Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрҗанинең рухын рәнҗеттеләр


Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәл
Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәл

Казанда Мәрҗанигә һәйкәл кую – аның рухын рәнҗетү булды, чөнки Шиһабетдин хәзрәт – дин әһеле, пот-сыннарның ислам динендә тыелуын яхшы белгән зат.

Мәрҗанигә хәзер бездән бары тик дога кирәк, ә безгә – Мәрҗанинең хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итеп чыгарып, халыкка җиткерү кирәк. Билгеле булганча, ул үзенең дини һәм фәнни-тарихи хезмәтләренең күпчелеген гарәп телендә язган, алар һаман тәрҗемә ителмәгән. Мәрҗани буенча фәнни-гамәли конференцияләр дә күз буяу, өстән төшерү өчен генә эшләнә, аның иҗатын тирән төшеп аңлау һәм халыкка аңлату юк дәрәҗәсендә. Менә шул бушлыкны тутыру өчен, ак балчыктан әвәләп, өрәген бастырып куйдылар, ул үзенең мәчетенә карап, хәйран булып тора.

Татарстан җитәкчеләре җиңел юлдан китте – милли һәм дини мәсьәләләрне хәл итәсе урында, һәйкәл куеп кына котыла

Әйе, Татарстан җитәкчеләре җиңел юлдан китте – милли һәм дини мәсьәләләрне хәл итәсе урында, һәйкәл куеп кына котыла! Милли мәктәпләр бетерелде, милли институт ачылмады, хак мөселманнар төрмәләргә ябылды, укымышлы имамнар эштән алынды, шушы гаделсезлекне хәзер һәйкәл куеп капларга тырышалар. Имеш, менә татар өчен ничек нык эшлиләр икән бит ил агайлары – биючедән башлап, муллага хәтле һәйкәл куялар! Наданлык хәттин ашкан! Мөфти-муллалар бу һәйкәлләрне ачканда, сандугач булып сайрыйлар, берсе дә, "Ислам динендә сын кую хәрам, бу гөнаһ эш санала!" дими. Әле аклану да табалар, имеш, бу сыннарга табынмыйлар бит, аларга иләһә итеп карамыйлар! Һәйкәлләр алдына кочак-кочак чәчәк салып, баш июләр, аның иясен чиктән ашып олылаулар – шул табынуның башы инде ул, җәмәгать!

Кешелек дөньясы бу адашу юлын үткән – элгәргеләр үзләренең галимнәрен шәхес буларак шушылай олыласалар, берничә буын үткәч, аларга иләһә итеп карый, табына башлаганнар. Бу хакта Коръән дә, хәдисләр дә кисәтә. Бу хакта безнең мөфти-имамнар да белә булыр, әмма Аллаһка түгел, түрәләргә ярар өчен, алар Мәрҗанигә генә түгел, иблиснең үзенә һәйкәл куюны да аклаячаклар. Шәймиев миллион долларларга төшереп, шайтан сынын ясаткач, берничә дин әһеле генә моңа каршы чыкты бит, калганнары дәшмәде. Ул шайтан сыны әле һаман үз вакытын көтеп ята, дин әһелләренең, "Бу безгә бәрәкәт китерәчәк", дип әйтергә тәмам өлгереп җитүләрен көтә булыр.

Ислам дөньясында бәлки беренче тапкырдыр, чалма-чапанлы имамга һәйкәл куелды

Мин соңгы көнгә хәтле Мәрҗанигә һәйкәл куелмас, дин әһелләре бу хәрам эшне туктатыр, дип өметләндем, шул фикеремне башкаларга да җиткердем. Әмма буласы эш булды, бәлки ислам дөньясында беренче тапкырдыр, чалма-чапанлы имамга һәйкәл куелды. Хәзер мин тагы да тирәнрәк уйларга төштем – Аллаһы Тәгалә бу сынны куярга ирек биргән икән, димәк, монда безгә зур кисәтү бар! Бу бит әле Аллаһның җәзасы да булырга мөмкин, ягъни, дөньялыкта нәрсәне яратсаң, үлгәч шуның белән бәяләнерсең.

Мин Шиһабетдин Мәрҗани турында аның замандашлары һәм бүгенге галимнәр язган хезмәтләрне яңадан укып чыктым. Холкындагы артык һавалык, шәп яшәргә, тәмле ашарга ярату, гади халык белән аралашканда тәкәбберлек чигендәге дорфалык, беркемгә дә баш бирмәү, шул ук вакытта шәһәр түрәләре белән дус яшәү, мәдрәсәләргә урыс телен кертергә рөхсәт бирү, үз балаларын махсус тәрбиячеләр яллап, урыс һәм яһүди телләренә, музыкага өйрәтү... (Болар турында тулырак мәгълүматны 1915 елда Казанда Мәрҗанинең 100 еллыга багышлап чыгарылган китаптан, шулай ук 2017 елда Казанда басылган "Татарский Геродот. К 200-летию Шигабутдина Марджани" дип аталган җыентыктан алырга мөмкин.)

Мәрҗанинең тау-тау хезмәтләре урынын чалма кигән балчык сыны алды

Әйе, ул Казан уртасында иң яхшы йортларда яшәгән, Казан урамнары буйлап, иң яхшы атларда чаптырган, өстәлендә иң яхшы ризыклар булган, киемнең дә иң кыйммәтлесен, затлысын кигән. Әмма шул ук вакытта Мәрҗани дин һәм татар тарихы буенча иң зур, иң укымышлы галим дә булган, шуның өчен, халык аның холкындагы бу сыйфатларга игътибар итмәскә тырышкан, моңа хакы бар, дип уйлаган. Башка татар зыялылары да аны олылаган, таныган, кайбер дин әһелләре белән каты бәхәсләргә керүен, аларны "аяк астына салып таптавын" ул муллаларның наданлыгыннан күргәннәр. Ни булса булган, Шиһабетдин Мәрҗани үзе исән чакта ук инде Казан тәхетенең түрендә булган, бу хәл аңа ошаган, һәм ул шушы яшәү рәвешеннән баш тартмаган. Һәм бүген Мәрҗанинең, гипс сын булып, мәчете-йорты каршына кайтып утыруы – ул инде шул яшәү рәвешенең дәвамы, нәтиҗәсе генә. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Аның чәчкәннәре гыйлем орлыклары булса да, алар милләт кырында шытып чыга алмады, Мәрҗанинең тау-тау хезмәтләре урынын чалма кигән балчык сыны алды, чөнки замана татарларына нәкъ шул кирәк иде.

Бәлки җитәкчеләр үз ялгышларын аңлап, Мәрҗани һәйкәленнән баш тартыр

Инде җәсәде туфракка әйләнгән Мәрҗани хәзрәтнең рухына барыбер тынычлык кирәк, исәннәрнең, "Бавабетдин улы Шиһабетдиннең бәндәчелек белән белеп яки белмичә кылган гөнаһларын кичер, Раббым!" дип дога кылуыбыз кирәк. Чөнки ул милләт өчен күп эшләгән кеше, халкыбыз өчен караңгы бер чорда гыйлем чырагын яндырган инсан, ялгыша-ялгыша булса да, аны яктылыкка таба җитәкләп алып барган шәхес. Урыны җәннәттә булсын! Амин! Милләт иманга килгәч, шулай дип дога кылыр, Мәрҗани хәзрәтне шулай искә алыр, ә һәйкәле аңа кирәк булмас, инша Аллаһ! Бәлки әле җитәкчеләр дә, үз ялгышларын аңлап, Мәрҗани һәйкәленнән баш тартырлар, аны алып куярлар, дигән өметтә калам.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG