Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Мәрҗани һәйкәленә дүрт телдә язарга кушкан


Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл
Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл

Бары тик "Марджани" дип русча язу белән генә ачылган Мәрҗани һәйкәлендә татар, инглиз, гарәп телләрендә дә язулар өстәләчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленә татар, инглиз һәм гарәп телләрендә язулар өстәргә кушкан. Бу хакта президентның матбугат вәкиле Лилия Галимова сүзләренә сылтанып, "Татар-информ" яза.

"Татарстан президенты Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлендә язу бары урыс телендә генә булуына игътибар итте һәм республика мәдәният министрлыгына язуларны тагын өч телдә башкарырга кушты", дигән Галимова.

20 ноябрь Казанның Кабан күле буенда, Мәрҗани мәчете каршысында татар мәгърифәтчесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Анда "Марджани" дип урысча гына язылган иде. Әлеге хәл җәмәгатьчелектә шау-шу уятты, урысча гына язуны "татар халкына төкереп карау" дип атаучылар булды.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Казанда Мәрҗанигә һәйкәл кую – аның рухын рәнҗетү дип саный, чөнки Шиһабетдин хәзрәт – дин әһеле, пот-сыннарның ислам динендә тыелуын яхшы белгән зат.

XS
SM
MD
LG