татарстанда яшибез икән, татар телен белергә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:08 0:00

— Сыйныфта ана телен сайлаганда, бизмәннең кайсы ягы күбрәк басты: рус телеме, әллә татар телеме?

Татар теле дәресләре күбрәк булса да комачауламас иде

— Рус телен сайлаучылар күбрәк булды, әлбәттә. Тик мин, әйткәнемчә, балам теләгәнчә эшләдем. Татар телен өйрәнәсе килә икән, каршы түгел. Татар теле дәресләре саны кимеде, әмма моңа кадәр нинди таләпләр булды, шулай сакланды. Ягъни дәрестә балалар эшли, укый да, яза да, хезмәтенә күрә билге ала, өйгә эш дә бирәләр. Өйгә эшне улым үзе әзерли. Шигырь, ниндидер зур текст тәрҗемә итәргә кирәк булганда, укытучыбызга шалтыратабыз. Чынында татар теле дәресләре күбрәк булса да комачауламас иде.

Миңа калса, телләрне югары дәрәҗәдә укыткан, профессиональ мөгаллимнәр булган татар мәктәпләре булса, урыс ата-аналары да балаларын шунда укытырга теләп чират торыр иде. Әйткәнемчә, улым телләр өйрәнергә тели.

— Күп кенә урыс телле балаларның ата-аналары: "Мәктәптә 11 ел буе татар теле дәресе укытыла, балалар исә барыбер юньләп татарча сөйләшә белми", дип зарлана. Сез мәктәбегездә татар телен ничек укытуларыннан канәгатьме?

— Кемдә ничектер – белмим, әмма үзем баламда күп уңай үзгәрешләр сизәм. Татарча бик күп сүзләр куллана, акрынлап сөйләшә дә башлады. Өйгә кайткач дәрестә кызык булды дип сөйли. Хәтта татар теле буенча олимпиадада катнашып, икенче урын да алды.

— Ата-анасы татар була торып та, мәктәптә ана теле итеп урыс телен сайлаучылар бар, ә урыслар арасында туган тел итеп татарчаны сайлыйлар. Бу күренешнең сәбәбе нидә икән?

— Татар гаиләләре туган тел итеп урыс телен укуга гариза язучылар бар, безнең мәктәптә дә шактый. Бу күренеш миңа бик сәер тоела. Сәбәпләрен аңлата алмыйм. Урыслар татар телен телне яхшырак белү өчен сайлаган кебек, бәлки, аларның да урыс телен ныгытыбрак өйрәнәсе киләдер. Мин шулай гына аңлата алам моны.

— Татар теле балалар да, ата-аналар да бик теләп өйрәнә торган телгә әверелсен өчен ни эшләргә кирәк? Аның популярлыгын ничек арттырырга?

Мәктәптәге фәннәрнең күбесен татар телендә укытуның да файдасы тими калмас

— Тел өйрәнгәндә, мәгълүмати такталар бик булыша. Транспортта тукталышларны урыс һәм татар телләрендә әйтүнең дә файдасы бар. Татар телендә күбрәк кинофильмнар төшерелсен, балалар яратып караган мультфильмнар да татарча титрлар белән күрсәтелсен иде. Татар телендә заманча бинада яхшы белем алу мөмкинлеге тудырылса, телне өйрәнергә теләүчеләр саны бермә-бер артыр иде. Мәктәптәге фәннәрнең күбесен татар телендә укытуның да файдасы тими калмас иде.

— Сез Татарстанда яшибез икән, аралашыр өчен татар телен белергә файдалырак дидегез. Сез үзегез татарча белмисез, телне белмәү сезгә Татарстанда яшәргә комачаулыймы?

— Без күченеп кайттык, татар теленең бер өлешен мәктәптә өйрәнергә туры килде. Анысы да бик аз күләмдә. Әгәр яхшырак өйрәнсәм, миңа күпкә уңайлырак булыр иде дип уйлыйм. Татар телен белмәгәнгә үкенгән, уңайсыз булган очраклар да бар. Гап-гади очраклар була, кайчак кайберәүләрнең үзара сөйләшкәнен аңламыйсың, әңгәмәдә катнашасың килә, ә татар телен белмим! Яки кызык мәгълүмат була, шул чак татар телен белмәвемә үкенеп куям. Шуңа күрә мөмкинлек чыкса, аны яңадан өйрәнер идем.

— Ничек уйлыйсыз: узган елгы тел белән бәйле низаглар аркасында җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәсәбәтләр үзгәрдеме?

Әйе, бераз сизелә. Шулай да күп нәрсә кешенең үзеннән, тәрбиядән торадыр, миңа калса. Мәсьәләне артык зурга җибәрделәр. Сайлау мөмкинлеге ул дәрәҗәдә кискен куелырга тиеш түгел. Тел мәсьәләсендә ниндидер кысалар куярга да кирәкми. Тел мәсьәләсенә хакимият тә артык зур басым ясады. Бу темага бөтенләй кагылмасалар да була иде.

* * *

Шулай итеп, кайбер урыс ата-аналары мәктәптә балаларына туган тел итеп татар телен сайлаганда, татар ата-аналары, киресенчә, туган тел итеп урыс телен сайлый. Моның сәбәбе нәрсәдә? Азатлык видео аңлатма тәкъдим итә.

Ни өчен татарлар туган тел итеп урыс телен сайлый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00
XS
SM
MD
LG