Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кычытмаганны кашыганда татар толерантлыгы


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Һава аланнарына исем кушу мәрәкәсе хакында Ркаил Зәйдулла комментары.

"Эхо Москвы" радиостанциясенең "Персонально ваш" програмында Олег Кашин дигән журналист һава аланнарына исем бирү җәһәтеннән урыс шовинистларының уртак фикерен дөньяга җиткерде. Янәсе, Казан – урыс шәһәре (бу сүзләрне митрополит Феофан Казандагы кәнәфиенә менеп утыруга әйткән иде инде), һәм Габдулла Тукай Казанда беркем дә түгел. Бернинди дә Тукай юк. Лобачевский, мәсәлән, Казан өчен Габдулла Тукайдан күпкә әһәмиятлерәк, шуңа күрә, әйдәгез, һава аланына Лобачевский исемен бирик, диде ул. Ләкин моңа безнең милли республика булуыбыз комачаулый икән. Ул милли республикаларны "кирегә чыгарып булмый торган фарш" дип атады һәм Тукай белән килешергә туры килә дип уфтанды.

Милиция исемен алмаштырдылар, тик полициядә эшләүчеләрне халык һаман да элеккечә мент дип атый

Башында төрле идеяләр кайнап торган кешеләр була бит ул! Ташып түгелмәсә, тик кайнап торсын иде дә, тик бит алар ул идеяләрен бүтәннәр белән бүлешергә атлыгып тора. Элегрәк комсомол җыелышларында шундый бер активист була иде. Менә җыелыш сүлпән генә ахырына якынлаша, инде кешеләр өйгә кайту теләге белән уянып килә, шунда берәү тора да Вьетнамдагы сугыштан интеккән балаларга акча җыярга тәкъдим ясый. Яисә иртәгә тимер-томыр җыярга чакыра. Хуплыйсың, кая барасың. Ул тәкъдимнәр өстән төшкәндер инде, әлеге активистлар халыкка җиткерүче генә булгандыр. Чөнки өстә утырганда ниндидер тәкъдим ясау җиңел, ул инде дәүләткүләм эш булып санала, синең биек кәнәфидә утыруыңны аклый. Медведев әнә Русия президенты саналганда милицияне полиция дип үзгәртергә тәкъдим итте. Үзгәрттеләр. Моңа күпме акча түгелгәндер, белмим, тик полициядә эшләүчеләрне халык һаман да элеккечә мент дип атый. Асылы үзгәрмәде чөнки. Әлеге Медведев илдә сәгать поясларын да азайтмакчы иде, янәсе Мәскәүдә кояш чыкканда Владивостокта караңгы төшүе икътисадның үсүенә комачаулый. Ул тәкъдиме тормышка ашмады, кояш белән килешә алмадылар ахрысы. Ул сиңа Русия халкы түгел, үз вакыты белән калка, үз вакыты белән бата.

Менә поп Шевкунов та төрле идеяләрдән башы чатнаган вакытта аэропортларга, ягъни үзебезчә әйтсәк, һава аланнарына исем бирү турында тәкъдим ясаган. Мәдәният министры Мединский аны күтәреп алган. "Русиянең бөек исемнәрен" телгә кертү максаты белән инде, халык аңына сеңдерү максаты белән! Тик шунысы бар, бөек исемнәр замана белән гел үзгәреп тора. Әле кайчан гына Ленин дигән исемнән дә бөегрәк сүз юк иде. Хәзер патшалар авторитет, һәйкәлләрен теләсә кайсы чатка куялар, исемнәрен гөмбәләр кебек үрчегән яңа чиркәүләргә тагалар. Аэропортларга биреләсе исемнәр арасында да алар күзгә бәрелеп тора. Әкияти Александр Невскийдан алып Николай Романовка хәтле. Арада Әби патша да бар.

Үз милләттәшләребез арасында да Туполев яклылар шактый

Дөрес, Казан һава аланына биреләсе исемнәр арасында патшалар юк. Иван Грозныйны тәкъдим итмәсләр бит инде. Югыйсә бик күп тавыш җыяр иде! Бездән өчәү – Тукай белән Җәлил һәм авиаконструктор Туполев. Һәм тавыш бирә башлагач, Туполев өчен җанатарларның күпчелек булуы ачыкланды. Соң бу Мәнди анасына да аңлашыла: тавышны бөтен Русия буйлап бирәләр, һава аланнарында төрле төбәкләрдән җыелган пассажирлар үз теләкләрен язып анкеталар тутыра. Уртак дип аталган ватаныбызда татарның үзен дип әйтмим инде, исемен дә күралмаучы кемсәләрнең ни чаклы булуын без бит беләбез. Алар күпме дә без күпме! Үз милләттәшләребез арасында да Туполев яклылар шактый, янәсе ул очкычлар коручы, һава аланына катнашы бар, ә шагыйрьләр нәрсә? Тукайның очкычны гомумән күргәне дә булмагандыр әле. Әйе шул, ә Александр Невскийның катнашы бар, күрәсең, ул оча торган келәмгә утырып йөргән бугай.

Безнең түрәләр бит Мәскәү ягына багып толерант булып йөгенә торган кавем. Туполевны алар шуның өчен арага керткән дә инде. Болай үзләре Казан аэропортына Тукай исемен бирү яклы инде алар. Әле ярый шул бер Тукаебыз бар! Әле ярый "Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел-лөгать, гадәт вә әхлак алмашып", дип язып калдырырга башы җиткән. Ирония белән язылган тагын ике юлын кем генә искә төшереп торсын: "Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, Без шаярыштык вакытлар алмашып." Шул шаярышу әле дә дәвам итә.

Сәйдәш исеме анда күз буяр өчен генә кертелгән

Түрәләрнең нияте сукыр күзгә дә күренеп тора: алар Казан һава аланына Тукай исемен, һәм шул сизрәгән толерантлыкка тугры калып, Бигеш аэропортына урыс Лемаев исемен бирергә тели. Сәйдәш исеме анда күз буяр өчен генә кертелгән.

Казанда яисә Чаллы белән Түбән Камада һава аланнары күп булса, бутамас өчен аларга исемнәр тагуны аңларга да булыр иде. Тик бит алар һәр төбәктә бердәнбер! Казан яки борынгы татар исеме Бигеш үзләре үк кайда урнашуларын кычкырып тора.

Ләкин бу исем бирү мәрәкәсе федераль проект икән, ул безне аерата мөһим мәсьәләләрдән вакытлыча арындырып торырга тиеш икән, бернишли дә алмыйсың, уенга катнашырга туры килә. Үзен татар санаган һәркем өчен Тукай изге исем, һәм аның соңгы вакытта алга чыгуына гаҗәпләнәсе түгел. Түрәләр фикере белән халык теләге кайчак туры да килергә мөмкин. Тик социаль челтәрләрдә яхшы күренә – моңа нәгърә оручылар да шактый һәм Туполевка тавыш бирүчеләр дә күбәйгәннән күбәя. Югыйсә әлеге исемне тагын ике-өч аэропорт дәгъвалый бит! Данлыклы конструкторны исемлеккә керткәндә милләтара яшерен ызгыш пыскып торасын безнең түрәләр чамаламаган, күрәсең. Мәскәүнең үзләрен толерантсызлыкта гаепләү мөмкинлеге күзләрен буган.

Мостай Кәримне "башкортлык"тан сызып ташларга телиләр

Югыйсә, әнә уфалар беркемнән дә шөлләмичә генә Салаватларын, Мостай Кәрим белән Муса Гәрәевне финалга үткәрделәр. Хәзер үзара гына көрәшеп яталар. Көрәшнең асылында милли каршылык ятмый кебек. Әлеге шәхесләр рәсми рәвештә барысы да башкорт санала. Ләкин безгә генә шулай тоелган икән. Әле яңа гына мәгълүм булды: башкортларның "жәмәгәть эшмәкәрләре" республика башлыгы Радий Хәбировка һәм Мәскәүнең Иҗтимагый пулатына (алар шулай Мәскәүгә ошак язарга һәвәс) хат күндергән. Алар Уфа аэропортына исем бирү мәрәкәсен туктатуны таләп итә яисә, һичьюгы, Мостай Кәрим исемен алып ташлауны сорый. Янәсе, ул республиканың төп халкына карата тискәре фикердә булган, башкортның бөек шәхесләрен кыерсыткан икән. Шулай итеп Мостай аганы "башкортлык"тан сызып ташларга телиләр. Мостай Кәримнең беренче урынга чыгуын алар тавыш бирүне ясалма рәвештә оештыруда күрә.

Бездәге бу тавыш бирүләр шул сайлаудагы кебек үк юкса – җиңүче уен башланганчы ук билгеле була гадәттә. Ләкин уенның шартлары шундый, без анда чынлап катнашырга тиешбез. Менә Татарстан язучылар берлеге бинасына Тукай премиясенә төрле елларда лаек булган язучыларны җыеп телевидениедә күрсәтер өчен әлеге мәсьәләдә тәкъдимнәрен язып алдылар. Аларның кайсы исемне яклавын әйтеп торырга кирәкме икән?

Тукайның берничә шигырен тәрҗемә иттерү нияте белән мәшһүр тәрҗемәче Семен Липкин (ул да туксанынчы елларда Тукай бүләгенә лаек булды) Анна Ахматова янына килә. Ахматова авырып ята икән. Тукай исемен ишеткәч, урыныннан торып шигырьләрне алып кала. "Үзебезнеке бит, авырсам да тәрҗемә итәрмен", дигән.

Ркаил Зәйдулла
язучы, публицист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG