Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең өйнең яме (Мостай Кәрим)


Сегодня читаем произведения Мустая Карима "Безнең өйнең яме" ("Радость нашего дома"). Это история, наполненная любовью и добротой, история о том, что нет чужих детей. Текст сокращен и адаптирован для изучающих язык, аудио и перевод ключевых фраз прилагается. Не забудьте пройти тест.

Безнең өйнең яме (Мостай Кәрим)
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:16 0:00
йөкләү

ӘНИ КАЯ КИТТЕ?

Бу вакыйга безнең йортта сугыш вакытында булды. Әти авылның башка ирләре белән фронтта сугыша, ә әни заводта эшли иде.

Бер кышта әни колхоз председателеннән арба сорады һәм безнең Тимертау авылына әбине алып кайтты. Аннары сохарилар киптерде һәм әйберләрен җыйды.

Әниең китә дип миңа беркем әйтмәде. Әмма мин моны аңладым. Миңа бик күңелсез булды.

— Тор, Ямил, тор! — дип уятты мине әби. Әниең шундый тәмле беленнәр пешергән.

Без чәй эчтек. Аннары әни мине үз янына чакырды.

— Улым, мин ерак шәһәргә китәм. Әбиеңне тыңла, яме?

— Яхшы, — дип җавап бирдем мин. Күзләремнән яшьләр ага иде.

— Сак бул, кызым. Ерак юлда кешене кырык бәла көтә, дип юкка әйтмиләр.

Без бераз сөйләшмичә утырдык. Әни кинәт торды да, башта әбине, аннары мине кочаклады.

— Исән-сау булыгыз! — диде ул.

Мин әнине жәлләдем. Ул шундый кечкенә һәм нәзек. Ә урамда кыш, караңгы. Бусагада соңгы тапкыр безгә карады һәм "сау булыгыз" дип өйдән чыкты.

Без әби белән икәү калдык. Мин аннан сорыйм:

— Әби, "кырык бәла" нәрсә ул? Әби авыр сулый:

— Сиңа берсен дә күрергә язмасын, улым!

СЛОВА:

вакыйга — событие​
арба сорады — попросил телегу
үз янына чакырды — подозвал к себе
тыңла — слушай
Ерак юлда кешене кырык бәла көтә, дип юкка әйтмиләр. — Не зря говорят, что человека в дороге ждёт семь бед.
жәлләдем — пожалел
нәзек — тонкий
караңгы — темно
бусага — порог
соңгы тапкыр — последний раз
Сиңа берсен дә күрергә язмасын, улым! — Не дай Бог тебе. сынок, увидеть хоть одну!

БАТЫРНЫҢ КЫЛЫЧЫ КАЙДА?

Без әби белән икәү яшибез. Әни киткәннән соң инде күп көннәр узды. Безнең сыер бозаулады, сарыкның ике бәрәне туды.

Кич белән мин әбидән әкият сорыйм.

— Әби, әбекәй, әкият сөйлә әле!

Өйдә караңгы һәм тын. Әби әкият сөйли.

— Борын-борын заманда Тимербәк исемле батыр яшәгән. Бервакыт аның иленә патша хөҗүм иткән. Бу патшаның гәүдәсе еланныкы икән һәм унике башы бар икән. Тимербәк аның белән сугышырга киткән. Ә өйдә аның ай кебек матур йөзле хатыны Гөлнур калган.

Бер көнне Гөлнур кызлар белән суга килгән. Кинәт җил, буран башланган. Бураннан соң Гөлнур юкка чыккан.

Батыр Тимербәк сугыштан кайткан. Ләкин хатыны өйдә булмаган. Ул аны эзләргә киткән.

Ай, ел барган батыр, җиде диңгез, җиде тау кичкән.

Бер мәгарәдә ул картны очраткан.

— Минем сеңлемне дә аждаһа урлады. Тау артында алтын түбәле сарай бар. Ул шунда яши. Ләкин син сак бул. Мин дә сарайга керә алмадым.

Тимербәк картка кылычын күрсәткән. "Бу үч алу кылычы",— дигән ул.

Батыр белән карт аждаһа янына икәү киткәннәр.

Аждаһа аларга ут җибәргән. Шулвакыт Тимербәк кылыч белән утка суккан. Батыр утны да, аждаһаны да җиңгән. Җирдә аждаһаның унике башы ята икән.

Батыр һәм карт сарайга кергәннәр. Монда кызлар бик күп булган. Аларның барысын да чыгарганнар...

Мин бераз дәшмичә ятам.

— Әби, бу батырның кылычы хәзер кайда?

— Әтиең кулында, улым. Йокла инде... йокла.

СЛОВА:

сыер бозаулады — корова отелилась​
бәрәне туды — родился ягнёнок
әбекәй — бабулечка
батыр — молодец
патша хөҗүм иткән — напал царь
гәүдәсе еланныкы — туловище змеиное
юкка чыккан — исчез
кичкән — прошёл
мәгарә — пещера
аждаһа урлады — украл дракон
кылычын күрсәткән — показал меч
Бу үч алу кылычы — Это меч мести
ут җибәргән — выпустил огонь

АВЫР УКЫЛА ТОРГАН ХАТ

Бер көнне безгә күрше апа керде. Аның кулында кәгазь бар иде.

— Бу әниеңнән телеграмма, — диде ул.

Телеграмма... Бу яхшы әйберме, начармы? Мин әби янына йөгердем.

— Я, Аллам! Үлем турында гына булмасын... — ди ул.

Телеграмманы күрсәтергә без Мансур картны чакырдык.

— Укы, Мансур абый. — дип ялварды әби. — Мин бик куркам. Үлем турында түгел микән? Балаларым сугышта бит...

Хатны Мансур карт укый алмады. Ул хәреф танымый иде. Әби урамнан Мәхмүтне чакырды. Ул безнең урамда яши һәм бишенче сыйныфта укый иде.

— Бу телеграмма Күнбикә ападан. Русча язылган. Күнбикә апа болай яза: "Уналтысы кайтабыз. Станциягә ат җибәрсеннәр.

— Ә бүген ничәсе?

— Бүген унбише, иртәгә уналтысы...

МИНЕМ СЕҢЛЕМ!..

Менә минем әнием... Әни, әнием кайтты!

Ә бу нинди кечкенә кыз? Мин тиз генә урамга йөгерәм.

— Менә, Ямил, мин сиңа сеңел алып кайттым,— ди әни. Аның исеме Оксана.

Мин бик шатланам. Оксананың пальтосын, башлыгын салдырам. Аның чәчләре минеке кебек, ә күзләре зәңгәр. Оксана! Монда беркемнең дә мондый исеме юк.

Мин Оксанага уенчыкларымны бирдем. Ул миңа нәрсәдер әйтте, әмма мин аңламадым. Әни миңа аңлатты:

— Ямиль, синең сеңлең ерак шәһәрдә яшәде. Анда башкортча сөйләшмиләр. Син аны өйрәтерсең, яме?

— Ярар. Әни, Оксанага әйт... Мин аны беркайчан да үпкәләтмәм.

Без чәй эчәргә утырдык. Мин Оксанага кечкенә чокырымны бирдем.

— Ал, Оксана! Мин сиңа аны бөтенләйгә бирәм.

Элек сеңлем юк иде. Ә хәзер ул бар, ләкин аның белән барыбер сөйләшеп булмый. Кинәт ул:

— Ямил... — диде. Мин хәтта курыктым.

— Тагын әйт! Әйт!— дип сорыйм мин. Ул елмая һәм дәшми.

СЛОВА:

Үлем турында гына булмасын... — Лишь бы было о смерти...​
чакырдык — позвали
хәреф танымый — не знает букв
Монда беркемнең дә мондый исеме юк. — Здесь ни у кого нет такого имени.
уенчыкларымны бирдем — дал игрушки
беркайчан да үпкәләтмәм — никогда не обижу
бөтенләйгә бирәм — отдаю навсегда
барыбер сөйләшеп булмый — всё равно не поговоришь

БЕЗНЕҢ ӘТИНЕ КҮРМӘДЕГЕЗМЕ?

Бик тиздән бәйрәм килде.

— Сугыш бетте! Без җиңдек!..

Бар халык клуб янында җыелган. Күп хатын-кызлар елыйлар да, көләләр дә иде.

— Нигә алар елыйлар, бабай? — дип сорадым мин.

— Бу татлы яшьләр, балам, — диде Мансур бабай.— Шатлык яшьләре бу.

Мин дә еларга теләдем. Әмма түздем. Мин аңладым: татлы яшьләр белән хатын-кызлар һәм батыр Тимербәк аждаһадан коткарган кызлар елый иде.

Бер апа Оксананы күтәрде һәм:

— Хәзер, балалар, сез бәхетле булачаксыз! Менә нинди еланны җиңдек без! — диде.

Шушы көннән алып без әтине көтә башладык.

Фронттан көн саен кемдер кайта. Марат белән Фәһимәнең әтиләре, Бәдамша абыйның олы улы һәм башка күршеләр кайтты. Ә минем әти һаман юк.

СЛОВА:

татлы яшьләр — сладкие слёзы​
Әмма түздем. — Но стерпел.​
батыр Тимербәк аждаһадан коткарган кызлар — девушки, которых спас от дракона молодец Тимербак

ТӨШТӘ ҺӘМ ЧЫНБАРЛЫКТА

Йокларга ятканда мин еш әтигә карыйм һәм уйланам: "Кайда ул? Шушы минутта нишли икән?".

Караңгыда сурәт күренми. Әмма мин күзләремне йомам һәм күз алдына әтине китерәм.

Чынлыкта сурәтләр сөйләшми. Ә төштә алар сөйләшә дә, көлә дә. Мин төш күрәм. Әтинең сурәте миңа якынлаша. Аның күкрәгендә медальләр чыңлый. Ул елмая. Менә нинди төш!

Ниһаять, күзләремне ачам. Якты кояш балкый. Ә сурәтләр инде икәү кебек: берсе эленеп тора, ә икенчесе миңа якынлаша һәм кочаклый. Яныма әни йөгереп килә һәм тиз-тиз нәрсәдер әйтә, әмма мин аны ишетмим.

— Әти!.. — дип кычкырам мин. — Син нигә шулай озак кайтмадың, әти?..

Оксана да уяна. Әти аны кулларына ала һәм:

— Менә кызым да уянды. Таныйсыңмы мине, кызым?

Әти икебезне дә кулына ала һәм сандыкка утырта.

— Без сине бик көттек!

— Менә мин кайттым да. Исән-сау кайттым, чөнки сез мине көткәнсез!

Мин медальләр саныйм: бер, ике, өч, дүрт, биш... Кесә өстендә ике сары һәм ике кызыл сыр бар иде. Ул вакытта мин аларның нәрсә икәнен белмәдем. Ә хәзер беләм. Әти сугышта дүрт тапкыр яраланган.

Бераздан өйгә кунаклар килә башлады. Алар әтинең кулын кыса, рәхмәт әйтәләр.

Мансур бабай да килде.

Изге эшегез өчен зур рәхмәт сезгә. Җимерелгәне төзәлер, искергәне яңарыр. Ятимнәрне генә кызганыч.

Әти тирән сулый.

Мансур бабай:

— Безгә дә авыр булды. Шулай да тырышып эшләдек. Үзең күрерсең....

Әби елый иде.

— Беләсеңме, Оксана, — дип пышылдыйм мин, — Әбинең яшьләре — бәхет яшьләре ул. Мансур карт шулай диде.

Аннары без әти белән кырга киттек. Әти үләннәр өзә, аларны исни иде. Без ерактагы каенлыкка, инешкә дә бардык. Эх, салкын аның суы! Әти шул су белән йөзен, кулларын юды, аннары эчте.

— Бу инешне минем әти, сезнең бабагыз Батырша казыды, — диде әти. — Ул вакытта мин кечкенә идем. Хәзер монда кошлар да. җәнлекләр дә киләләр.

— Бабайга рәхмәт, — ди Оксана. Әти аны маңгаеннан үбә.

— Үскәч, сез дә казырсыз. Кечкенә инешләр түгел, ә зур каналлар казырсыз.

Соңыннан без башка җиргә киттек. Әти як-якка озак карап торды.

— Менә, балалар, бу сезнең туган җирегез. Бу таулар, урманнар, елгалар — барысы да сезнең туган җирегез. Туган җир ул зур, киң. Без аннан фашистларны кудык. Аңлыйсызмы?

Аңлыйбыз, әлбәттә. Әмма барысын да түгел...

— Әти, ә син еладыңмы? — дип сорады сеңлем.

— Юк, кызым, еламадым. Теләдем, әмма еламадым. Түздем.

— Ә нигә түздең?

СЛОВА:

еш — часто​
сурәт күренми — фотографии не видно
чынлыкта — в действительности
якынлаша — приближается
Аның күкрәгендә медальләр чыңлый. — В его груди звенят медали.
балкый — сияет
уяна — просыпается
таныйсыңмы? — узнаёшь?
сандыкка утырта — сажает на сундук
сыр — полоса
яраланган — был ранен
кулын кыса — пожимает руку
изге эшегез өчен — за святое дело
Җимерелгәне төзәлер, искергәне яңарыр. — Что разрушилось, восстановится, что устарело, обновится.
Ятимнәрне генә кызганыч. — Сирот только жалко.
Әти тирән сулый. — Папа глубоко вздыхает.
тырышып эшләдек — трудились, работали
пышылдыйм — шепчу
кырга киттек — пошли в поле
үләннәр өзә — срывает траву
исни — нюхает
каенлыкка, инешкә — в рощу, в ручей
йөзен, кулларын юды — вымыл лицо, руки
казыды — вскопал

ЯХШЫ ХӘБӘРЛӘР

Бер көнне әти хат алып кайтты. Бер әнигә, бер безгә карады да:

— Бүген, балалар, ерак яклардан яхшы хәбәрләр килде. Без бик якын кешедән хат алдык.

Без Оксана белән бернәрсә дә аңламадык.

Ә иртән! Өйдә ниндидер зур шатлык бар иде!

Әни мичне агартты, матур сөлгеләр элде. Өстәлгә самавар куйды. Әти ишегалдын чистартты.

Мин әнидән сорыйм:

— Әни, ерак якларда яшәүче якын кеше кем ул?

— Улым, тиздән белерсең. Хәерлегә генә булсын.

Шулай безнең өйгә, әби әйт кәнчә, шатлык та, кайгы да берьюлы килделәр.

СЛОВА:

ерак яклардан — из далёкой стороны​
мичне агартты — побелил печь
ишегалдын чистартты — вычистил двор
Хәерлегә генә булсын. — Пусть будет только к добру.
шатлык та, кайгы да берьюлы килделәр — и радость, и горе пришли одновременно

КУНАК КАЙТТЫ

Без елгада идек, өйгә соң кайттык. Бакча янында әти һәм ниндидер кызылармеец утыра иде. Ул безне күрде дә:

— Оксана!..— дип кычкырды.

Без сеңлем белән туктадык. Бу кеше Оксананы каян белә микән? Мин дә, Оксана да курыктык.

Кызылармеец безнең янга йөгерде һәм Оксананы кочаклады, үпте.

— Оксана, Оксана, кызым минем...

Нигә ул аңа "кызым" ди? Әти кулы белән күзләрен сөртә иде. Нәрсә булган аңа? Күзенә чүп кергәнме? Әби дә, әни дә елыйлар иде. Беләсем килә: әнинең яшьләре татлымы, әллә ачымы икән?

Ниһаять, кунак Оксананы җибәрде. Ул минем янга килә иде.

— Улым, бу Петро ага, безнең кунак. Ул сине ярата, — диде әти.

Мин әтигә, әнигә, әбигә карыйм. Алар бүген ниндидер сәер. Шатланалар да, елыйлар да...

Оксана минем яныма килде.

— Беләсеңме, безгә кем килгән?

— Кем?

— Әйтимме?

— Әйт.

— Безгә килгән...

КУНАГЫБЫЗ МЕНӘ КЕМ ИКӘН!

Әти безне янына утыртты.

— Мин озак сөйләмим, — диде ул. — Сугыш, балалар, куркыныч нәрсә. Күп кайгы китерә. Фашистлар балаларны да, аналарны да жәлләмиләр. Исемдә, бер авылга кердек. Урамнар буш, йортлар җимерек иде. Бер кеше дә күренми. Шулвакыт ишетәм: кемдер елый.

Йортка кердем. Идәндә үле хатын ята. Янында кечкенә кыз елый. Мин аны алдым. Ә ул: "Әти!"— дип әйтте. Калдырмадым, үзем белән алдым. Ямилгә сеңел булыр дидем.

— Бу мин идемме? — диде Оксана.

— Әйе, кызым, син идең.

СЛОВА:

туктадык здесь: остановились​
безнең янга йөгерде — побежал к нам
күзләрен сөртә — трёт глаза
Күзенә чүп кергәнме? — Соринка ли в глаз попала?
ачымы — горькие ли
җибәрде — отпустил
Петро ага — дядя Петро
куркыныч нәрсә — вещь страшная
күп кайгы китерә — приносит много горя
исемдә — помню
йортлар җимерек — дома разрушены
Идәндә үле хатын ята. — На полу лежит мёртвая женщина.
калдырмадым — не оставил

ОЗАТУ

Августның соңгы көне килде. Иртә бик җылы иде.

Бу иртәдә Петро абый һәм Оксана безнең авыл белән хушлаша иделәр.

Әни:

— Менә, улым, сеңлең белән саубуллашыр вакыт җитте. Бүген Оксана әтисе белән Украинага китә. Без аларга кунакка барырбыз. Яме, кызым? — диде.

— Тизрәк килегез, әни! — дип Оксана әнинең кулын тотты.— Ямиль дә безнең белән барсын. Ямиль, барасыңмы?

Без урамга чыктык. Оксананы кочаклыйлар, үбәләр.

Әби аның янына килде:

— Бәхетле бул, балам. Гадел һәм яхшы кеше бул.

Әти:

— Балалар, хушлашыгыз, — диде.

Оксананың күзләреннән яшь ага иде.

Мин аңа ташландым:

— Оксана, сеңлем, китмә!

— Улым, елама. Без гомер буе бер-беребезгә кунакка йөрербез. Барыбызның да хәзер ике йорты, ике гаиләсе бар...

Еракта паровоз тавышы ишетелә...

Югарыда чиста зәңгәр күк, Оксананың күзләре шикелле. Әти аны безнең өйнең яме дип атый.

1951

СЛОВА:

безнең авыл белән хушлаша иделәр — прощались с нашей деревней​
саубуллашыр вакыт җитте — пришло время прощаться
кунакка барырбыз — идём в гости
гадел — справедливый

***

Вот такой текст мы читали на этой неделе. Кстати, вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Безнең йортның яме

Тест: Безнең йортның яме

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG