Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон полициясе "Петров һәм Боширов" төшкән яңа видео күрсәтте


Скрипальләргә һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр
Скрипальләргә һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр

Кадрларда Британия полициясе Петров һәм Боширов дип атаган ир-атлар Солсбери тимер юл вокзалында һәм шәһәр урамнарында йөри.

Британия полициясе үзенең сайтында Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауны тикшерүгә бәйле өч видеоязма урнаштырды. Скотленд-Ярд матбугат релизында белдерелүенчә, видео 4 мартта, Скрипальләргә һөҗүм булган көнне төшерелгән.

Кадрларда Британия полициясе Александр Петров һәм Руслан Боширов дип атаган ике кеше Солсбери тимер юл вокзалында турникет аша чыга һәм шәһәр урамнарында йөри.

4 мартта булган хәлләрне хронологик тәртиптә торгызып, полиция бу ике кеше иртәнге 11 сәгать 48 минутта Солсбери вокзалына килә дип белдерә. 10 минуттан күзәтү видеокамералары аларны Уилтон-Роудтагы ягулык салу урынында теркәгән. Ул Скрипальләр яшәгән йорт яныннан ерак түгел. Өченче видеода көндезге сәгать берләр тирәсендә Петров һәм Боширов Фишертон-стриттагы күпер буйлап атлый. Аннары вокзалга кире кайтып, Хитроуга китә һәм шул ук төнне Мәскәүгә очалар диләр Скотленд-Ярдта.

Полиция шулай ук ялган хушбуй шешәсе фотосын да чыгарды. Агу Британиягә әлеге шешәдә алып керелгән дип фаразлана.

Савытта калган матдә тагын берничә мең кешене агуларлык булган дип белдергән Скрипальләр эшен тикшерүне җитәкләүче полиция офицеры Дин Хейдон BBC-га.

Сүз Nina Ricci хушбуе шешәсе турында бара. Башта аның капкачы ныклап ябыштырылган була. Һөҗүм итүче капкачны ачып, аңа сиптергеч куя дип сөйли полиция вәкиле.

Агуны Скрипальләр йортының ишегенә сиптерү сержант Ник Бейлиның агулануына китерә дип уйлыйлар. Ул беренче булып йортка керә.

Соңрак Солсбери паркындагы шешәне Чарли Роули табып ала һәм, аны хушбуй дип уйлап, дус хатыны Дон Стерджесска бүләк итә. Нәтиҗәдә икесе дә хастахнәгә китерәләр, Стерджессны табиблар саклап кала алмый.

Март башында Солсберида Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

Сентябрь башында Британия прокуратурасы Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.

Үзләрен Александр Петров һәм Руслан Боширов дип атаучылар 13 сентябрь RT телеканалына бердәнбер интервью бирделәр. Алар анда үзләрен бизнесмен дип танытты һәм Солсберига туристлар буларак барганын әйтте.

Bellingcat тикшерү төркеме бу кешеләрнең чын исеме Александр Мишкин һәм Анатолий Чепига дип белдерде. Аларның икесе дә Русиянең күзләү хезмәткәрләре диелә.

XS
SM
MD
LG