Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте татар теленең дәүләт статусын яклап митинг уздыруга рөхсәт бирмәде


Чараны оештырырга теләгән Равил Мөхәммәтҗанов
Чараны оештырырга теләгән Равил Мөхәммәтҗанов

Чараны оештырырга теләгән Равил Мөхәммәтҗанов сишәмбе көнне тоткарлан иде. Бүген мәхкәмә аның эшен карауны 6 декабрьгә кичектерде һәм Мөхәммәтҗановны иреккә җибәрде.

Казан хакимияте татар теленең дәүләт статусын яклап һәм чүп яндыру заводы төзелешенә каршы берләштерелгән митинг уздыруны тыйды.

Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин оештыручыларга митинг уздыру турындагы белгертүдәге җитешсезлекләрне төзәтергә тәкъдим итте. Түрә сүзләренчә, 300 кешелек чарада иминлекне ике кеше генә тәэмин итә алмый. Шуңа ул бу белгертүгә үзгәрешләр кертергә киңәш итте.

Чараны оештыручы – Бөтентатар иҗтимагый үзәге активисты Равил Мөхәммәтҗанов белгертүгә үзгәрешләр кертеп, тагын өч җаваплы вәкилне өстәде.

Митингны яңа төзелгән "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" уздырырга ниятләде. Чарада ватандашларның җыеннар уздыру хокуклары бозылу, чүп яндыру корылмасы төзү, авыл хуҗалыгында нурланыш ысулын куллану мәсьәләләре күтәреләчәге әйтелде. Моннан тыш, митингта татар теленең дәүләт статусын яклап, Татар милли университет төзүне, канунсыз хөкем ителүчеләрнең хокукларын яклауны сорап ясалган чыгышлар, пенсия реформасына протест белдерү дә булыр дип белдерелде.

27 ноябрь Равил Мөхәммәтҗановны "Вишневский" полиция бүлегендә тоткарладылар. Бүген Вахитов районы мәхкәмәсе аның эшен карауга кереште. Мөхәммәтҗановка тиешле дәрәҗәдә белгертү бирмичә җәмәгать чарасын оештыру яки уздыру турында административ хокук бозу протоколы төзелгән. Сүз 30 августта Татарстан суверенитеты декларациясен кабул итүгә багышланган чара турында бара. Ул чара Казан хакимияте белән килештерелеп уздырылды. Равил Мөхәммәтҗановны төгәл нәрсәдә гаепләүләре әлеге билгеле түгел.

Бүген утырышта аның вәкиле ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәгә Мөхәммәтҗановның 385нче санлы сайлау комиссиясенең сайлау кәгазьләрен тикшерү хокукына ия әгъзасы булуын әйтте.

Зәкиев комиссия әгъзаларын административ җаваплылыкка тарту өчен Татарстан прокуроры рөхсәте кирәк булуын искә төшерде. Хөкемдар Дамир Гадыршин эшне караучы 6 декабрьгә кичектерде һәм Мөхәммәтҗановны җибәрде.

XS
SM
MD
LG